Кирилл (Мәскәү патриархы)
Галиҗәнап Кирилл Кирилл, патриарх Московский | ||
[[Файл:|280px|Кирилл]] | ||
Кирилл, XVI Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы | ||
| ||
---|---|---|
2009 ел — 20?? ел | ||
Чиркәү: | Рус православ чиркәве | |
Элгәре: | Алексий II | |
Белем алу: | Ленинград руханилар академиясе | |
Гыйльми дәрәҗә: | богословие кандидаты | |
Туганда исем: | Владимир Михаил улы Гундяев | |
Туганда исем оригиналда: |
Владимир Михайлович Гундяев | |
Туу: | 20 ноябрь 1946 (77 яшь) РСФСР, Ленинград | |
Әти: | Михаил Василий улы (1907-1974) | |
Әни: | Раиса Владимир кызы (1909-1984) | |
Монах булу: | 1969 | |
Бүләкләр: |
Патриарх Кирилл (тугач бирелгән исеме Владимир Михаил улы Гундяев, рус. Кирилл, патриарх Московский; Владимир Михайлович Гундяев, 1946 елның 20 ноябре, СССР, Ленинград) — Рус православ чиркәве югары рухание, XVI Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы (2009 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 20 ноябрендә Ленинград шәһәрендә туган. Әтисе Михаил Василий улы Гундяев (чыгышы белән хәзерге Мордовиянең Ичалки районыннан) Калинин исемендәге заводның баш механигы[1] (соңрак протоиерей), әнисе Раиса Владимир кызы Гундяева (Кучина) мәктәптә алман теле укытучысы булган. Абыйсы Николай Михаил улы Гундяев Санкт-Петербург шәһәренең Преображение соборының шәрәфле настоятеле, сеңлесе Елена Михаил кызы Гундяева православ гимназиясе директоры.
Урта мәктәпне тәмамлагач (1965), Ленинградта югары руханилар семинариясен, соңыннан Ленинград руханилар академиясен илаһиятчылык кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлый.
1969 елда Кирилл исеме алып, монахлыкка күчә. Ленинградта руханилар әзерләүче уку йортлары инспекторының ярдәмчесе, Ленинград һәм Новгород митрополиты Никодимның сәркатибе вазифаларын башкара.
1971 елда архимандрит саны бирелә, Чиркәүләрнең бөтендөнья шурасында (en) (Женева) Мәскәү патриархының вәкиле итеп билгеләнә.
1974 елда (28 яшендә) Ленинград руханилар семинариясе һәм академиясе ректоры итеп билгеләнә. Әлеге уку йортларында чиркәү хоры җитәкчеләрен (хатын-кызлар) әзерләүче регент сыйныфы ача, шулай ук бәдән тәрбиясе дәресләре кертә.
1976 елда Выборг епискобы итеп билгеләнә.
1984 елның 26 декабреннән Смоленск һәм Вязьма (1989 елның 10 апреленнән Смоленск һәм Калининград) архиепискобы.
1989 елның 14 ноябреннән Мәскәү патриархиясенең чит илләр белән бәйләнеш бүлеге рәисе.
1991 елның 25 февралендә Мәскәү патриархы Алексий II фәрманы белән митрополит дәрәҗәсе бирелә.
Иҗтимагый эшчәнлеге
1994 елда Беренче каналда митрополит Кирилл катнашында «Слово пастыря» дини-агарту программасы ачыла.
2000 елда Рус православие чиркәвенең дәүләт белән элемтәләре турында митрополит Кирилл язган «РПЦның социаль концепциясе нигезләре» кабул ителә.
Чечнядагы сугышлар вакытында туган мәсьәләләрне чишү өчен төзелгән төрле консультация төркемнәре эшчәнлегендә катнаша.
Христианлыкның 2000 еллыгын бәйрәм итү чараларында Рус православие чиркәве вәкиле буларак һәм чит илләрдә «РФ елы» чараларында катнаша.
Митрополит Кирилл катнашында Рус православие чиркәвенә чит илләрдәге приходлар кушыла, Мәскәү патриархиясе белән Ватикан арасында элемтәләр барлыкка килә.
Патриарх булып сайлану
2008 елның 5 гыйнварында Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Алексий II вафат була. Бер елдан, 2009 елның 27 гыйнварында патриарх сайлауларында 75 % тавыш алып, митрополит Кирилл 16нчы Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы итеп сайлана [2] Аны ул вакыттагы РФ президенты Дмитрий Медведев котлый.
РФ Кораллы көчләре гыйбадәтханәсе рухание
- Төп мәкалә: РФ кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе
2020 елның 14 июненнән — РФ Кораллы көчләренең төп православие гыйбадәтханәсе — Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы рухание (рус. настоятель) вазифасын да ала. Әлеге гыйбадәтханә Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелгән. Гыйбадәтханә төзелеше 2018 елның сентябрендә башланган һәм, РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 598 көн дәвам иткән, 2020 елның 9 маенда тәмамланган[3][4]. Гыйбадәтханә ирекле иганәләр акчасына төзелгән. РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, гыйбадәтханәнең төп иконасы (рус. Икона Спас Нерукотворный) өчен акчаны Владимир Путин биргән[5].
Гаепләүләр
- 1990 еллар башында кайбер үзәк газеталар («Новая газета», «МК» һ. б.) «митрополит Кирилл тәмәке һәм алкоголь импорты белән бәйле эшләрдә үз мәнфәгатен кайгырта», дип язып чыкты. Бу гаепләүләрне «алдан уйланылган акция» дип, кире кагалар.
- 2003 елда В. В. Путин митрополит Кириллның КГБ белән элемтәләре турында хат ала. Бу гаепләү дә «нигезсез, уйлап чыгарылган ялган» дип табыла.
- 2012 елда патриарх милкендә исәпләнгән фатир белән скандал килеп чыга.
- Күп мәртәбәләр патриархны чиркәү нормаларына каршы килә торган байлыкка кызыгуда гаепләп чыгалар. Инсайдерлар патриархның шәхси байлыгын $ 4 млрд дип бәяли (моңа кыйммәтле особняк, яхталар, Breguet алтын сәгате, очкычлар, премиум-класслы автомобильләрне һ. б. кертәләр)[6][7].
Бүләкләре
- 1988 ― Халыклар Дуслыгы ордены
- 1995 ― Дуслык ордены (РФ)
- 2011 ― Александр Невский ордены (РФ)
- 2000 ― III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2006 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2016 ― I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2021 ― Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе)
- 2023 ― I дәрәҗә «Әл-Фәхр» Мактау ордены (Россия мөселманнарының иң югары бүләге) ― Рус православие чиркәвенең ислам дөньясы белән диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне күпьеллык ныгытуга һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткән, Россиядә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм килешеп яшәүне кайгырткан өчен, шулай ук Россия Динара советының 25 еллыгы белән бәйле рәвештә[8][9].
Искәрмәләр
- ↑ Патриарх Кирилл. Биография. Информационное агентство INFOX.ru, 12.01.2018
- ↑ На Московский Патриарший Престол избран митрополит Смоленский и Калининградский Кирилл. Patriarchia.ru, 27.01.2009
- ↑ Артем Филипенок. Минобороны сообщило об окончании строительства храма в парке «Патриот». rbc.ru, 9.05.2020
- ↑ Строительство Главного храма Вооруженных Сил Российской Федерации завершено. Страница Минобороны РФ на facebook.com, 9.05.2020(рус.)
- ↑ Патриарх Кирилл стал настоятелем главного храма Вооруженных сил. rbc.ru, 14.06.2020(рус.)
- ↑ Экономическая деятельность РПЦ и её теневая составляющая 2020 елның 2 август көнендә архивланган.
- ↑ О попах, «торгующих водкой и табаком», archived from the original on 2011-12-08, retrieved 2018-01-28
- ↑ Мөфти Гайнетдин патриарх Кириллны I дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 8.12.2023
- ↑ Муфтий Гайнутдин наградил патриарха Кирилла орденом Аль-Фахр I степени. Сайт ДУМ РФ, 7.12.2023(рус.)
Сылтамалар
- Биографиясе Мәскәү патриархатының рәсми сайтында(рус.)
- «Патриарх всея Руси» сайты 2018 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
- Кирилл (патриарх) «Кругосвет» онлайн-энциклопедиясендә(рус.)
- Patriarch Kirill of Moscow and All Russia 2016 елның 15 ноябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- Әлифба буенча шәхесләр
- 20 ноябрь көнне туганнар
- 1946 елда туганнар
- Санкт-Петербургда туганнар
- 1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Дин әһелләре
- Мәскәү патриархлары
- Санкт-Петербург руханилар академиясен тәмамлаучылар
- Ректорлар
- Илаһиятчылар
- Рус православ чиркәве
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) кавалерлары
- Әл-Фәхр ордены кавалерлары