Кирлегәч
Кирлегәч | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Лениногорск районы |
Координатлар | 54°42'N, 52°43'E |
Эчке бүленеш | урам |
Нигезләнгән | 1745 ел |
Мәйдан | 6.03 км² |
Мәркәз биеклеге | 152 м |
Климат | уртача континенталь |
Рәсми тел | [[татар теле, рус теле]] |
Халык саны | 525 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар, протесттантлар |
Телефон коды | +7 85595 |
Почта индексы | 423293 |
Кирлегәч - Татарстан Республикасының Лениногорск районында урнашкан авыл, Кирлегәч авыл җирлегенең административ үзәге. Күпчелек халкы татарлар, бераз руслар, алманнар, үзбәкләр бар.
Авылга 1745 елда нигез салынган. Хәзерге көнгә шушы авылда 525 кеше яши. Лениногорск шәһәреннән 60 чакрымда, ә Әлмәт шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан.
Авылда 6 урам бар: Кустар, Тукай, Совет, Ленин, Амур һәм Елга арты урамнары.
Авыл казылма байлыкларга бай: кызыл балчык, ком, таш, акшар һ.б.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп, китапханә, мәчет, мәдәният йорты эшли.
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фатыйх Ибраһимов (1916-1995), журналист һәм педагог.
- Фатыйма Ибраһимова (1928), әдәбият белгече.
- Габбәс Мөхәммәтшин (1935-2019), ТР мәдәният министры урынбасары (1989-1997), ТАССР атказанган төзүчесе.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лениногорск районында агач мәчет янган 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кирлегәч авыл җирлеге(үле сылтама) (рус.)