Кирсти Ковентри
Кирсти Ковентри | |
---|---|
![]() | |
Халыкара олимпия комитеты[d] президенты | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 23 июне | |
Аңа кадәр | Томас Бах[d] |
Зимбабвеның Спорт, мәдәният һәм ял министры[d] | |
Вазыйфада 2018 ел – 2025 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 16 сентябрь 1983 (41 яшь) Зимбабве, Хараре |
Сәяси фирка | ZANU-PF[d] |
Җефет | Tyrone Seward[d] |
Белем | Оберн университеты[d] (Алабама) |
Кирсти Ковентри, Кирсти Ли Ковентри Сьюард (ингл. Kirsty Leigh Coventry Seward; 1983 елның 16 сентябре, Зимбабве, Хараре[d]) ― спорт функционеры, Халыкара олимпия хәрәкәте эшлеклесе (2013 елдан ХОК әгъзасы), 2025 елның 23 июненнән ХОК[d] президенты.
Зимбабве йөзүчесе һәм сәясәтчесе, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы, 14 тапкыр Африка уеннары җиңүчесе, күп тапкыр дөнья рекордчысы. Зимбабве тарихында иң титуллы спортчы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1983 елның 16 сентябрендә Зимбабве башкаласы Хараре[d] (1982 елга кадәр Солсбери) шәһәрендә туган. Әти-әнисе ― Роб Ковентри һәм Линн Ковентри. 1999 елда Хараредагы Доминикан монастыре каршындагы урта мәктәпне тәмамлаган. Балачактан ук йөзүдә сәләте күренә, бу аңа спорт карьерасын туган иленнән читтә дәвам итәргә мөмкинлек бирә[1].
Алабамадагы Оберн шәһәрендә яшәгән, җирле университетта укыган һәм университет ярышларында катнашкан[2]. 2004 елда Афинада узган Җәйге Олимпия уеннарында өч олимпия медале: алтын, көмеш һәм бронза, 2008 елда Пекинда узган Җәйге Олимпия уеннарында — дүрт: алтын һәм өч көмеш медаль яулаган[3]. Соңыннан Зимбабве Олимпия комитеты рәисе Пол Чингока Кирсти Ковентрины «безнең милли байлыгыбыз» дип[2], Зимбабве президенты (1987―2017) Роберт Мугабе[d] ― «алтын кыз» дип атаган һәм шәхсән 2008 елгы Олимпиадада чыгыш ясаган өчен 100 000 АКШ доллары белән бүләкләгән[4][5][6].
2016 елда Кирсти Ковентри үзенең бишенче олимпиадасыннан соң йөзү буенча карьерасын тәмамлаган; ул Олимпия уеннары тарихында хатын-кызлар йөзүендә иң күп индивидуаль медальләр яулаган. Ковентри 2013 елдан Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) әгъзасы булып тора, 2018 ел башында бөтен дөньяда Олимпия спортчыларын тәкъдим итүче орган ― Халыкара Олимпия комитеты атлетлары комиссиясе рәисе булган.
2025 елдан Халыкара Олимпия комитеты президенты ― Ковентри тарихта бу вазыйфага сайланган беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган[7][8]. 2018 елның сентябреннән Зимбабве Министрлар Кабинетында Яшьләр, спорт, мәдәният һәм ял министры вазыйфасын биләгән.
Олимпиадаларда чыгышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Олимпиада | Ярыш төре | Урын |
---|---|---|
Сидней 2000 | ирекле стиль белән 50 метрга йөзү | 36 |
Сидней 2000 | ирекле стиль белән 100 метрга йөзү | 28 |
Сидней 2000 | 100 метрга аркада йөзү | 12 |
Сидней 2000 | 200 метр, комплекслы йөзү | 18 |
Афина 2004 | 100 метрга аркада йөзү | 2 |
Афина 2004 | 200 метрга аркада йөзү | 1 |
Афина 2004 | 200 метр, комплекслы йөзү | 3 |
Пекин 2008 | 100 метрга аркада йөзү | 2 |
Пекин 2008 | 200 метрга аркада йөзү | 1 |
Пекин 2008 | 200 метр, комплекслы йөзү | 2 |
Пекин 2008 | 400 метр, комплекслы йөзү | 2 |
ХОК президенты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2025 елның 20 мартында Халыкара Олимпия комитетының яңа (унынчы) президенты итеп сайлана, вәкаләтләре срогы сигез ел. Аның өчен Халыкара Олимпия комитетының 97 әгъзасыннан 49ы тавыш биргән. Шул рәвешле ул ХОК президенты постында беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган[9][10]. Президент вәкаләтләрен аңа 2013 елдан бирле бу вазыйфаны биләгән Томас Бах тапшыра[8].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ире Тайрон Сьюард (Tyrone Seward), аның менеджеры. 2013 елның 10 августында өйләнешкәннәр. Ике балалары бар: беренчесе Элла (2019)[11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Кирсти Ковентри (Kirsty Coventry): биография, новости, личная жизнь, фото. stuki-druki.com
- ↑ 2,0 2,1 «Zimbabwe puts aside racial tensions to give hero's welcome to triple medal winner», USA Today, 25 August 2004.
- ↑ 2004 Olympic Games swimming results, CNN. 2006 елның 9 май көнендә архивланган.
- ↑ Kirsty Coventry: Success brings rare cheer to Zimbabwe (5 червня 2008).
- ↑ «Zimbabwe swimmer gets cash prize», BBC, 29 August 2008.
- ↑ Кирсти Ковентри -— гордость Зимбабве 2015 елның 19 апрель көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Свобода, Радіо. Кірсті Ковентрі обрали президенткою Міжнародного олімпійського комітету (укр.), Радіо Свобода (2025-03-20).
- ↑ 8,0 8,1 Klosok, Aleks (2025-03-20). Kirsty Coventry elected new IOC president, becomes first woman and African in the role (en).
- ↑ Кирсти Ковентри избрана 10-м президентом МОК на 144-й сессии МОК в Греции. 2025-03-20 тикшерелгән.
- ↑ Новым главой Международного олимпийского комитета стала Кирсти Ковентри (2025-03-20). 2025-03-20 тикшерелгән.
- ↑ Instagram.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сайт Кирсти Ковентри(ингл.)
- Кирсти Ковентри — олимпийская статистика на сайте Sports-Reference.com(ингл.)
- 16 сентябрь көнне туганнар
- 1983 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Харареда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча спортчылар
- Халыкара Олимпия комитеты президентлары
- Шәхесләр:Спорт
- Спорт функционерлары
- Йөзүчеләр
- Олимпия чемпионнары
- Дөнья чемпионнары
- Оберн университетын тәмамлаучылар
- Зимбабве сәясәтчеләре