Кискен алгы увеит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кискен алгы увеит latin yazuında])

Кискен алгы увеит — увеитның иң еш формасы (75% очрак). Кискен алгы увеит (КАУ) кинәт барлыкка килү һәм 3 айдан кимрәк дәвамлылык белән сыйфатлана. Диагноз гадәттә авырлык тудырмый, чөнки чир ачык чагылган сиптоматикага ия һәм бу авыруны медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.

Симптомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чир гадәттә кинәт берьяклы авырту, күз чагылу һәм кызару белән билгеләнә, бу кайвакыт яшь түгелү белән бара ала. NB Клиник билгеләре булмау белән күздә чагылмаган уңайсызлык кискен увеит үсешенә кадәр берничә көн алдан барлыкка килә ала.

Җәдвәл 14.2 Алгы камерада күзәнәкле җавап градациясе
Дәрәҗә Күрү кырында күзәнәкләр саны
0 < 1
0,5+ 1-5
1+ 6-15
2+ 16-25
3+ 26-50
4+ > 50

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Чир башында күрү үткенлеге гипопион белән барган авыр очраклардан кала гадәттә җитәрлек югары.

2. Цилиар (перикорнеаль) инъекция шәмәхә төсмергә ия (рәс. 14.5а).

3. Бәбәкне киңәйтмәсәң, бәбәк сфинктеры спазмы белән бәйле миоз арткы синехияләр ясалуга алшартлы була (рәс. 14.5б).

4. Эндотелий «парлану» анда күп төрле күзәнәкләр утыру өчен барлыкка килә һәм инде башлангыч чорда билгеләнә (рәс. 14.5в). Чын преципитатлар берничә көннән соң гына барлыкка килә һәм алар гадәттә гранулематоз түгел (алга таба кара). 5. Алгы камера сыекчасындагы күзәнәкләр чир активлыгын, ә аларның саны — барыш авырлыгын күрсәтә (рәс. 14.5г). Күзәнәкле җавап градациясен биомикроскопиядә 2 мм биеклекле һәм 1 мм киңлектәге максималь яктылык һәм максималь зурайтуда җек ярдәмендә күзәнәкләр санын бәяләү юлы белән үткәрәләр.

Җәдвәл 14.3 Алгы камерада сыекчаның опалесценция градациясе
Дәрәҗә Тасвирлама
0 Юк
1+ Түбән
2+ Уртача (төсле катлау һәм ясмык әйбәт күренә)
3+ Чагылган (төсле катлау һәм ясмык өрфия артында)
4+ Көчле (фибриноз экссудация)


Нәтиҗәне җәд. 14.2 буенча билгелиләр. NB Дәвалау барышында яхшыруны 2 нче дәрәҗәдә күзәнәкле җавап дәрәҗәсе кимү яки активлыгы 0 дәрәҗәсенә җитү белән билгелиләр.


6. Пыяласыман җисемнең алгы бүлекләрендә күзәнәкләр булу иридоциклит билгесе санала.

7. Алгы камера сыекчасы опалесценциясе гемато-алгы камера киртәсе бозылу өчен аксым тупланышы арту белән бәйле (кара рәс. 14.5г). Опалесценцияне лазерлы инферометрия ысулы яки гади яктыртуда, күзәнәкле җавапта кебек төсле катлауның күренеше начарлану дәрәҗәсен бәяләп клиник яктан үлчәп була (җәд. 14.3).

8. Алгы камерада фибринозлы экссудатны, гадәттә HLA-B27-бәйле алгы увеитта күзәтәләр (рәс. 14.5д).

9. Гипопион ялкынсыну чагылганлыгын күрсәтә, ул алгы камераның аскы яртысында ятма биеклек кебек ялкынсыну күзәнәкләре утыру белән бергә бара (рәс. 14.5е).

• HLA-B27-бәйле алгы увеитта фибрин күп булган өчен гипопион тыгыз, аз хәрәкәтле һәм озак суырыла.

• Бехчет чирендә гипопионда фибрин аз була, баш торышын үзгәрткәндә күченә һәм тиз югала ала.

• Кан белән гипопион герпеслы инфекциядә һәм төсле катлау рубеозы белән күзләрдә була ала.

10.Арткы синехияләр тиз ясала ала (рәс. 14.6а) һәм аларны шундук ертмасаң, алар даимига әйләнә ала (рәс. 14.6б).


11. Түбән КЭБ алгы увеитка хас һәм керфексыман эпителий белән сыекча эшләп чыгару кимү белән бәйле. Герпеслы увеитта һәм Познер-Шлоссман синдромында КЭБ югары була ала. NB Алгы увеитта күз төбе күренеше гадәттә гадәти, ләкин офтальмоскопияне барлык очракларда да «юыну» феноменын төшереп калдыру өчен башкарырга кирәк, бу алгы камерадагы җавап күзнең арттагы өлешендәге чыганак, ешрак токсоплазмоз белән бәйле булмасын өчен кирәк.

Барыш һәм фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәңгәл дәвалауда ялкынсыну гадәттә 5-6 атнадан соң күрү өчен әйбәт фараз белән тулысынча бетә. Өзлегүләр һәм күрүнең калдык начарлануы соңлаган яки дөрес булмаган дәвалау белән бәйле. Стероид-чыгарган күз гипертензиясе үсеше мөмкин, ләкин глаукомага хас булган зарарланулар булмый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.