Кискен бактериаль конъюнктивит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кискен бактериаль конъюнктивит latin yazuında])

Кискен бактериаль конъюнктивит - киң таралган, күзнең йогышлы бүлендек белән туры кагылудан чыккан, гадәттә, үзе бетә торган чир. Иң таралган инфекцион агентлар: H. influenzae, S. pneumoniae, S. aureus һәм Moraxella catarrhalis.

1. Симптомнар

• Кискен кызару, ком хисе, кыздыру һәм бүлендек булу.

• Гадәттә барышка ике күз дә тартыла, ләкин гел бер үк вакытта түгел.

• Уянганда кабаклар бик еш ябышкан һәм авыр ачыла.

2. Билгеләре

• Таралган конъюнктива инъекциясе һәм тарзаль тәлинкәләрнең көчле имчәкле җавабы (рәс. 8. 4а).

• Бүлендек вируслы конъюнктивитта кебек башта сулы, ләкин соңрак лайлалы-үлеклегә әйләнә (рәс. 8. 4б).

• Бик еш өске мөгезкатлауның нокталы эпителиаль эрозияләре очрый.

3. Лаборатор тикшерүләр гадәттә үткәрмиләр.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 60% очраклар үзеннән-үзе 5 көн эчендә бетә. Бик еш дәвалануны тизләтү һәм кабат йогуны булдырмау өчен антибиотиклар билгелиләр. Олыларда киң колачлы антибиотикларны һәр 2 сәг. 5-7 көн дәвамында кулланалар. Балаларда яхшы нәтиҗәләрне гель яки май кулланганда алып була. Билгеле бер урынлы йогынтылы антибиотикны кулланганда яхшырак клиник яки микробиологик нәтиҗәләргә ирешүнең дәлиле юк.

NB Урынлы йогынтылы антибиотикны куллану алдыннан кабакларны бүлендектән чистартырга кирәк.

1. Фузидий әчелеге— ул ябышкан йөзмә, аны стафилококклы инфекциядә кулланалар, ләкин фузидий әчелеге күпчелек грамтискәре бактерияләр чыгарган инфекцияләрдә нәтиҗәле түгел.

2. Тамчылар. Хлорамфеникол, ципрофлоксацин, офлоксацин, ломефлоксацин, гатифлоксацин, моксифлоксацин, гентамицин, неомицин, фрамицетин һәм полимиксин Б (белән бацитрацин яки триметоприм кушылмасы).

3. Майлар тамчыларга караганда озак вакыт дәвамында югарырак тупланышны тәэмин итә, ләкин көндез аларның кулланышын чикләргә кирәк, чөнки алар күрүне начарлата. Май формасындагы антибиотиклар: хлорамфеникол, гентамицин, тетрациклин, фрамицитин һәм полимиксин Б (белән бацитрацин яки триметоприм кушылмасы).

NB Күпчелек кискен бактериаль конъюнктивит очраклары куркынычсыз бара, ләкин балаларда H. influenzae чыгарган конъюнктивитта 25% очракта отит үсеш ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.