Кисталы макуляр шешү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кисталы макуляр шешү latin yazuında])
Кисталы макуляр шешү
Саклык белгечлеге офтальмология
Дәвалануда кулланыла торган дару Дексаметазон[d][1], Бевацизумаб[d][1], Афлиберцепт[d][1], Ранибизумаб[d][1] һәм Триамцинолон[d][1]
NCI Thesaurus идентификаторы C35468[2] һәм C35468[3]
 Кисталы макуляр шешү Викиҗыентыкта

Кисталы макуляр шешү (КМШ) — үзәктә фовеола янында сыекча белән тулган кистасыман ясалулар белән челтәркатлауның тышкы тоташтыргыч һәм эчке төшле катламда сыекча җыелу нәтиҗәсе (рәс. 17.25а). Озак вакыт булмаган КМШ, кагыйдә буларак, куркыныч түгел; әмма хроник КМШ сыекчалы микроцисталарның эре кисталы куышлыкларга кушылып, алга таба фовеада ламелляр ертылу ясалып, кайтмас үзәк күрү начарлануга китерә ала. КМШ — һәр төрдәге макуляр шешүдә очрый алган, таралган һәм үзенчәлекле булмаган халәт.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күренешләре сәбәпләргә бәйле. Күрү үткенлеге алдагы чирләр, шулардан челтәркатлау веналары томалану нәтиҗәсендә инде кимегән була ала. Моңа кадәр чирләр булмаганда пациент үзәк күрү начарлану һәм уңай үзәктәге скотома барлыкка килүгә зарлана.

2. Билгеләре

• Күз төбе биомикроскопиясендә фовеаль чокырчык юк, челтәркатлауның калынаюы һәм сенсорлы челтәркатлауның күпсанлы кисталы ясалулары ачыклана (рәс. 17.25б).

• Башлангыч стадиядә кисталы үзгәрүләрне аеру авыр һәм фовеолада сары тап төп табылдык була.

3. ОКТ челтәркатлауда бөтен макула калынаю һәм фовеаль чокырчык булмау белән гипорефлектив аралыклы ясалу ачыклый (рәс. 17.25в). ОКТ КМШ ФАГ караганда нәтиҗәлерәк ачыклый һәм күпсанлы үлчәүләр башкара, шуңа күрә эзлекле тикшерүне терапия нәтиҗәлеген бәяләү өчен һәм ламелляр ертылу ясалганда кулланырга мөмкин (рәс. 17.25г). ФАГ аерма буларак ысулны тонык мохит белән күзне тикшергәндә һәм витреоретиналь тракцияләрне ачыклау өчен кулланырга мөмкин.

4. ФАГ

• Артериовеноз фазада буяуның иртә чыгуы өчен кечкенә гиперфлюоресценция тапларын ачыклыйлар (рәс. 17.26б).

• Соңгы веноз фаза «чәчәк таҗлары» (рәс. 17.26в, г), гиперфлюоресценция күренешен ачыклый, ул фовеола үзәге тирәли (Һенле катламында) радиаль урнашкан җепселләр белән челтәркатлауның тышкы тоташтыргыч катламындагы микрокистоз куышлыкларда буяу җыелуга бәйле.

Сәбәпләр һәм дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челтәркатлауның тамыр чирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. КМШ сәбәпләре диабет ретинопатиясе, ЧҮВ томалану, гипертония ретинопатиясе, челтәркатлауның идиопатик телеангиэктазияләре, ЧҮА макроаневризмалары һәм нурланыш ретинопатиясе була ала.

Күз эчендәге ялкынсынулы барыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сәбәпләр. Арадаш увеит, ядрә сыман хориоретинопатия, панувеит белән мультифокаль хориоидит, цитомегаловируслы ретинит, Бехчет чире һәм склерит.

2. Дәвалау ялкынсыну барышын стероид яки иммуносупрессив препаратлар ярдәмендә идарә итүгә юнәлгән. Карбоангидраза ингибиторларын системалы кертү арадаш увеиттагы КМШ нәтиҗәле була ала. Интерферон а-2а стероид-резистентлы аутоиммунлы увеит белән бәйле КМШ кулланырга мөмкин, әмма препаратны туктату ялкынсыну рецидивына китерә ала. Терапиянең өстәмә йогынтылары — аритмия һәм АБ бозылу.

Катаракта хирургиясе нәтиҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КМШ сирәк катаракта буенча катлаулы булмаган оператив катнашудан соң барлыкка килә һәм кагыйдә буларак, үзеннән-үзе бетә.

1. Күрү мөмкинлекләре өчен мөһим булган КМШ барлыкка килүнең куркынычлык шартларына операцион өзлегүләр, шулардан арткы капсула ертылу, кисем урынында пыяласыман җисем какшау һәм кысылу, алгы камерага һәм кабат ИОЛ имплантациясе, диабет һәм анамнезда икенче күздә КМШ керә. КМШ барлыкка килү очы операциядән соң 6-10 атна үткәч була, әмма бу аралык күбрәк тә була ала.

2. Дәвалау КМШ китерүче сәбәпләрне юк итүдән тора. Мәсәлән, алгы бүлектә пыяласыман җисем кысылганда алгы витрэктомия үткәрү яки витреаль адгезияне YAG-лазер ярдәмендә җимерү мөмкин. Кайбер очракларда дәвалауның радикаль варианты кирәк — алгы камерадагы ИОЛ кисеп алу. Әгәр бу нәтиҗә бирмәсә, КМШ күп очраклары үзеннән-үзе 6 ай дәвамында бетүгә карамастан чирне алып бару авыр. Кабатланучы КМШ дәвалауга керә:

а) карбоангидраза ингибиторларын системалы кертү;

б) стероидларны урынлы яки ретробульбар инъекция итеп СЯКЧ белән бергә куллану, шулардан кеторолак 0,5% (акулар) 4 тапкыр көнгә. Кызганычка каршы, күбесенчә дәвалау чараларын туктатканда КМШ кабатлана, шуңа күрә дәвамлы дәвалау курсы кирәк булырга мөмкин. Триамцинолонны интравитреаль кертү субтенон инъекция нәтиҗәсез булганда КМШ киметергә мөмкин;

в) pars plana витрэктомияне медикаментоз дәвалау нәтиҗәсез булганда, хәтта пыяласыман җисемнең күренгән патологиясе булмаганда да кулланырга мөмкин.

Башка хирургик процедуралар нәтиҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. YAG-лазерлы капсулотомия, челтәркатлау перифериясенең криотерапиясе һәм лазерлы фотокоагуляция нәтиҗәсе. Капсулотомияне хирургия катарактасыннан 6 айдан һәм соңрак үткәрсәләр, КМШ куркынычлыгы кими. Сирәк КМШ склераль пломбалау, үтәли кератопластика һәм глаукомада фистула ясаучы операцияләрдән соң үсеш алырга мөмкин.

2. Дәвалау нәтиҗәсез, әмма КМШ ешрак уртача чагылган һәм үзеннән-үзе бетә.

Дарулар кабул итү белән бәйле КМШ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сәбәпләр. 2% адреналин эремәсен аеруча афакияле күздә урынлы куллану, урынлы латанопрост һәм системалы — никотин кислотасын куллану.

2. Дәвалау препаратны туктатудан тора.

Челтәркатлау дистрофияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сәбәпләр. Пигментлы ретинит, Гирате атрофиясе һәм КМШ доминант нәселле формасы.

2. Карбоангидраза ингибиторлары белән системалы дәвалау пигментлы ретинит белән бәйле КМШ нәтиҗәле була ала.

Башка сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Витреомакуляр тракцион синдром макула белән тыгыз тоташу белән пыяласыман җисемнең өлешчә периферия кубарылуы белән сыйфатлана. Бу алгы-арткы һәм тангенциаль тракция векторы барлыкка килүгә китерә. Еш хроник КМШ үсеш ала, бу очракта витрэктомия нәтиҗәле була ала.

2. Макуляр эпиретиналь мембрана кайчакта перифовеаль капиллярлар зарарланганда КМШ сәбәбе була ала. Кайбер очракларда мембрананы хирургик кисеп алу нәтиҗәле була ала.

3. ХТ фовеа калынаю һәм КМШ белән бәйле була ала, бу начар фараз шарты санала.

4. Шешләр. Челтәркатлауның капилляр гемангиомасы һәм хориоидея гемангиомасы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  2. Disease Ontology — 2016.
  3. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел