Китап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китап latin yazuında])
«Мөхәммәдия» әсәре кулъязмасы, XIX гасырның беренче яртысы

Кита́п (гарәп. كتاب‎) — нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма (элек – шулай ук кулъязма, хәзерге заманда шулай ук электрон) әсәр.[1]

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы кәгазь хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Кулъязма китап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер мөселман илләрендә дә ачыла. Татар милләтендә дә китап басу барлыкка килгәнче кулъязма китаплар гамәлдә булган. Аларны матур язу осталары – каллиграф-хаттатлар күчереп язган. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган әдәби әсәрләрнең иң борынгыларыннан берсе – Кол Галинең XIII гасырда иске әдәби татар телендә язылган Кыйсса-и Йосыф поэмасы. Казан яулап алыну һәм ислам динен эзәрлекләү аркасында татар ханлыклары чорына караган күпчелек тарихи кулъязмалар юкка чыга.

Россия колониализмы шартларында татар кулъязмаларын махсус туплау һәм өйрәнү эше 18 гасырның беренче чирегендә башлана. Бу эштә татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре белән беррәттән башка милләт миссионерлары һәм галимнәре актив катнашкан. Татар кулъязмаларын туплау һәм өйрәнү эшенә Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Хөсәен Әмирханов (1816-1893), Шиһабетдин Мәрҗәни (1818-1889), Хөсәен Фәезханов (1828-1866), Галимҗан Баруди (1857-1921), Ризаэтдин Фәхретдинов, Нигъмәтулла Кармашев һәм башка язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Шулай ук И.Н. Березин, А.Казембек, В.Вельяминов-Зернов, Н.Ильминский һ.б галимнәр бу эштә күп хезмәт куялар. Әлеге галимнәр, кулъязма китапларны эзләп, табып, туплап, еш кына борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан тикшереп, эшкәртеп, чордашларына аңлаешлы телдә бастырып та чыгарганнар.

Татар кулъязма китабы хәзинәләре төрле географик киңлекләрдә урнашкан: Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ташкәнт, Алма-Ата, Уфа, Бакы, Истанбул, Париж, Берлин кебек шәһәрләрнең фәнни китапханәләрендә сакланалар.

Кулъязма китап өчен кәгазь әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчерелергә тиешле әсәр хаттат (күчереп язучы) каршында ләүхә дип аталган җиһаз өстенә куелган. Хаттат, китапның күләмен чамалап, үзенә кирәк кадәрле кәгазь хәзерләгән. Кулъязма китапка тотылган кәгазь күләме табак дигән берәмлекләр белән үлчәнгән. Хаттат иң элек битләр зурлыгында кәгазьләр хәзерләгән һәм шул ук зурлыкта трафарет эшләгән. Әлеге трафаретка китап битләренең кырлары киңлеге, бер биттәге юллар саны, юллар арысындагы интервалның киңлеге турында исәпләүләр ясалгач, трафарет битенә булачак язу юллары санынча, тиешле киңлектә юллар калдырып, җепләр тарттырып куелган.Ул җепләр дүрт яктан да кысага алынган. Шул трафаретны языласы кәгазьнең астына тәңгәл китереп куеп, кәгазь өстеннән кул белән басып ышкыгач, кәгазь битендә юллар рәвешендә җеп эзләре калган.

Күчерелгән битләрнең өске якларына уртадан яки уң һәм сул почмакларыннан гарәп саннары белән тәртип номерлары сугылган. Бит саннары сугылмаганда, биттәге соңгы юл астына төшеп, алдагы битнең беренче юлындагы беренче сүз язып куелган. Әлеге төшереп язылган сүзләр – кустодлар дип атала.

Кулъязма китапларның кырлары киң итеп калдырылган. Аларда күчергән вакытта төшеп калган юллар, сүзләр, төрле хаталар күрсәтелгән. Фәнни-фәлсәфи әсәрләр булганда төрле кешеләрнең текстка карата фикерләре язылган. Шулай ук буш урыннарга китап иясе өчен мөһим булган көнкүреш хәлләре, аласы һәм бирәсе бурычлары, аерым вакыйгаларга бәйле даталар һ.б. хәбәрләр теркәлгән.

Оста каллиграфлар күчергән кулъязма битләрендә текст алтынланган кысалар эченә урнаштырылган. Андый кысаларның тышкы як-якларына алтын йөгертелгән декоратив бизәк үрнәкләре төшерелгән, сирәк кенә чәчәк сурәтләре ясалган. Китапның ахырында автор яки күчерүченең исемнәре, китап күчерелгән торак урыны, мәдрәсәнең, укыткан остазның исемнәре, китапны язып яки күчереп төгәлләнү вакыты күрсәтелгән.[2]

Басма китап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Соңыннан китап итеп бастыра. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбу Гали ибн Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның 1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Илбау шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест” чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Россиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.

Казанда гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.

1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин.

19 йөз ахырында Казанда 15 ләп басмаханә исәпләнә, ел саен гомуми тиражы 1,5-2 млн. данә тәшкил иткән 140-180 исемдә татар китабы дөнья күрә. Аларның тематикасы төрле өлкәләргә карый: педагогика, медицина, хокук, тарих, табигать фәннәре, ислам дине фикер ияләренең дингә, фәлсәфәгә һәм тарихка багышланган әсәрләре, сүзлекләр, үзөйрәткечләр.

20 йөз башында басмаханәләр саны тагын да арта, Казанда һәм татарлар яшәгән күп шәһәрләрдә (Ырынбур, Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б.) китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә (Кәримевләрнең китап сату фирмасы, "Сабах", "Милләт", "Мәгариф" һ.б.). Татар китапларын бастыру эшендә Казанда Б.Л.Домбровский, В.В.Вараксин, И.В.Ермолаева, Ырынбурда "Кәримев-Хөсәенев китап ширкәте", Санкт-Петербургда Ильяс Бораганский, Троицкида "Хезмәт" нәшрияты, Орскида "Шәрекъ", Эстәрлетамакта "Каләм", Мәскәүдә Карамышев нәшриятлары һ.б. басмаханәләре зур тырышлык күрсәтәләр. 1910 елда Казанда 26 басмаханә була, аларда 1000 нән артык исемдә китап, ш.и. 418 татар китабы дөнья күрә (гомуми тиражы 586,8 мең данә). Россиядә нәшер ителгән татар китапларының 85% ка якыны Казанда басыла. Дөньяви эчтәлекле, уку-укыту һәм матур әдәбият китаплары арта. Фәнни басмалар арасында беренче урынны Р.Фәхретдин, М.Рәмзи, һ.Атласи, Г.Әхмәрев, Х.Фәйзиләрнең гомуми һәм милли тарихка караган әсәрләре алып тора. М.Бигиев, З.Камали, З.Кадыйри, Габдулла Буби, Р.Фәхретдин һ.б. тарих һәм ислам фәлсәфәсенә караган хезмәтләре басылып чыга.[3]

Китапның ясалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дәфтәр – китапның берничә бите беркетелгән өлеше.
  2. Блок – берничә дәфтәрнең бергә җыелган өлеше.
  3. Форзац – блокны китапның тышлыгы белән тоташтырып торучы ике бит кәгазь.
  4. Титул бит – басма турындагы төп мәгълүматлар: авторның, китапның, нәшриятның яки оешманың исеме, китап басылу урыны, елы күрсәтелгән беренче бит.
  5. Авантитул – китап блогының беренче бите, титул битенең декоратив бизәү өлеше. Анда кайвакыт багышлап язу, басманың исеме, эпиграфы, китап чыгуга караган мәгълүматлар була.
  6. Контртитул – титул битенең эчке ягы. Ул күптомлы китапларда була. Анда томнар яки серияләре, китап чыгуга караган мәгълүматлар бирелә.
  7. Шмуцтитулда эпиграф, басманың бүлеге языла. Элеккеге китапларда аны, титул бит таушалмасын, бозылмасын өчен, титул бит алдына куйганнар.
  8. Супертышлык (суперобложка) – китапның катыргы тышы өстенә куелган кәгазь тыш. Күбесенчә, бәйрәмнәргә, юбилейларга карата чыккан китапларда була.
  9. Тышлык (обложка) – форзац куелмаган, ләкин бизәлгән, язулы китап тышлыгы. Ул китапның блогын пычранулардан саклау өчен кирәк. Бу ысул белән күбесенчә юкарак китаплар тышлана.
  10. Тыш (переплёт) – картоннан ясалган каты тышлык. Бу очракта тышлык һәм төпсә тукыма яки башка төрле махсус материал белән тышлана.
  11. Төпсә (корешок) – ике яктан картонбелән тоташтырып торучы элемент.
  12. Отстав – иркен ачылсын һәм нык булсын өчен, төпсә белән тышлыкны эчке яктан тоташтыручы кәгазь.
  13. Сыр (рубчик) – төпсәнең ике ягына да ясалган сырлар. Ул китап иркен ачылып ябылсын өчен ясала.
  14. Каптал – киселгән әзер блокны тоташтыручы калын тасма.
  15. Кыстыргыч тасма (закладка, ляссе) кирәкле битне билгеләп кую өчен ясала. Ул китапларда сирәк очрый.
  16. Кереш сүз (предисловие) – сүз башы.
  17. Эчтәлек китапка кергән барлык әсәрләрнең кайсы биттә икәнен күрсәтә. Китапны азагында я алгы өлешендә була.
  18. Аннотация – китап турында гомуми мәгълүмат. Гадәттә, алда, титул битә була, сирәк кенә китапның азагында да очрый.[4]

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге басмаларда УДК, ББК, ISBN индекслары кулланыла.

Китапның төрен билгеләү (классификация) индекслары, ягъни УДК һәм ББК саннары махсус таблицалардан файдаланып төзелә. Алар китапханәдә һәр басманың үз «оясы»-координаты булсын өчен кирәк. Авторлык таблицаларын XIX гасыр ахырында америкалы Ч. Кеттер төзегән. Рус теленә туры килүче вариантын Л. Б. Хавкина эшләгән. Әлеге таблица 1916 елдан бирле берничә тапкыр басылып чыккан (24 нче басмасы 1986 елда дөнья күргән). Авторлык таблицаларын татарчага җайлаштыруны Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре башкарган.[5]

ISBN — ул халыкара стандарт саны. ISBNның һәр саны аерым мәгънәгә ия. Әйтик, 5-7761-1231-1 санын алып карасак, биредә: 5 — ил (Россия), 7761— нәшрият («Мәгариф»), 1231— китапның шушы нәшриятта басылу буенча тәртип саны, 1 — ISBNның дөреслеген тикшерү өчен кирәк (контроль сан). 2007 елдан башлап, ISBN унөч урынлы сан белән билгеләнә. Ул гадәттә китапның тышлыгындаштрих-код рәвешендә дә кабатлана.[6]

Китапларны саклау шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп укучыларын китап белән эш иткәндә шуларга өйрәтәләр: китапны урталай бөкләмә; аның битләрен бөкләмә; китап эченә карандаш яки ручка тыгып куйма; китапка рәсем ясарга, язарга ярамый; китапны пычрак кул белән тотма; китапны кояш нуларыннан һәм тузаннан сакла.

Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Китапларга элек–электән сак караганнар. Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк. Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Беркайчан да төкрекләмәгез.

Вакыт аямаган борынгы китапларны төпләү һәм реставрацияләү кярханәләрендә яңарталар.

Китап саклагычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казандагы Татарстан Республикасының Милли китапханәсе бинасы

Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин. Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.

Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый. Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән Александрия китапханәсе тора.

Электрон китап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Amazon Kindle 3 электрон китап уку җайланмасы
Amazon Kindle 3 электрон китап уку җайланмасы

Электрон китап — санакта җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе,яки махсус программалар ярдәмендә эшләнгән файллар җыелмасы. Соңгылары бизәлеше, структурасы ягыннан экраннан укуга җайлаштырылган була. Моңа fb2, exe кебек форматлар керә. Шулай ук pdf формат та Adobe Reader программасында җиңел укыла. Ә exe форматка картиналар гына түгел, хәтта музыкаль бизәлеш тә өстәргә мөмкин. Электрон китапларны телефон экраныннан да, компьютердан да, башка җайланмалардан да укырга мөмкин. Электрон китап сәүдәсенең 95 проценты Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа өлешенә төшә. Американың электрон китап базары 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, 2011 ел азагына бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]