Китап (радио)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китап (радио) latin yazuında])
Китап
Нигезләнү датасы 17 октябрь 2017[1][2]
Логотип
Активлык чорнының башы 1 май 2020[3]
Менеджер/директор Алмаз Миргаязов
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Төп тема музыка һәм матур әдәбият[d]
Нәшрият Татмедиа
Кулланылган тел татар теле
Вакыт мизгеле 27 сентябрь 2019[4][5] һәм 29 май 2019[1][6][7][…]
Таратучы ширкәт Google Play[d] һәм App Store[d]
E-mail mailto:radio@tatmedia.com[2]
Рәсми веб-сайт kitap.fm(тат.)
Эчтәлеге Татар әдәбияты, татар халык музыкасы һәм Татар театры
Радио форматы радиоспектакль[d], аудиокитап[d] һәм этник музыка[d]
Ешлык 98,6 мегагерц
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 26 600 ± 99[8]

«Китап»Татмедиа АҖ тарафыннан 2020 елда оештырылган (2019 елда лицензия алынган)[9] яңа милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы. «Китап» радиосы — мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы милли радио. Баш мөхәррире һәм радио концепциясенең авторы — Алмаз Миргаязов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китап радиосының логотибы

2020 елга Татмедиа химаясендә 9 радиостанция эшләп килә: «Радио Актаныш», «Арча», «Биектау FM», «Нократ дулкыннары», «Минзәлә дулкыннары», «Мөслим-МР», «Күңел», «ДЭНС — Динамит-Түбән Кама», «Саба дулкыннары». Әлеге станцияләр Татарстан районнарында гына кабул ителә. Соңгы тапкыр (2019 елга кадәр) Казанда татар телле радио 2011 елда лицензия алган булган: «Тәртип FM»[10].

Идеясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максаты — китап уку традициясенә игътибарны җәлеп итү. «Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачак[11]. Радионың төп үзенчәлеге — татар халкы арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.

Потенциаль аудиториясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыялы, белемле, мәдәни дәрәҗәсе югары булган, милли моң, сыйфатлы төзек татарча сөйләм көтүче татарлар.

Эфирда планлаштырылган әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 ел

Роза Туфитуллова «Язмыш җиле», повестьлар, Фирүзә Җамалетдинова «Кошлар оя корган җирдә», «Адаштырма», «Буран», повестьлар, Ркаил Зәйдулла «Сунар», хикәяләр, Райнур Әгъләметдинов «Каеннар ник елый?», хикәяләр, Айгөл Габдрахманова «Караш», хикәяләр, Айсылу Гәрәева «Агай», «Мөнҗия», бәяннар, Фәнил Гыйләҗев шигырьләр, Вакыйф Нуруллин «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», повестьлар, Фирдүс Гыймалтдинов «Буа», Алмаз Гыймадиев юмористик хикәяләр, Рәниф Шәрипов шигырьләр, Вахит Имамов «Тозлы яра», «Каенсар», повестьлар, Зөлфәт Хәким «Курку», «Газап», «Легионер», повестьлар, Аяз Гыйләҗев «Балта кем кулында», Мөсәгыйть Хәбибуллин «Илчегә үлем юк», Зиннур Хөснияр «Трагедиягә ике билет», новеллалар, хикәяләр, повестьлар, Марат Кәбиров «Бердәнбер һәм кабатланмас», Кадим Җәмитов «Килмешәк», Рүзәл Мөхәммәтшин «Мин дә китәрмен әле», хикәяләр, Гөлчәчәк Галиева «Газзәбану», «Тулгак», «Өзелгэн өмет», повестьлар, Әлфия Ситдыйкова «Дөнья тәгәрмәче», «Диңгез суы тозлы ул», Роза Хәбибуллина «Мулла килене», повестьлар, Фәрит Яхин «Умырзая», повестьлар, Гүзәл Галләмова «Зәңгәр кыңгыраулар», повесть, Габделхәй Сабитов «Йолдыз яктысы», хикәяләр, Нәҗибә Сафина «Каеннар ник кара таплы», хикәяләр, Дания Гайнетдинова «Көй өзелсә нишләрсең», хикәяләр, Тәлгать Галиуллин «Китек көзге», Нәбирә Гыйматдинова повестьлар.

Әдәби тапшырулар вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Китап» радиосында көндезге әдәби программалар ял көннәрендә 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00 сәгатьләрдә, төнге әдәби тапшырулар 22:00—6:00 аралыгында яңгырый.

Тыңлау мөмкинлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Китап» радиосы башлангыч чорында мобиль кушымталарда эшли, көзгә таба (сентябрь–октябрь) 98,6 МГц ешлыгында Казанның ФМ киңлегендә эшләячәк. «Китап» радиосын Android (Андроид) һәм iOS (Айос) операцион системаларында эшләүче смартфоннар аша тыңлап була. Радионы бушлай тыңлау өчен смартфонга махсус кушымта куярга кирәк: мобиль телефоннан Play Market (Плей Маркет) һәм AppleStore (Аппл Стор) хезмәтләренә кереп, «Милли радио Китап» кушымтасын урнаштырасы[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]