Китап (радио)
«Китап» | |
![]() | |
Шәһәр | |
---|---|
Ил | |
Ешлык |
98,6 FM |
Тапшыру зонасы | |
Тапшыру башлау вакыты |
2020 |
Сайт | |
Онлайн-тапшыру |
«Китап» — Татмедиа АҖ тарафыннан 2020 елда оештырылган (2019 елда лицензия алынган)[1] яңа милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы. «Китап» радиосы — мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы милли радио. Баш мөхәррире һәм радио концепциясенең авторы — Алмаз Миргаязов.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2020 елга Татмедиа химаясендә 9 радиостанция эшләп килә: «Радио Актаныш», «Арча», «Биектау FM», «Нократ дулкыннары», «Минзәлә дулкыннары», «Мөслим-МР», «Күңел», «ДЭНС — Динамит-Түбән Кама», «Саба дулкыннары». Әлеге станцияләр Татарстан районнарында гына кабул ителә. Соңгы тапкыр (2019 елга кадәр) Казанда татар телле радио 2011 елда лицензия алган булган: «Тәртип FM»[2].
Идеясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Максаты — китап уку традициясенә игътибарны җәлеп итү. «Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачак[3]. Радионың төп үзенчәлеге — татар халкы арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.
Потенциаль аудиториясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зыялы, белемле, мәдәни дәрәҗәсе югары булган, милли моң, сыйфатлы төзек татарча сөйләм көтүче татарлар.
Эфирда планлаштырылган әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күп гасырлар элек язылганнары да, классик әдәбият та, хәзерге заман язучылары әсәрләре дә, беренче чиратта, бүген актуаль булган, заман таләпләренә туры килгән әсәрләр. Мәсәлән, көндезге әдәби программаларда Зөлфәт Хәкимнең «Хирург» повестеннан өзекләр, Рәмзия Габделхакова хикәяләрен, Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» романын укыячаклар[4].
Әдәби тапшырулар вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Китап» радиосында көндезге әдәби программалар ял көннәрендә 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00 сәгатьләрдә, төнге әдәби тапшырулар 22:00—6:00 аралыгында яңгырый.
Тыңлау мөмкинлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Китап» радиосы башлангыч чорында мобиль кушымталарда эшли, көзгә таба (сентябрь–октябрь) 98,6 МГц ешлыгында Казанның ФМ киңлегендә эшләячәк. «Китап» радиосын Android (Андроид) һәм iOS (Айос) операцион системаларында эшләүче смартфоннар аша тыңлап була. Радионы бушлай тыңлау өчен смартфонга махсус кушымта куярга кирәк: мобиль телефоннан Play Market (Плей Маркет) һәм AppleStore (Аппл Стор) хезмәтләренә кереп, «Милли радио Китап» кушымтасын урнаштырасы[5].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019(рус.)
- ↑ Алексей Лучников, Эльвира Вильданова, Линар Фархутдинов. Появление этого радио задержалось лет на 10–15. business-gazeta.ru, 27.09.2019(рус.)
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Тагын бер татарча радионы — «Китап» радиосын бөтен дөньяда тыңларга була! Интертат, 5.05.2020
- ↑ Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» романын хәзер «Китап» радиосыннан тыңлап була. Интертат, 22.05.2020
- ↑ Милли радио «Китап». App Store Preview
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» романын хәзер «Китап» радиосыннан тыңлап була. Интертат, 22.05.2020
- Зилә Мөбәрәкшина. «Китап» радиосы баш мөхәррире: «Татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм». «Атна вакыйгалары», № 20, 2020 ел.
Презентация концепции радио «Китап» (YouTube видео, 3:42)
Татар радиолары | |||||||||||
Азатлык радиосы | Болгар радиосы | Курай радиосы | Күңел радиосы | Татар радиосы | «Татарстан» радиосы | Тәртип FM | «Китап» |