Кичнарат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кичнарат latin yazuında])
Кичнарат
Дәүләт  Россия империясе
Халык саны 28 (1859)[1],
54 (1902)[2],
60 (1905)[2],
152 (1912)[2]
Карта

Кичнарат (рус. Кич-Нарат, Кичнарат) — Татарстанның Минзәлә районындагы юкка чыккан авыл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кичнарат — Минзәләдән 16 чакрым ераклыкта яткан, Буг елгасы ярында Байсар волостенда асаба башкортларның 18341859 еллар арасында нигезләнгән касабасы. 1859 елда монда асаба башкортлар 28 ир-егет теркәлә. 1902 елда 9 йортта 54 кеше, 1905 елда 17 йортта 60 кеше исәпкә алына. 1912 елда 30 йортта 152 асаба башкорт яши. Аларның 332 баш малы, шул исәптән 51 елкысы, 42 эре малы, 228 сарыгы һәм 19 кәҗәсе була. Дүрт хуҗалыкта бал корты тоталар, аларның 17 умартачы була. Җиде гаилә кәсепчелек белән шөгыльләнә[3]. 1912 елгы йорт буенча исәп алу мәглүмәтләре күрсәтүенчә, Кичнарат авылы башкортларының 763 дисәтинә ере була. Ягъни һәр йортка 24,5 дисәтинә туры килә. Бу җирләрнең барлыгы 118 дисәтинәсе, ягъни һәр йортка 3,9 дисәтинә генә эшкәртелә. 11 хуҗалык 2 дисәтинә җиргә генә иген чәчә, 10 хуҗалыкның чәчүлеге 2-4 дисәтинә тәшкил итә, өч хужалыкның чәчүлеге 4-6 дисәтинә була, өч хужалыкныкы 6-10 дисәтинәгә җитә, өч хуҗалык кына 10 дисәтинә күчү җир эшкәртә. Күберәген арпа белән солы чәчәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]