Кичүчат мәчете
Мәчет | |
Кичүчат мәчете
| |
![]() | |
Ил | Россия |
авыл | 423422 Татарстан, Әлмәт районы, Кичүчат, Р. Фәхреддин ур., 4а |
Координатлары | 54°50' т. к. 52°05' кч. оз. |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
Беренче телгә алу | 1795 |
Төзелеш еллары | 1991—1992 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Кичүчат мәчете, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть имени Ризаэддина Фахреддина) ― Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авыл җирлеге[d] административ үзәге Кичүчат авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте карамагында.
Буыннан буынга мәчет имамы вазыйфасын татар мәгърифәтчесе мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең бабалары биләгән[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Самар губернасы Бөгелмә өязе Варваринская волосте (үзәге Кичү авылы)[2] Кичүчат авылында (беренче исеме Юлдаш) мөселман җәмгыяте (мәхәллә) авылга нигез салынган 1747 елда барлыкка килә; авылга нигез салучы һәм беренче имам ― Юлдаш бине Ишкәй (Ишмөхәммәтов; Р. Фәхреддиннең ерак бабасы)[3]
Беренче җәмигъ мәчете
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда беренче агач мәчет, җирле халык мәгълүматларына караганда, 1795―1800 елларда төзелгән, гәрчә рәсми рәвештә 1нче мәхәллә 1829 елда гына теркәлгән. 1886 елда Казан һәм Бөгелмә сәүдәгәре Миңлебай бине Габдерәшит бине Йосыф мәчет төзеткән. 1907 елда мәчет бинасы яңадан төзелгән. 1905 елда мәхәллә 735 ир-ат һәм 825 хатын-кыз яшәгән 293 йортны берләштергән (1908 елда ― 750 һәм 840 җан; 1910 елда 330 йортта 824 ир-ат, 826 хатын-кыз яшәгән). 1900 елда аерым бинада мәктәп ачылган[4].
Икенче җәмигъ мәчете
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икенче җәмигъ мәчете өчен урын 1903 елда ук билгеләнгән, 1911 елда төзелә башлаган, 1939 елда ябылган[5]. Икенче җәмигъ мәчетенә указ буенча Нуретдин Миңлебаев (1862―1915) имам итеп билгеләнгән. 1908 елдан мөәзин ― Мөшәрәфҗан Кәлимуллин (1877―1937, Бигәштән[6]). Әлеге дин әһелләре күршедәге Бикморза авылына да хезмәт иткәннәр[3].
XX гасыр башында авылда 2 мәчет эшләгән. Мәчет каршындагы мәктәпнең аерым бинасы 1900 елда ачылган. XX гасыр башында гамәлдәге 2 җәмигъ мәчете документлаштырылган.
Буыннан буынга Кичүчат мәчетендә имам вазыйфасын Ризаэддин Фәхреддиннең бабалары биләгән[1]. Бу нәсел барысы да бик укымышлы: Юлдаш → Бикмөхәммәт → Сөбханкол (?―1808) → Сәйфетдин (1778―1861) → Фәхреддин (1819―1891) → Ризаэддин (1859―1936). Сөбханкол бине Бикмөхәммәт Түбән Шәлчеледә (Түбән Чыршылы) 33 ел имам-мөдәррис булган. Р. Фәхреддиннең олы абыйсы Минһаҗетдин ибн Фәхреддин (1843―1931) Мәмәт авылының беренче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы (1865―1931 елларда). Р. Фәхреддиннең әтисе Фәхреддин Сәйфетдинов (1810―1891) ― Кичүчат мәчетендә 1841 елдан имам-хатыйб―мөгаллим. Хөснетдин Шәрәфетдинов 1863 елдан имам-мөгаллим. Габделиксан Габделмәннанов (1821 елгы) 1860 елдан мөәзин, урынына улы Габделбәян Габделиксанов (1854―1915) калган ― 1907 елдан мөәзин. Исрафил Исмәгыйлев (1860 елгы) 1895 елдан, Салих Фәхреддинов 1907 елдан имам-хатыйблар[3].
Исрафил Исмәгыйлев 1900-елларда ир балалар өчен мәктәп оештырган. 1892 елда Кичүчат мөселманнары Ризаэддин Фәрхеддинне туган авылына имам итеп чакыралар, әмма ул Уфадагы Диния нәзарәтенә 1891 елда казый итеп сайланган була инде һәм, өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара[3].
Совет елларында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елның 12 июнендә мәчетләрдә намаз уку өчен ике мәхәллә белән дә килешү төзелгән.
1930 елда имам Салих Фәхреддинов гаиләсе белән йортыннан куыла. Төрле кимсетелүләрдән соң, 1932 елда Казанга күчеп китә. Аның урынына мөтәвәлли Нурулла Фәрдиев (1888 елгы) эшләп тора. 1931 елда кулга алынып, 5 елга хезмәт белән төзәтү лагерена хөкем ителгән. Имам Мөшәрәфҗан Кәлимуллин 1937 елда Бөгелмәдә атып үтерелгән. 1930―1935 елларда Кичүчатта мулла булган Зәки Җиһаншин (1878 елгы) 1937 елда кулга алынып, 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена хөкем ителгән[3].
ТАССР Югары Советы президиумы карары белән беренче мәхәллә мәчете 1939 елның 19 апрелендә, икенче мәчет 1939 елның 17 маенда ябылган. Документ белән танышканлыкка мөтәвәлли Закир Мәүлетов кул куйган. Мәчет биналары сүтелеп, мәктәп ачылган.
Совет чорында Шәрифҗан Шакирҗанов имам, Ризаээдин Кашапов, Ибненәгыйм Рәфыйков, Хәйретдин Гыйльманов мөтәвәлли булган.
Авыл мөтәвәллияте рәисе Таһир Габдрәфыйков башлангычы белән, авыл зиратында җирләү өчен кирәкле әйберләрне кую урыны ясау өчен кайтарылган бура йортка кечкенә манара куеп, мәчет ясап, шунда җыелып намаз укый башлаганнар[3].
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1991 елның 15 гыйнварында авылда рәсми теркәлгән мөселман җәмгыяте барлыкка килә. 1991 елның 6 июнендә «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе [7] (1984―2009 елларда идарә башлыгы Ардинат Гали улы Нугайбәков[8]) финанс ярдәме һәм авыл халкының шәхси иганәләре белән авылда таш мәчет төзү башлана. Җәмигъ мәчетенең архитектура проекты авторлары ― Сәмдүн Фәрхетдинов (1937―2000 [9]), журналист, музыкант, үзешчән рәссам, архитектор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре[10], инженер-конструктор Т. Н. Нечаев.
1992 елның 9 октябрендә мәчеттә беренче җомга намазы укыла. Мәчеткә Кичүчатта туган мәгърифәтче мөфти Ризаэддин Фәхреддин исеме бирелә. Бу мәчет ― ярты гасырдан артык онытылганнан соң беренче тапкыр аның исеме белән аталган беренче объект[11]. Мәчетне ачу тантанасында «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры (1999 елга кадәр) Ринат Галиев (1939―2007), Казаннан Р. Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф, галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Әнвәр Хәйри һ.б. катнашкан[3].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Таштан (силикат кирпечтән) салынган, бер катлы мәчет урамга перпендикуляр урнашкан. Манарасы түбәсендә булган традицион авыл мәчете тибына карый. Бинада өйалды, алгы бүлмә, гыйбадәт залы һәм михраб урнаштырылган. Гыйбадәт залы бинасына керү биеклеге буенча тәбәнәгрәк булган һәм ян-якта ике тәрәзә аша яктыртыла торган өйалды аша башкарыла. Баскыч өстендә һәм манара бинасына керү юлында, урам ягыннан, стойкаларга таянып, күтәрмә түбә ясалган. Түбәдә 8 кырлы манара урнаштырылган. Ул конуссыман, чыгарылмалы кырлы чатыр, цинкланган тимер белән капланган һәм ике катлы шар белән баетылган шпиль белән тәмамлана. Манара челтәр бизәкле балкон киртәсе белән 2 яруска бүленгән. Кәүсәнең кырыйлары ярымтүгәрәк аркалы (балкон һәм чатыр астында) икеләтә кирпеч чыгармалардан ясалган. Аскы яруста тар ярымтүгәрәк уемнар 2 дәрәҗәдә урнашкан; өске яруста балконга чыгу урыны ясалган. Буй фасадларның диварлары ảркалы кирпеч рамлы ярымтүгәрәк тәрәзәләр белән киселгән; тышкы ишек шулай ук ярымтүгәрәк формасында, өске өлешендә яшел һәм көрән ярымтүгәрәкләр катнашмасы белән бизәлгән. Бина фасадларының кырыс бизәлеше детальләрдә соры силикат һәм охра кирпеч төсе ярашуында төзелгән. Интерьерның бизәлеше шулай ук гади: стеналар штукатурланган һәм көрән төскә буялган; ак кәрниз белән бизәлгән түшәм вак үсемлек бизәге төшерелгән яшелсу-көрән плитәләр белән түшәлгән. Ярымтүгәрәк тирән михраб куышы бизәлеше буенча гыйбадәт залыннан аерылмый. Куышның ике ягында ян бүлмәләргә ишекләр урнаштырылган; шуларның берсендә манарага илтә торган борылмалы баскыч. Мәчет территориясе яшел төстәге бизәкле тимер койма белән әйләндереп алынган, койма уртасында ак төскә буялган, ике якка ачыла торган бизәкле капка бар. Капка баганалары ярымай белән тәмамлана[4].
Мәдрәсә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елның ноябрендә агач бурадан яңа мәдрәсә торгызыла башлый. 1998 елда ачыла. 2000-еллар башында әлеге мәдрәсәдә Фахирә абыстай Гәрәева, Мансур хаҗи дәресләр алып барган[3].
Имамнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчетнең имамнары: Рәсим Гайфетдинов (1991―2012 елларда), Мансур Йосыпов (1998 елдан), Миннегата Җәләлетдинов (2007―2013), Әүхәди улы Мисгать Садриев (2013 елдан)[12]; мөәзиннәр Гаделша Гыйззәтуллин, Әнвәр Шакирҗанов һ.б.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Мечеть / Мәчет. Колыбель моя Кичучатово
- ↑ Село Кичучатово ― родина Р. Фахретдина и место красивых родников. Татарский Мир, 21.08.2024
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Д. Н. Таҗиев. Кичүчат мәчетенең үз тарихы / «Р. Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары. Әлмәт: Әлмәт шәһәре басмаханәсе, 2023. ― Б. 8―14.
- ↑ 4,0 4,1 Кичучатово села мечети. Альметьевская энциклопедия
- ↑ Кичучатово. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Бигәш ― хәзер Әлмәт шәһәренең бер микрорайоны
- ↑ НГДУ «Елховнефть»
- ↑ Нугайбеков Ардинат Галиевич. Справочник персоналий
- ↑ - Фархетдинов Самдун Замалетдинович. Альметьевская энциклопедия
- ↑ Кичучатово. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
- ↑ 25 лет назад 9 октября 1992 г. в с. Кичучатово, родном селе великого ученого и просветителя, была открыта мечеть им. Ризаэддина Фахреддина. ВКонтакте, 14.10.2012
- ↑ ММРО ― Приход село Кичучатово Мухтасибата Альметьевского района и Города Альметьевск ЦРО ― ДУМ РТ
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Д. Н. Таҗиев. Кичүчат мәчетенең үз тарихы / «Р. Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары. Әлмәт: Әлмәт шәһәре басмаханәсе, 2023. ― Б. 8―14.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кичучатово. Альметьевская энциклопедия
- Д. Н. Тазиев, Г. Ф. Валеева-Сулейманова. Кичучатово села мечети. Альметьевская энциклопедия