Эчтәлеккә күчү

Кишер (ыруг)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кишер (ыруг) latin yazuında])
Кишер
Рәсем
Халыкара фәнни исем Daucus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Морковные[d]
Таксонның халык атамасы Wild Carrot[3], 胡萝卜属[4], 胡萝卜属[5][6][7][…] һәм korenje[8]
Таксономик төр D. carota[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=3418[9]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/apiales/apiaceae/daucus
 Кишер Викиҗыентыкта

Кишер (лат. Dáucus) - Чатырчәчәклеләр семьялыгына керүче үсемлек ыругы [10] .

Кишер - икееллык (сирәк очракта берьеллык яки күпьеллык) үсемлек; үсүнең беренче елында ул яфрак розеткасы һәм тамыразык, ә икенче елында орлык куаклары һәм орлыклар барлыкка китерә.

Ул Урта диңгез илләрендә, шул исәптән, Африка, Австралия, Яңа Зеландия һәм Америкада киң таралган.

Авыл хуҗалыгында чәчү кишере үстерелә (эшкәртелгән кишер, мөстәкыйль Daucus sativus төре, яисә кыргый кишернең бер төре - Daucus carota буларак карала. ) - бу аксыл яки кызыл-сары төстәге тамырлы ике еллык үсемлек. Чәчү кишере өстәл һәм терлек азыгына бүленә.

Мари, удмурт телләрендә кешыр, кэшыр, кэчыр, кишыр, кешер,

гомум кыпчак: кэшир,

төркмән, чыгт., уйгыр - кәшир, > үзбәк - кашир, бор. төрки - kešür «редис», иске угыз - käšvär ~ төркм - кәәшир һ.б. (күп телләрдә очрый)

«кишер» < фар. диал. кэw зäр, кэз wäр ~ фар. гэзэр > гар. җäзäр «кишер». Бор. рус. кичири һәм кезер төрки телләрдән. Кайбер төрки телләрдә кишер сәртәк дип атала, анысы да фарсыча.

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чәчү кишере.

Икееллык, сирәк очракта берьеллык яки күпьеллык үләннәр .

Тамыры итләч, киселгән конус, цилиндр яки шакмак формасында, авырлыгы 30-300 г яки аннан да күбрәк.

Касә тешләре сизелми, чәчәк таҗлары ак, кызгылт яки сары төстә, өске ягы киртләч, чатырдагы кырый таҗлары сизелерлек зурайтылган.

Җимеше озынча.

Тамыр азыклары (ризык өчен) һәм орлыклары (төнәтмә һәм экстрактлар ясау өчен) кулланыла. Тамырында каротиноидлар - каротеннар, фитоен, фитофлуен һәм ликопин; В, В2 витаминнары, пантотен кислотасы, аскорбин кислотасы; флавоноидлар, антоцианидиннар, шикәрләр (3-15%), майлар һәм аз күләмдә эфир мае, умбеллиферон; орлыкларында эфир мае, флавоноид кушылмалары һәм май кислоталары бар. Чәчәкләрендә антоциан кушылмалары һәм флавоноидлар (кверсетин, каемпферол) бар.

Мәгънәсе һәм кулланылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчү кишеренең тамыразыгы чи һәм пешкән рәвештә, беренче һәм икенче ризыклар, бәлешләр, маринад, консервалар һ.б. әзерләү өчен кулланыла. Бу яшелчәдән E160a тәмләткече һәм кишер согы җитештерәләр.

Медицина һәм косметологиядә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицинада кишер гипо- һәм авитаминозларны дәвалау өчен кулланыла. Эпителизациягә ярдәм итә, күзәнәкләр эчендәге оксидлашуны киметү процессларын активлаштыра, углеводлар алмашын көйли.

Орлыклары дару продуктлары алу өчен кулланыла, мәсәлән, папаверин һәм келлин тәэсиренә охшаган спазмолитик эффекты булган даукарин коронар тамырларны киңәйтә; ул атеросклерозсимптомнары очрагында кулланыла. Орлыклардан косметика һәм ароматерапия өчен экстрактлар һәм эфир майлары җитештерәләр.

Озак вакыт кишер ашау күрү сәләтен яхшырта дип ышанганнар. Кишердә чыннан да күрү системасының нормаль үсеше өчен кирәк булган А витамины булса да, кишер ашауның зәгыйфьләнгән күз күрүне яхшыртуы расланмаган. Бу ялгыш караш Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Бөек Британия тараткан имеш-мимешләрдән килеп чыга. Имеш алар британ хәрби пилотларына кишер ашаталар, һәм шуңа күрә һава көчләренең төнлә очуда һәм мишеньга бәрүдә уңышлары шулкадәр зур. Чынлыкта, Британия хөкүмәте бу максатларда радарлар кулланылуын яшерергә тырыша [11] .

Daucus L., 1753, Sp. Pl.: 242

Кишер ыругы Чатыр чәчәклеләр семьялыгына керә.

Иң танылган төрләр:

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 55(3) / мөхәррир Ш. Жэньхуа, Ш. Мэнлань — 1992.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  7. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. Морковь // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  11. Carrot History — Carrots in World War Two. әлеге чыганактан 2015-05-18 архивланган. 2013-05-20 тикшерелгән.
  12. Daucus (en). WFOPL. әлеге чыганактан 2023-01-22 архивланган. 2023-01-22 тикшерелгән.
  • Морковь // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  •  Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М–Я). Этимологический словарь татарского языка: в двух томах. II том (М–Я). Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015