Кыяс районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыяс районы latin yazuında])
(Киясово районы битеннән юнәлтелде)
Кыяс районы
Герб
Байрак
Ил

Россия

Статус

Район

Республика

Удмуртия

Административ үзәк

Кыяс

Нигезләү датасы

4 ноябрь 1926

Район башлыгы

Мерзляков Сергей Василий улы[1]

Халык саны  (2010)

10 304 кеше

Мәйдан

821,27 км²[2]

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Автомобиль номерлар коды

18

http://kiyasovo.udmurt.ru/

Кыяс районы (рус. Киясовский район, удм. Кияса ёрос) — Удмуртиянең көньягында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Кыяс авылы. Авыл исеме Кыяс дигән (гарәп. قياس‎ - хөкем) кеше исеменнән килә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк Кече Пурга районы
Көнбатыш
Көньяк
Көньяк-көнчыгыш
Татарстан
Көнчыгыш Сарапул районы

Район Сарапул калкулыгында урнаша; район җире аша Шихостанка, Медвежинка, Игровка, Крындинка, һ. б. елгалар ага.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердловск өлкәсе) составында барыкка килә. 1932 елда Сарапул районы составына керә. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килә, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган.

1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарга керәләр. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
19 870 16 585 14 508 13 555 12 603 11 550 10 206

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1939[10] 2002[11] 2010[12]
руслар 81,4% 55,5% 58,1%
арлар 14,8% 36,1% 34,5%
татарлар 1,5% 5,4% 4,8%
чирмешләр 1,0% 1,4% 1,2%

Адимнистратив бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ермолаево авыл җирлеге
  • Илдебай авыл җирлеге
  • Карамас-Пельга авыл җирлеге
  • Кыяс авыл җирлеге
  • Лутоха авыл җирлеге
  • Мушак авыл җирлеге
  • Первомайское авыл җирлеге
  • Подгорное авыл җирлеге

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә күрсәтә. Шулай ук районда 22 мәдәният йорты, 12 китапханә һәм бер музей эшли.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Григорий Трошин (1874, Мушак - 1938, Праһа), галим-психиатр, Казан университеты профессоры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]