Эчтәлеккә күчү

Клара Заменгоф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Заменгоф latin yazuında])
Клара Заменгоф
Туган 6 октябрь 1863(1863-10-06)[1]
Каунас, Ковно гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 6 декабрь 1924(1924-12-06)[2] (61 яшь)
Варшава, Польша
Үлем сәбәбе Бавыр яман шеше[3]
Күмү урыны Варшауның яһүд зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре эсперантист
Җефет Людвиг Заменһоф[4]
Балалар Адам Заменгоф[d], Лидия Заменгоф[d] һәм София Заменгоф
Ата-ана
Кардәшләр Joseph Silbernik[d] һәм Константин Александрович Зильберник[d]

 Клара Заменгоф Викиҗыентыкта

Клара Александровна Заменгоф (туганда Зильберник, 6 октябрь, 1863 ел, Ковно, Ковен губернасы, Россия имепериясе - 6 декабрь, 1924 ел, Варшава, Польша) - эсперантистка һәм Людвик Заменгофның хатыны.

Ул Ковнода (хәзерге Каунас, Литва) сабын фабрикасы хуҗасы Александр (Сендер Лейбович) Зильберник гаиләсендә туган[5][6].

1886 елда ул Людвик Заменгоф белән таныша һәм 1887 елда аңа кияүгә чыга[7].

Ул иренең халыкара тел - Эсперанто телен булдыру турындагы күзаллавы белән килешә. Аңа беренче Эсперанто теле дәреслеген - Unua Libro - бастырып чыгарырга ярдәм итү өчен, ул үзенең бирнәсен - ун мең сум - аны бастыруга дип тота.

Гомере буе ул иренең ярдәмчесе булып эшләде, еш кына аның шәхси сәркатибе вазыйфасын үтәде. Л. Заменгоф үлгәннән соң, ул бөтен дөньяда эсперанто телен актив рәвештә пропагандалауны дәвам итте.

1921 елда ул Варшава Эсперанто җәмгыяте "Конкордо" ны оештыру башлангычын куя. Ул 1905 елдан 1924 елга кадәр Эсперанто телендә сөйләшүчеләрнең барлык бөтендөнья конгрессларында катнаша.

Аның әтисе Ковнодагы сабын заводы хуҗасы, эсперант Александр (Сендер Лейбович) Зильберник (1832-1903 яки 1831-1906) булган, ул беренче Эсперанто дәреслеген - "Беренче китап (Unua Libro)"ны (1887) финанслаган.

Аның абыйсы - Константин (Кадыш) Александрович Зильберник (1853 яки 1855  — 1920)[8], рус табибы, Харьков университетын тәмамлаган (1878), сәламәтлек саклауны оештыручы һәм Харьков губернасының Лебединский районында хирургия хезмәтен оештыручы, Лебедынның мактаулы гражданины[9].

Клара һәм Людвикның өч баласы булган: Адам (1888–1940), София (1889–1942) һәм Лидия (1904–1942).