Клара Зиннәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Зиннәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Клара Зиннәтуллина
Клара Зиннәтуллина.jpg
Туган телдә исем Клара Зыя кызы Зиннәтуллина
Туган 2 август 1935(1935-08-02)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Актаныш районы, Иске Симестрау
Үлгән 24 июль 2007(2007-07-24) (71 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге

Клара Зыя кызы Зиннәтуллина (1935 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Семистрау ― 2007 елның 24 июле, РФ, ТР, Казан) — татар филологиясе өлкәсендә күркәм эшләр башкарган, татар теле белеме кафедрасы профессоры (1997), күп еллар татар филологиясе факультеты деканы булып эшләгән галимә. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (1994).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1935 елның 2 августында Актаныш районының Иске Симестрау авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.Бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килə. Актаныш урта мəктəбен алтын медальгə (районда беренче булып!) тəмамлагач, 1953 елны К.Зиннəтуллина В.И.Ульянов-Ленин исемендəге Казан дəүлəт университетына юл тота. Анда, тарих-филология факультетында укып, югары белем ала. Университетны тəмамлаганда, алар якташы һəм сыйныфташы, С.М.Киров исемендəге Казан химия-технология институтының механика факультетын кызыл дипломга тəмамлап, инженер дипломы алган Назиф Хəтмулла улы белəн гаилə корып җибəрəлəр. Яшь белгечлəр буларак, Пермь шəһəренə җибəрелгəч, алар берничə ел шунда яшилəр. 1961 елда Казанга кайткач, Клара Зиевнаны остазы профессор М.З.Зəкиев үзенə аспирантурага чакыра. Озакламый аның җитəкчесен КДПИга фəнни эшлəр буенча проректор итеп күчерəлəр һəм яшь аспирант та аның кафедрасына эшкə килə. Шулай итеп, Клара Зиевнаның алдагы хезмəт юлы педагогика институты белəн бəйлəнə.

1962—1965 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында аспирантурада укый һәм фигыль юнәлешләре буенча диссертация яклый. 1965 нче елдан башлап, Казан педа­гогика университетында укыта. Ул студентларга «Татар һәм рус телләренең чагыштырма типологиясе» һәм «Татар теле синтак­сисы» курсларын укый, «Татар һәм рус телләрендә кушма җөмлә­ләр» дип аталган махсус курс алып бара.

1968 нче елда, кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, 1969 нчы елда “Хәзерге татар әдәби телендә фигыль юнәлешләре” дип исемләнгән монографиясе дөнья күрә.

1968 елда, Казан дәүләт педагогика институты ректоры, профессор М.З. Зәкиев татар тел белеме кафедрасы мөдире итеп билгеләнгәч, төп игътибар программалар һәм дәреслекләр төзүгә юнәлдерелә. 1972 елда кафедра доцентлары Вәлиуллина З.М., Сәгыйтов М.А. һәм Зиннәтуллина К.З. тарафыннан “ Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” дип аталган хезмәт бастырыла. Әлеге хезмәтнең “Фигыль” бүлеге тулысынча Зиннәтуллина К.З. тарафыннан языла. Шулай итеп кафедра, татар теленең барлык проблемеларын, укыту методикасында килеп туган кыенлыкларны “Учение записки” дигән җыентыкта яктырта. Әлеге җыентыкның фәнни редакторлары булып М.З. Зәкиев һәм К.З. Зиннәтуллина билгеләнә. Әлеге җыентыкларда аның мәкаләләре әледән әле басылып тора. Мәсәлән, “Мәктәптә сүзтөзелешен өйрәтү мәсәләсе” (1971), “Мәктәптә синтаксисны укытуга караган кыенлыклар” (1981) һәм башкалар.

Тел белеме кафедрасы тарафыннан “Татар һәм рус телләренең чагыштырма синтаксисы” дигән хезмәт бастырыла. Әлеге хезмәтнең фәнни редакторы һәм авторларының берсе булып Зиннәтуллина К.З. тора.

1978 нче елда профессор М.З.Зәкиев, доцент К.З.Зиннәтуллина һәм Г.З.Мустейкис тарафыннан “Рус һәм ана телләренең чагыштырма типологиясе” дигән программа бастырыла. Әлеге программа бик киң таралыш ала. Студентлар өчен дә, укытучылар өчен дә зур ярдәмлек була.

Зиннәтуллина К.З. КГПУның татар филологиясе деканы итеп билгеләнә. Яңа укыту стандартлары һәм укытучылар өчен укыту планнары төзү өстендә эшли, дәүләт аттестация комиссиясе члены булып тора.

1986 елда галимә РСФСР мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды.

Тормыш иптәше – Зиннәтуллин Нәзиф Хәтмулла улы. КХТИ-КГТУ: аспирант, ассистент, педагог, доцент, профессор, гидравлика кафедрасы мөдире (1989-2002 ). 250 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт авторы.

2007 елның 24 июлендә 72 яшендә Клара Зиннәтуллина вафат булды.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор К. 3. Зиннәтуллинаның «Хәзерге татар әдәби те­лендә фигыль юнәлешләре» монографиясе, «Татар теле морфоло­гиясе», «Татар һәм рус телләренең чагыштырма синтаксисы», «Та­тар грамматикасы» китапларында урын алган җитди хезмәтләре фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә.Галимə тарафыннан татар грамматикасының II томында сыйфат, алмашлык, фигыль юнəлешлəре, хəл фигыль һəм рəвеш сүз төркемнəре, телнең эчке үзенчəлеклəре истə тотылып, тел белеме казанышлары югарылыгында тикшерелə. Ул сүз төркемнəрен функциональ-семантик яссылыктан анализлый, əдəби-иллюстратив материаллар белəн дəлиллəп бара. Клара Зиевна республикабызда һəм аннан читтə дə тел һəм əдəбият укытучыларының киңəшчесе, ярдəмчесе иде. Ул үзенең бай фəнни-методик тəҗрибəсен укытучылар һəм яшь галимнəр белəн бик телəп уртаклаша. 1991 еллардан башлап татар мəктəплəренең 5-6нчы сыйныфларында, рус мəктəбендə укучы татар балалары өчен язылган татар теле дəреслеге авторларының һəм программаларының авторларыннан берсе ул була Өч томлы «Татар грамматикасы»н төзүдә катнашканы өчен, К. 3. Зиннәтуллина Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Ул — шулай ук татар һәм рус мәктәпләре, югары уку йорт­лары өчен берничә дәреслек, уку ярдәмлекләре, программалар, күп санлы фәнни һәм укыту-методик характердагы мәкаләләр ав­торы да.

1994 нче елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты указы белән, әлеге хезмәт авторлары, шул исәптән Зиннәтуллина Клара Зиевна да, фән һәм техника өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек булалар.

Клара Зиевна мәктәп өчен дәреслекләр һәм программалар төзи. 1991 нче елда ул татар мәктәпләре өчен 5 сыйныф, рус мәктәпләре өчен 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге, ә 2001 елда татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге төзи.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Залоги глагола в современном татарском литературном языке. Монография. – Казань, Татар. кн. изд-во, 1969. – 195 с.
  • Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе (Морфология современного татарского литературного языка: учебное пособие для студентов и учителей). – Казан, 1972. – 210 б(Соавторы З.М. Валиуллина, М.А. Сагитов).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми исемнәре, дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Филология фәннәре кандидаты
  • Югары һөнәри мәктәпнең почётлы хез­мәткәре
  • РСФСР Халык мәгарифе отличнигы.
  • РФнең югары уку йортлары мактаулы хезмəткəре

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зиннатуллина К.З. Залоги глагола в современном татарском литературном языке. Казань. Татар. кн. изд-во, 1969. 195 с.
  • Вəлиуллина З.М., Зиннəтуллина К.З., Сəгыйтов М.Ə. Хəзерге татар əдəби теле морфологиясе. Казан, 1972. 210 б.
  • Закиев М.З., Зиннатуллина К.З. Программа педагогических институтов. Сопоставительная типология русского и родного языков. М.: Просвещение, 1978; 1980. 24 с.
  • Закиев М.З., Зиннатуллина К.З. Программа по сопоставительной типологии русского и родного языков для педвузов (дополненное и переработанное издание) / Минпрос СССР, Ленинград,1985. 20 с.
  • Валиуллина З.М. Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. Казань: Тат. кн. изд-во, 1983. 210 с
  • Закиев М.З., Зиннатуллина К.З., Ибрагимов С.М. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. Учебное пособие для студентов и учителей. Часть III. Сложное предложение. Казань, 1977. 85 б.
  • Зиннатуллина К.З. Имя прилагательное. Залоги глагола. Деепричастие. Местоимение. Наречие // Татарская грамматика. Казань, Тат. кн. изд-во, 1993. С. 64-67; 163-184; 223-230; 252-263; 288- 292.
  • Юсупов Р.А., Зиннəтуллина К.З., Гайфуллина Т.М. Татар теле. Татар мəктəплəренең 5 нче классы өчен дəреслек. Казан: Мəгариф, 1991; 1995; 2000. 167 б.
  • Тумашева Д.Г., Зиннəтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле. Татар мəктəплəренең 6 нчы классы өчен дəреслек. Казан: Мəгариф, 1991; 1995; 2001. 304 б.
  • Татар теле.10-11нче сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Зәкиев М.З., Максимов Н.В.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2016.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]