Клара Новикова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Новикова latin yazuında])
Клара Новикова
Туган телдә исем Клара Борисовна Новикова (Һерцер)
Туган 12 декабрь 1946(1946-12-12) (77 яшь)
ССРБ, Украина ССР, Киев
Милләт яһүдә
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актриса
Балалар кызы Мария (Зерчанинова, 1977)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артисты
Алтын Остап (1992)
Сайт https://www.klara.ru

 Клара Новикова Викиҗыентыкта

Клара Новикова, Клара Борис кызы Новикова (кыз фамилиясе Һерцер, рус. Клара Борисовна Новикова (Һерцер), 1946 елның 12 декабре, ССРБ, Украина ССР, Киев) — совет һәм РФ эстрада артисты, юмор остасы, РФ халык артисты (1997). РФ яһүдләре конгрессының иҗтимагый шурасы әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 12 декабрендә Украина ССР башкаласы Киевта аяк киеме кибете мөдире Борис Зиновий улы Һерцер (1914-2004) гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук көлкеле рольләрне оста башкара торган була. Киевта эстрада-цирк сәнгате студиясен, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган.

1974 елда эстрадада беренче адымын ясый — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып, лауреат исемен ала. Призны Аркадий Райкин тапшыра.

1976 елдан «Москонцерт» оешмасында эшли.

1992 елдан Михаил Жванецкий җитәкчелегендәге миниатюралар театрында (Мәскәү, Беренче Тверская-Ямская урамы, 16/23)[2]. Россия, Украина, Беларус, АКШ, Исраил, Австралия һ. б. илләрдә гастрольләре үтә.

РФ телевидениесенең «Аншлаг» тапшыруындагы Соня түтәй (рус. Тётя Соня) монологлары белән киң танылу ала. Монологның беренче авторы — Марьян Беленький (1950 елда Киевта туган).

2010 елда «Соңарган мәхәббәт» (рус. Поздняя любовь, Валерий Мухарьямов пьесасы буенча) драмасында төп рольне башкара.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 — «Как это делалось в Одессе» (фильм-спектакль)
  • 1999 — «Вы будете смеяться» — баш роль
  • 2003 — «Снежная королева» (мюзикл, Украина) — карга Клара
  • 20042005 — «Осторожно, Задов!» — Рита
  • 2005 — «Королева бензоколонки 2» (ремейк, Украина) — Рогнеда Карповна

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974 — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты.
  • 1992 — «Алтын Остап» фестивале (Санкт-Петербург) премиясе (беренче лауреат, Ефим Шифрин белән бергә).
  • 1992 — РФ атказанган артисты.
  • 1995 — Халыкара «MORE SMEHA» фестивале (Рига) — Аркадий Райкин кубогы.
  • 1997 — РФ халык артисты.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире — барабанчы Виктор Новиков. Киевта эстрада-цирк сәнгате студиясендә бер курста укыганнар.
II ире — журналист Юрий Зерчанинов (1931-2009). Кызлары Мария (1977).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Клара Новикова. «Сөембикә», 1996 ел, декабрь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]