Клара Цеткин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Цеткин latin yazuında])
Клара Цеткин
Туган телдә исем алман. Clara Josephine Eißner (Clara Zetkin)
Туган 5 июль 1857(1857-07-05)
Алмания, Саксония, Видерау
Үлгән 20 июнь 1933(1933-06-20) (75 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Архангельское
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d][1]
Милләт алман
Ватандашлыгы Алмания Алмания
Һөнәре укытучы, инкыйлабчы
Сәяси фирка Алмания коммунистлар фиркасе[d], Almaniä sotsial-demokratik firqäse һәм Алманиянең бәйсез социал-демократлар фиркасе[d]
Җефет Георг Фридрих Цундел[d] һәм Осип Цеткин[d]
Өйдәш Осип Цеткин[d]
Балалар уллары Константин, Максим
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Кызыл Байрак ордены
Култамагасы

 Клара Цеткин Викиҗыентыкта

Клара Цеткин (кыз фамилиясе Эйснер, алман. Clara Zetkin (Clara Josephine Eißner), 1857 елның 5 июле, Алмания, Саксония, Видерау — 1933 елның 20 июне, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Архангельское) — алман сәясәтчесе, Алмания Коммнистлар фиркасен оештыручыларның берсе һәм фирканең ҮК әгъзасы, Коминтернның башкарма комитеты президиумы әгъзасы, Инкыйлаб көрәшчеләренә халыкара ярдәм итү оешмасы (рус. МОПР) башкарма комитеты рәисе. Хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче. 8 мартны Халыкара хатын-кызлар көне дип атау идеясенең авторы. 1919-1933 елларда Алмания (Веймар республикасы) рейхстагы депутаты.

Тышкы рәсемнәр
Клара Цеткин уллары Костя һәм Максим белән. 1895.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Люксембург (у) белән. 1910
Клара Цеткин. 1920

1857 елның 5 июлендә Алманиянең Саксония төбәгендәге Көнигсһайн-Видерау (алман. Königshain-Wiederau) коммунасында укытучы гаиләсендә туган. Лейпцигтагы шәхси укытучылар мәктәбен тәмамлаган. 1881 елда (Отто фон Бисмарк хакимияте тарафыннан тыелган) Алмания социал-демократлар фиркасенә (алман. Sozialdemokratische Partei Deutschlands, SPD) кабул ителә. 1881 елда Цюрихка, 1882 елда Франциягә мөһаҗирлеккә китә. Фридрих Энгельс аның 1889 елда Парижда узган I Халыкара социалистик конгресста хатын-кызларның эшчеләрнең инкыйлаби хәрәкәтендәге урыны турындагы чыгышын югары бәяли. II Интернационалны оештыруда башлап йөри. 1892 елда, мөһаҗирлектән кайткач, хатын-кызлар өчен алман социал-демократлары нәшер иткән «Die Gleichheit» (тат. Тигезлек) журналының мөхәррире була.

1907 елда узган I Халыкара социалистик хатын-кызлар конференциясендә К. Цеткин тәкъдиме белән Халыкара социалистик хатын-кызлар сәркатибаты оештырыла.

1910 елда узган II Халыкара социалистик хатын-кызлар конференциясендә 8 мартны Халыкара хатын-кызлар көне дип игълан итүгә ирешә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Алмания социал-демократлар фиркасенең сул канаты вәкилләре (Карл Либкнехт, Роза Люксембург) белән бергә, империалистик кан коюга каршы чыга.

1915 елда Бернда узган Халыкара социалистик хатын-кызлар конференциясе, аның тәкъдиме белән, сугышны туктатуны таләп итә. Кайзер Алманиясе хакимияте сугышка каршы сәясәте өчен берничә мәртәбә төрмәгә утырта.

Октябрь инкыйлабы көннәрендә Клара Цеткин «рус инкыйлабы халыкара эшчеләр сыйныфына азатлыкка юл күрсәтте», дип белдерә.

1916 елда Алмания социал-демократлар фиркасеннән аерылып чыккан Бәйсез Алмания социал-демократлар фиркасенең (алман. Unabhängige Sozialdemokratische Partei Deutchlands, USPD) Спартак берлеге (алман. Spartakusbund) нигезендә, 1918 ел ахырында Алмания коммунистлар фиркасен (алман. Kommunistische Partei Deutschlands, KPD) оештыруда башлап йөри, аның Үзәк комитетына әгъза итеп сайлана.

1920-1930 елларда Коминтернның башкарма комитеты президиумы әгъзасы, Халыкара социалистик хатын-кызлар сәркатибаты генераль сәркатибе, Инкыйлаб көрәшчеләренә халыкара ярдәм итү оешмасы (рус. МОПР) башкарма комитеты рәисе вазифаларында була. В. И. Ленин аның халыкара эшчеләр хәрәкәтендәге эшчәнлеген югары бәяли.

Соңгы елларын, каты авыру сәбәпле, ССРБда, Мәскәү өлкәсе Архангельское ял йортында үткәрә. 1932 елның 30 августында, иң өлкән депутат буларак, алман парламентын ачып җибәрү өчен Берлинга килә.

1933 елның 20 июнендә Мәскәү өлкәсендә вафат. Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгән.

Мәскәү кирмәне диварындагы җирләнгән урыны

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Осип Цеткин, беренче ире.

I ире (1882-1889 елларда) — Осип Цеткин (1850-1889). Парижда мөһаҗирлектә чакта бергә яши башлыйлар. Уллары Максим (1883—1965), табиб; Константин (1885—1980), табиб.
II ире (1897-1914 елларда) — Георг Фридрих Цундель (1875-1948), рәссам.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]