Клариса Лиспектор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клариса Лиспектор latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Украина[2]
Тугандагы исем рус. Хая Пинхасовна Лиспектор
Тәхәллүс Helen Palmer һәм Terelu
Туу датасы 10 декабрь 1920(1920-12-10)[1][3][4][…]
Туу урыны Чечельник[d], Винница өлкәсе
Үлем датасы 9 декабрь 1977(1977-12-09)[1][3][4][…] (56 яшь)
Үлем урыны Рио-де-Жанейро, Бразилия[5]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе рак яичника[d][6]
Кардәш Elisa Lispector[d]
Ире яки хатыны Maury Gurgel Valente[d][7]
Һөнәр төре модель, сценаричы, тәрҗемәче, журналист, новеллачы, язучы
Әлма-матер юридический факультет Федерального университета Рио-де-Жанейро[d]
Имза
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт claricelispector.com.br(порт.)
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора работы защищены авторским правом[d]
Commons-logo.svg Клариса Лиспектор Викиҗыентыкта

Клариса Лиспектор (порт. Clarice Lispector; 10 декабрь 1920 ел, Чучельник, Украина — 9 декабрь 1977 ел, Рио-де-Жанейро, Бразилия) — Бразилия язучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның атасы Пинкус (яки Пинкас) Лиспектор (Спектор) һәм әнисе Маня Крингольд Лиспектор (Спектор). Аның хәтерләүләре буенча, Кларисның ата-анасы 1911 елда үзләренең ике кызы — Лия һәм Таня белән Балт өязенә караган Савранида, ә 1915 елда Гайс өязенең Теплик дигән урынында яшәгәннәр. Хайя (соңыннан ул Кларис булып китәчәк) 1920 елның 10 декабрендә Чучельник дигән җирдә дөньяга килә, аның ата-анасы Ватандашлар сугышы казаларыннан качып, бу якларга килеп юлыккан була. 1921 елда Кларисага нибары ике ай гына булганда, аның гаиләсе Бразилиягә чыгып китә. Алар Ресифе каласына (Төньяк-Көнчыгыш Бразилиядагы Пернамбуко штаты) барып урнаша. 1928 елда Кларис «Жуан Рамальоның Мәктәбе Төркеме» дип аталган мәктәпкә укырга керә. Ә киләсе 1929 елда ул үзенең беренче хикәяләрен яза, әммә җирле «Диарио ди Пернамбуко» (Diario de Pernambuco) гәҗите, Кларисның хикәяләрендә әдәби төенләнеш булмавына, шулай ук нинди дә булса фактка мөрәҗәгать юклыкка һәм нибары хис-тойгыларга гына өстенлек бирелүенә сылтанып, аның хикәяләрен балалар өчен бүленгән битләрдә бастырып чыгарудан баш тарталар. Шушы ук елда Кларисның әнисе вафат була. 1935 елда Лиспекторлар гаиләсе Рио-де-Жанейрога күчеп килә. Биредә Кларис португаль теленнән дәресләр бирә башлый. Укучы һәм укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрне үз тормышы тәҗрибәсендә таныган Кларис «Кыргый йөрәк янында» («Около никого сердца») дигән беренче романында чагылдыра. 1939 елда Кларис Рио-де-Жанейродагы Милли Хокук Факультетына укырга керә. Ә бер елдан, 1940 елда, ул Рио-де-Жанейроның Милли Мәгълүмат Агентлыгында мөхәррир вазифасын башкара башлый. Бу елда аның атасы вафат була. 1942 елда Кларис Рио-де-Жанейрода «Төн» («Ночь»), (A Noite) газетасында редактор вазифасын башкара. Бу гәҗиттә ул үзенең берничә хикәясен бастырып чыгара. Киләсе елына үзе белән бер мәктәптә укыган Мавре Гуржела Валентига (Mauri Gurgel Valente) кияүгә чыга. Икенче Дөнья сугышы вакытында ул хәрби госпитальдә бразил солдатларына ярдәм итә. 1945 елда «Кыргый йөрәк янында» («Около никого сердца») романы «Граса Араня» фондының бүләгенә лаек була. Дипломат хатыны буларак, ул Аурупада (Италиядә, Швейцариядә, Төркиядә, Бөекбританияда) һәм АКШта яши.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп санлы новеллалар һәм хикәяләр авторы, аларның югары сәнгать кыйммәтен бик күп тәнкыйтчеләр билгели. «Кыргый йөрәк янында» («Около никого сердца») дигән беренче романын ул 19 яшендә үк нәшер итә. Яшь язучының иҗатына Кэтрин Мэнсфилд, Вирджиния Вулф, Розамонд Леман кебек әдипләр йогынты ясый. Әдибәнең иҗади багажы нәтиҗәсе 8 роман, 8 хикәяләр җыентыгы, әдәби мәкаләләр, шулай ук Оскар Уайльдның «Дориан Грей портреты» («Рәсем Дориана Грея») романының португаль теленә тәржемәсе тулылындыра. Лиспекторга иң зур танылу һәм уңыш китергән әсәрләрнең берсе булып «Гаилә бәйләнешләре»(«Семейные узы») дигән хикәяләр җыентыгы тора. Биредә ул хатын-кыз проблемаларын төрле яктан һәм тирән яктырта. Бу хикәяләрдә автор үзенең эчке дөньясының никадәр бай икәнен аңлый. Нәкъ шушы әсәрләре аша Лиспекторның ижатына язучы-экзистенциалистлар А. Камю һәм Ж.-П. Сартра әсәрләре белән кызыксынуы чагылыш таба. 1960 елда язучы үзенең ире белән аерылыша һәм Рио-де-Жанейрога әйләнеп кайта. Ул башкала матбугат басмалары белән актив хезмәттәшлек итә башлый. 1964 елда аның тагын бер хикәяләр җыентыгы, атап әйткәндә, «Чит ил легионы» («Иностранный легион») дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә, ә тәнкыйтчеләр аны бразил әдәбиятенең бөек казанышы дип билгели. Әдибә үз иленең җәмәгать тормышынан да читтә калмый, ул хәрби диктатурага каршылык белдергән демонстрацияләрдә актив катнаша. Лиспектор 1977 елның 9 декабрендә, үзенең 57 яшьлек туган көненә бер көн калганда вафат була. Ул үзен «Сан Жуан Батиста» зыяратында җирләүләрен теләгән була, әммә чыгышы белән Европадан булганлыктан, ул 1977 елның 11 Рио-де-Жанейродагы «Израелита к Говорю» зыяратында соңгы урынын таба (порт. Cemiterio Israelita do Kaju). Лиспектор бу дөньядан иртә китә, әммә зирәк прозаикның әсәрләре әлеге көндә дә актуальлеген югалтмый. Аның китаплары яңадан бастырылып тора, шулай ук дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• 1945 елда бразил әдәби академиясе булдырган Грас Аранья фонды премиясе («Кыргый йөрәк янында» («Около никого сердца» романы өчен). • 1961 елда Кармен Долорес Барбос премиясе («Караңгылыктагы алма» («Яблоко во Тьме» романы өчен). • 1967 елда Балаларның милли оешмасының Калунга премиясе («Загадка замечается кролика»). • 1976 ел Федераль округның унынчы милли-әдәби конкурсының беренче премиясе.

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 Itaú Cultural Enciclopédia Itaú CulturalSão Paulo: Itaú Cultural, 1987. — ISBN 978-85-7979-060-7
  5. Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118780158 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. https://www.nytimes.com/es/2018/01/07/espanol/cultura/clarice-lispector-benjamin-moser-literatura.html
  7. https://enciclopedia.itaucultural.org.br/pessoa1897/clarice-lispector
  8. https://www.premiojabuti.com.br/premiados-por-edicao/premiacao/?ano=1961
  9. https://www.premiojabuti.com.br/premiados-por-edicao/premiacao/?ano=1978

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виталий Аблицов. Галактика «Украина». Украинская диаспора: выдающиеся фигуры. Киев: ӘНӘ, 2007. — 436 с.
  • Вера Вовк. Рассказ «КУРИЦА», опубликован в сборнике «Собака с банкы на хвост» («Contraste», Rio de Janeiro, 2009).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биография Лиспектор (рус.)
  • Сайт Лиспектор (порт.)
  • Редкое интервью с Лиспектор на ресурс Центр языка и культуры португалоязычных стран (рус.)