Эчтәлеккә күчү

Клаудия Шейнбаум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клаудия Шейнбаум latin yazuında])
Клаудия Шейнбаум
Мексика президенты
Вазыйфага керешкән
2024 елның 1 октябре
Аңа кадәр Андрес Мануэль Лопес Обрадор
Туган 24 июнь 1962(1962-06-24)[1][2] (62 яшь)
Мехико, Мексика[1][2]
Җефет Карлос Имас Хисперт[d][3] һәм Хесус Мария Тарриба[d][4]
Әни Анни Пардо Семо[d][1]
Әти Карлос Шейнбаум Йоселевиц[d][1]
Белем Мексика милли автономияле университеты[d][5], Берклида Лоуренс исемендәге милли лаборатория[d], Мексика милли автономияле университеты[d][6] һәм Мексика милли автономияле университеты[d][7]
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-es-mx" does not exist.
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Мексика[1]
Тугандагы исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-es-mx" does not exist.
Испан исемендәге икенче фамилия Pardo[d][1]
Туу датасы 24 июнь 1962(1962-06-24)[1][2] (62 яшь)
Туу урыны Мехико, Мексика[1][2]
Ата Карлос Шейнбаум Йоселевиц[d][1]
Ана Анни Пардо Семо[d][1]
Ире яки хатыны Карлос Имас Хисперт[d][3] һәм Хесус Мария Тарриба[d][4]
Туган тел мексиканский испанский[d] һәм испан теле
Язма әсәрләр теле мексиканский испанский[d], испан теле, Америка инглизчәсе[d] һәм инглиз теле
Һөнәр төре сәясәтче, защитник окружающей среды, тикшеренүче, физик, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе сәясәт, фән, климат үзгәрешен тоткарлау[d] һәм югары белем[d]
Эш урыны Мексика милли автономияле университеты[d][8], Government of Mexico City[d] һәм Федеральное правительство Мексики[d]
Башкарган вазыйфа Мексика президенты[d][9][10]
Әлма-матер Мексика милли автономияле университеты[d][5], Берклида Лоуренс исемендәге милли лаборатория[d], Мексика милли автономияле университеты[d][6] һәм Мексика милли автономияле университеты[d][7]
Академик дәрәҗә доктор инженерии[d] (декабрь 1994)
Фәнни җитәкче Manuel Martínez Fernández[d]
Сәяси фирка әгъзасы Милли яңарыш хәрәкәте[d][2]
Намзәт булган сайлаулар 2024 Mexican presidential election[d]
Әгъзалык Межправительственная группа экспертов по изменению климата[d][11], Committee for Development Policy[d] һәм Мексиканская академия наук[d][11]
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 2 459 253
 Клаудия Шейнбаум Викиҗыентыкта

Клаудия Шейнбаум Пардо, (исп. Claudia Sheinbaum Pardo, 1962 елның 24 июне, Мексика, Мехико) ― мексикалы сәясәтче, галим һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белгеч. 2024 елның 2 июнендә узган гомуми сайлауларда Мексика президенты итеп сайланган. Үз вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән[15]. Ил тарихында беренче хатын-кыз-президент [16].

Мехико мэры (2018―2023). Башкала мэры постында беренче хатын-кыз һәм беренче яһүд җәмгыяте вәкиле. Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме (ингл. Intergovernmental Panel on Climate Change, IPCC) әгъзасы сыйфатында 2007 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе коллектив лауреатларының берсе[17]. Инженер-энергетика тармагында философия докторы (Ph.D.[d]) гыйльми дәрәҗәсенә ия, энергетика, әйләнә-тирә мохит һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча 100 дән артык фәнни һәм иҗтимагый-сәяси мәкалә һәм ике китап авторы.

1962 елның 24 июнендә Мехикода яһүд гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы, ашкеназ[d] яһүдләре, 1920-елларда Мексикага Литвадан күчеп килгәннәр. Әнисе ягыннан әби-бабасы, сефард[d] яһүдләре, Холокосттан качып, 1940-еллар башында Болгариядән Мексикага күчеп киткән[18][19]. Әти-әнисе икесе дә галимнәр: инженер-химик Карлос Шейнбаум Йоселевиц (1933—2013) һәм биолог Анни Пардо Семо, хәзерге вакытта Мексиканың милли автоном университетының мактаулы профессоры[20][21]. Бертуганы – физик[22][23].

Мексика милли автономияле университетында (UNAM[d]) физика өйрәнгән, анда бакалавр (1989), аннары магистр (1994) һәм доктор (1995) дәрәҗәләрен алган[22][23][24][25]. 1991—1994 елларда Калифорния штатының Беркли шәһәрендә урнашкан Лоуренс исемендәге милли лабораториядә[d] докторлык диссертациясе өстендә эшләп, тәмамлаган[26][27][17].

1995 елда Мексика милли автономияле университетының Инженерлык институтында укыта башлаган[22]. Мексика Фәннәр академиясе әгъзасы[28].

Җирле хакимият органнарында эшләгәннән соң, 2006 елда UNAMга кайткан һәм фәнни журналларда мәкаләләр бастыруын дәвам иткән. 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы энергетика һәм сәнәгать өлкәсендә Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеменә (ингл. IPCC, рус. МГЭИК) кушылган.

Мексика милли автономияле университетында укыганда киләчәктә Демократик революция партиясенең (PRD[d]) яшьләр хәрәкәтен тәшкил итәчәк студентлар оешмасына кергән[29]. 2000―2006 елларда башкала хөкүмәтендә Мехикода транспорт чараларын электрон теркәү үзәген булдыру өчен җаваплы булган[30]. 2012―2015 елларда — БМОның үсеш өлкәсендәге сәясәт комитеты әгъзасы. 2015―2017 елларда Мехиконың көньяк-көнбатышындагы Тлалпан районы җитәкчесе булган[31].

2018 елның 1 июлендә, алты кандидатны җиңеп, алты елга Мехико мэры итеп сайланган[32]. Мехико башкаласында мэр итеп сайланган беренче хатын-кыз һәм мэр итеп сайланган беренче яһүди була.

2023 елның июнендә Президент сайлауларында катнашуга әзерләнү өчен Мексика башкаласы мэры вазыйфасыннан киткән. 2023 елның 6 сентябрендә идарә итүче МОРЕНА партиясеннән 2024 елгы гомуми сайлауларда ил президенты постына кандидат итеп күрсәтелгән һәм партия лидеры булган[33][34]. 2024 елның 3 июнендә рекордлы 36 млн (61,18 %) тавыш җыеп, Мексиканың Президент сайлауларында җиңгән[35]. Президент вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән[36][37].

1987―2016 елларда ире ― сәясәтче Карлос Гомес Гисперт. Әлеге никахтан кызы Мариана (1988 елда туган, 2019 елда Калифорния университетында фәлсәфә буенча докторлык дәрәҗәсенә укыган), шулай ук Родриго Омасу Аларконның үги әнисе (1982 елда туган, хәзер кинорежиссер)[38].

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 https://archive.org/details/captura-claudiashein-x-28-de-junio-de-2023 — 2023.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 https://web.archive.org/web/20240702111558/https://www.cidob.org/lider-politico/claudia-sheinbaum-pardo
  3. 3,0 3,1 https://www.rsvponline.mx/sociales/claudia-sheinbaum-quien-es-jesus-maria-tarriba-unger-su-novio-con-el-que-se-va-a-casar
  4. 4,0 4,1 https://elpais.com/mexico/2023-11-17/claudia-sheinbaum-se-casa-con-jesus-maria-tarriba-su-novio-de-la-universidad-en-una-ceremonia-intima-y-familiar.html
  5. 5,0 5,1 https://www.buholegal.com/2102063/
  6. 6,0 6,1 https://www.buholegal.com/1427852/
  7. 7,0 7,1 https://www.buholegal.com/2007889/
  8. https://www.iingen.unam.mx/es-mx/Investigacion/Academicos/Paginas/CSheinbaumP.aspx
  9. https://www.france24.com/es/minuto-a-minuto/20240603-tres-claves-para-entender-la-victoria-de-claudia-sheinbaum-en-m%C3%A9xico
  10. El momento en que AMLO entrega la banda presidencial a Claudia Sheinbaum — 2024.
  11. 11,0 11,1 https://web.archive.org/web/20200717012641/https://politico.mx/central-electoral/elecciones-2018/cdmx/claudia-sheinbaum-la-cient%C3%ADfica-que-gobernar%C3%A1-cdmx/
  12. https://www.bbc.co.uk/news/world-46225037/
  13. http://bbc.com/news/world-46225037
  14. BBC 100 Women 2018: Who is on the list? — 2018.
  15. Claudia Sheinbaum sworn in as Mexico's first female president in historic inauguration (2024-10-01).
  16. Mexico's Sheinbaum blazes trail as first woman president, under mentor's watchful eye.
  17. 17,0 17,1 "Former Berkeley Lab researcher elected as Mexico City mayor, " 2020 елның 9 ноябрь көнендә архивланган. The Daily Californian.
  18. "Judíos y científicos. La familia de Claudia Sheinbaum, " 2020 елның 1 ноябрь көнендә архивланган. Enlace Judío México, 17 December 2018.
  19. Kahn (2018-07-25). Meet Mexico City's First Elected Female Mayor. NPR. “Both Sheinbaum's parents, also scientists, are children of Jewish immigrants from Bulgaria and Lithuania. Sheinbaum says she celebrated holidays at her grandparents', but her home life was secular”
  20. 2019 April Archive | Carlos Slim Health Institute. Salud.carlosslim.org. 2020-04-26 тикшерелгән.
  21. Ameyalli Villafán (2015-07-30). Annie Pardo Cemo y su búsqueda constante de respuestas. Cienciamx. 2020-04-25 тикшерелгән.
  22. 22,0 22,1 22,2 Hotakainen (2018-07-02). Can this environmental engineer—now elected mayor—fix Mexico City? | AAAS. 2020-04-25 тикшерелгән.
  23. 23,0 23,1 Mexico City chooses for the first time in history a Jew and female mayor, the scientist Claudia Sheinbaum. 2020-04-25 тикшерелгән.
  24. Mexico City elects first-ever Jewish mayor, exit poll shows (2018-07-02). 3 июль 2018 тикшерелде.
  25. Erica Schuman (2018-07-01). Claudia Sheinbaum Pardo Elected as Mexico City’s First Female Mayor. Jewish Women's Archive. 2020-04-25 тикшерелгән.
  26. "Mexico City Mayor-Elect Claudia Sheinbaum Visits Berkeley Lab, " 2020 елның 28 июль көнендә архивланган. 9 November 2018.
  27. Weber (2018-07-02). Mexico City elects first Jewish, female mayor. 2020-04-25 тикшерелгән.
  28. Claudia Sheinbaum, la científica que gobernará CDMX. 2019-12-13 тикшерелгән.
  29. Robles de la Rosa. CEU: semillero de políticos; el movimiento estudiantil del 86 (Spanish) (2016-09-12). 2 июль 2018 тикшерелде.
  30. Cardoso. Crearán central de verificentros (Spanish) (2000-12-27). 2 июль 2018 тикшерелде.
  31. Claudia Sheinbaum. 2019-12-13 тикшерелгән.
  32. Mexico City elects first Jewish mayor (2018-07-02). 2 июль 2018 тикшерелде.
  33. Следующим президентом Мексики станет женщина.
  34. Президент Мексики передал управление правящей партией экс-мэру Мехико.
  35. Выборы в Мексике: Клаудия Шейнбаум станет первой женщиной-президентом в истории страны (2024-06-03).
  36. Constitución Política de los Estados Unidos Mexicanos.
  37. Por qué junio y octubre son las nuevas fechas clave para las elecciones 2024 de México (2024-01-20).
  38. Claudia Sheinbaum Pardo confiesa que tiene novio. Cunadegrillos.com. 2020-04-26 тикшерелгән.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]