Клеопатра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Клеопатра
Kleopatra-VII.-Altes-Museum-Berlin1.jpg
Мисыр патшабикәсе (фиргавен)
Вазыйфада
51 б.э.к. – 30 б.э.к.
Аңа кадәр Птолемей XII
Дәвамчысы Рим империясе
Туган 2 ноябрь БЭК 69 (-069-11-02)
Александрия, Мисыр
Үлгән 12 август БЭК 30 (-030-08-12) (38 яшь)
Александрия
Җефет Марк Антоний, Птолемей XIV[d] һәм Птолемей XIII Теос Филопатор[d]
Балалар Птолемей XV Цезарион, Александр Гелиос, Птолемей Филадельф, Клеопатра Селена II
Әни Клеопатра V[d]
Әти Птолемей XII
Клеопатра сыны, Эрмитаж, Петербург

Клеопатра VII Филопатор (борынгы юнанча Κλεοπάτρα Φιλοπάτωρ, 69—30 б.э.к.) - Борынгы Мисырның эллинистик чор патшабикәсе, Птолемейлар (Лагид) македон нәселеннән чыга.

Клеопатра сурәте тәңкәдә, Сүрия тетрадрахмы

Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен мәшһүр.

Клеопатра хакимлек иткән чорда Мисыр Рим тарафыннан басып алына, патшабикә Рим беренче императоры Октавиан Августның әсире булмас өчен үз-үзенә кул сала.

Клеопатра Мисыр белән 21 ел дәвамында хакимлек итә (бертуганнары Птолемей XIII һәм Птолемей XIV белән, соңрак Марк Антоний белән бергә).

Мисырның фиргавен дәверенең соңгы бәйсез хакиме булып санала (соңгы фиргавен). Борынгы Рим басып алынганнан соң Мисыр үз бәйсезлеген югалта, Рим империясенең бер провинциясенә әйләнә.

Клеопатраның Гай Юлий Цезарьдан бер улы, Марк Антонийдан ике улы һәм кызы булган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клеопатра чамалап 69 б.э.к. елда Александрия шәһәрендә туган. 58-55 б.э.к. елларда булган чуалыш нәтиҗәсендә апасы Береника үтерелгән, абые Птолемей XII Рим "курчагына" әверелә.

Хакимият өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

51 б.э.к. елда хакимият энесе Птолемей XIII га тапшырыла, Клеопатра формаль рәвештә аңа кияүгә чыга һәм Θέα Φιλοπάτωρ (Теа Филопатор) исеме астында тәхеткә утыра. Ләкин тиздән алар арасында низаг башлана, 48 б.э.к. елда Клеопатра Сүриягә качарга мәҗбүр була, анда гаскәр җыя. Энесе Птолемей XIII зур гаскәре белән дәүләт чиген яба.

Клеопатра һәм Цезарь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клеопатра һәм Цезарь, Җан Җером рәсеме

Помпей Фарсал янындагы сугышта 48 б.э.к. елда Цезарь тарафыннан җиңелә. Помпей Мисырга кача һәм фиргавенне ярдәм сорый. Ләкин Птолемей XIII карары буенча Помпей үтерелә.

Цезарь Помпейны куа китеп Мисырга килә, биредә ул патшалар бәхәсендә Клеопатраны якларга карар итеп, аны Сүриядән Александриягә чакыра. Клеопатра яшерен рәвештә балык тотучы көймәсендә Александриягә Рим диктаторына килә.

Птолемей, Потин һәм Ахилла Александриягә гаскәрне чакыра, аларга шәһәр кешеләре дә кушыла. Нәтиҗәдә Цезарь камалышка эләгә, ләкин Митридат Пергами гаскәрләре аны коткаралар.

47 б.э.к. елда Мареотий күле янында фетнә бастырыла, Птолемей Нил елгасында бата. Нәтиҗәдә Клеопатра Рим протектораты астында тәхеткә утыра.

46 б.э.к. елда Цезарь белән Клеопатра Римга күчеп кайта.

44 б.э.к. елда түнтәрелеш нәтиҗәсендә Цезарь үтерелә, Клеопатра Александриягә кайта.

Клеопатра һәм Антоний[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

41 б.э.к. елда Клеопатра Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән танышып берек төзи.

36 б.э.к. елда Рим хакимияте шушы беректә үз дәүләте өчен янау күрә башлый.

Җимерелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

32 б.э.к. Октавиан Клеопатрага каршы сугыш башлый. Акциум янындагы бәрелештә 31 б.э.к. елда Клеопатра җиңелә, аның флоты бирелә, соңрак коры җир гаскәре дә әсирлеккә бирелә.

Клеопатра үлеме, Гидо Гагначи рәсеме
Клепатра үлеме, Риксенс рәсеме
Антоний үлеме, Анисе Лемонье рәсеме

30 б.э.к. елда Октавиан гаскәре Александриягә килеп җитә. Антоний һәм Клеопатра хәлнең котылгысызлыгын күреп үз-үзенә кул салалар: Клеопатраның күкрәгенә агулы елан тешли, Антоний кылычка ташлана.

Мисыр Рим вилаятенә әверелә, Октавиан Август беренче Рим императоры була.

Клеопатра мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клеопатра шәхесе мәдәнияттә зур урын алган. Клеопатрага күп кенә китаплар һәм фильмнар багышланган.

  • «Клеопатра» шигыре (Пушкин, Брюсов, Блок, Ахматова)
  • Уильям Шекспир «Антоний и Клеопатра»
  • Бернард Шоу «Цезарь и Клеопатра»
  • Георг Эберс «Клеопатра»
  • Генри Райдер Хаггард «Клеопатра»
  • Маргарет Джордж «Дневники Клеопатры» (1997)
  • Давтян Лариса. «Клеопатра» (поэтический цикл). М., Река времен, 2010
  • А. Владимиров «Правило Клеопатры» (музыкальная драма)
  • Мария Хэдли. "Царица цариц"
  • Н. Павлищева. "Клеопатра"

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]