Климент Русаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Климент Русаков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Климент Русаков
К.С.Русаков.jpg
Туу датасы 4 февраль 1904(1904-02-04)
Туу урыны Казан губернасы, Лаеш өязе, Уракчы
Үлем датасы 27 май 1996(1996-05-27) (92 яшь)
Үлем урыны Украина Винница
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә полковник погоны полковник
Җитәкчелек иткән полк
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыАлександр Невский орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1957

Климент Русаков, Климент Сергей улы Русаков (рус. Русаков Климент Сергеевич, 1904 елның 4 феврале, Казан губернасы, Лаеш өязе, Уракчы1996 елның 27 мае, Украина, Винница) — Бөек Ватан сугышында катанашкан яугир, полковник, Советлар Берлеге Каһарманы (24.03.1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елның 4 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Балык Бистәсе районы) Уракчы авылында туган. Тулы булмаган урта белем алган. 1921 елның 2 сентябреннән Кызыл гаскәрдә. Мәскәүдә 2нче пехота мәктәбен (1924), командирлар составын камилләштерү курсларын (1932) тәмамлаган. 1937 елга кадәр Ярыслауда урнашкан 18нче укчы дивизиядә взвод, рота, батальон белән җитәкчелек итә. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, Ярыслауда «Свободный труд» заводында ремонт бригадасында эшләгән.

1941 елда яңадан Совет Армиясе сафларында. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1нче Белоруссия фронтының 69нчы армия 117нче укчы дивизия 240нчы укчы полкы белән җитәкчелек итә. 1944 елның 31 июлендә полк Висла елгасын кичеп, Пулавы шәһәре (Польша) янында мәйдан яулап алган. Плацдармны саклау һәм киңәйтү өчен дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагарга туры килә, дошманның күп сандагы техникасы һәм сугышчылары юк ителә. 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

1947 елда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы командирлар хәзерләү курсларын тәмамлаган. Мотоукчы дивизия командиры урынбасары, Винница шәһәрендәге Б. Хмельницкий исемендәге хәрби-техник укуханәнең башлык ярдәмчесе булып хезмәт итә.

1957 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Украинаның Винница шәһәрендә яши. 1996 елның 27 маенда шунда вафат. Шәһәрнең Үзәк зиратында дәфен ителгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.5 (Р-Т). Казань, 2010.
  3. Центральный Архив Министерства Обороны РФ, опись 690155, дело 6937, лист 59.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои огненных лет. Ярыслау, 1985.
  3. Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1985.
  4. Трофимова М.И. Рыбная Слобода. Живые голоса. К.: Идел-Пресс, 2006.ISBN 5-85247-063-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]