Клонски мәчете (Дублин)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клонски мәчете (Дублин) latin yazuında])
Мәчет
Клонски мәчете
ингл. Mosque in Clonskeagh
Мәчет күренеше. 2006
Мәчет күренеше. 2006
Мәчет күренеше. 2006
Ил Ирландия
шәһәр Дублин, Клонски
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19941996 еллар
Төп даталар:
1994 (төзелеш башланган)
1996 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Дублинның Клонски районы мәчете (ингл. Mosque in Clonskeagh) — Ирландия башкаласы Дублин шәһәренең Клонски районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни юнәлешле җәмигъ мәчете. Ул Ирландиянең ислам мәдәни үзәгендә (ирл.: Ionad Cultúrtha Ioslamach na hÉireann, ингл. Islamic Cultural Centre of Ireland) урнашкан. Дубайдагы Әл-Мәктүм фонды тарафыннан финанслана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ирландиядә ислам

1992 елда Дубай губернаторы урынбасары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең финанс һәм сәнәгать министры шәех Хәмдан бин Рәшид Әл Мәктүм(ингл.), дини мәктәп урнашачак бинаны да кертеп, җир участогын финансларга риза була, аннары шул ук урында ислам мәдәни үзәге төзелешенә иганәче булырга теләк белдерә. 1991 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Ирландиядә мөселманнар саны ~4 000, 2016 елда 55 000-70 000 кеше тәшкил итә. Ислам мәдәният үзәге төзелеше 1994 елда башланган. Проектны Ирландиянең Michael Collins & Associates архитектура фирмасы эшләгән. Проект бәясе — 5 млн ирландия фунты.

1996 елның 16 ноябрендә ил президенты Мэри Робинсон(ингл.) һәм шәех Хәмдан Әл Мәктүм катнашында рәсми рәвештә ачылган.

Ислам мәдәният үзәгендә, Катарга күченгәнчегә кадәр, халыкара мөселман галимнәре берлеге урнашкан булган. Хәзер бинада Аурупа ислам эзләнүләре көллиятен кабул итәләр. Кайбер тикшерүчеләр Үзәкнең күп илләрдә «террорчылык оешмасы» дип танылган «Мөселман кардәшләр»(ингл.) белән элемтәсе бар, дип шикләнә [1].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчеткә керү юлы

Мәйданы 5 мең квадрат метр. Бина конструкциясе кирпеч тутырылган тимер каркаска нигезләнә, төзелештә тутыкмый торган корыч кулланылган. Мәчет комплексның үзәгендә урнашкан. Биеклеге 20 метр булган бер манарасы һәм гөмбәзе бар. 1 700 кеше сыя[2].

Мәчет һәм мәдәни үзәктә төп гыйбадәт залы, ашханә, китапханә, конференц-заллар, морг, Коръән мәктәбе, яшьләр клубы, спорт чаралары / конференцияләр үткәрү залы, административ офислар һәм кибет бар. Комплекс территориясендә 260 укучысы булган, дәүләт тарафыннан финансланучы башлангыч дини мәктәп эшли. Дин эшләрен Әл Мәктүм фонды финанслый.

Ислам мәдәният үзәге башкарма директоры доктор Нух Идрис әл-Каддо (Nooh Edrees al-Kaddo, Гыйрак), мәчет имамы Хөсәен Халава (Hussein Halawa, Мисыр).

Ирландиянең иң җанлы ислам үзәге, персоналы 20ләп кеше. Көн саен 1 200 кеше намазга килә; 850 бала Коръән өйрәнү мәктәбенә, 250 бала башлангыч мәктәпкә йөри.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]