Кодава теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кодава теле latin yazuında])

Кодава теле (Каннада язмасы белән: ಕೊಡವ ತಕ್ಕ್, Kodava takk, мәгънәсе “Кодавалар сөйләше”, шулай ук Кодагу, Курги атамалары бар) ул Һиндстанда, Көньяк Карнатакада Кодагу районында Дравид теле. Кодава теле Кодава халкының беренче теле генә түгел, ә шулай ук Кодагуда күп башка касталарның һәм кабиләләрнең теле. Телнең ике диалекты бар: Менделе (Төньяк һәм Үзәк Кодагуда сөйләшелә) һәм Киггат (Көньяк Кодагуда сөйләшелә). Гадәттә Каннада язмасы кулланыла.
Тарихи Кодава теле Каннада теленең диалекты буларак каралган.
Шулай да, 20-нче гасыр академиклары аны тел дип янә анализ ясаганнар. 2011 ел халык санын алу буенча Һиндстанда бу телдә 113 857 кеше сөйләшкән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]