Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте latin yazuında])
Һиндстан халыкара
һава юллары
1344

hәлакәткә юлыккан очкыч 14 ел элек
Гомуми мәгълүмат
Дата

7 август, 2020 ел

Вакыт

14:10 UTC

Афәт төре

очкычның очып китү-утыру полосасыннан чыгып китүе

Сәбәп

Начар һава шартлары

Урын

Һиндстан, Керала, Кожикоде

Үлүчеләр

20 (барысы)

Очкыч
Очкыч төре

Next Generation Boeing 737

Aвиаширкәт

Air India Express

Борт номеры

VT-AXH

Очып китү урыны

Дубай (Дубай), БГӘ БГӘ

Очып килү урыны

Каликут халыкара һава аланы(ингл.) (Кожикоде), Һиндстан Һиндстан

Рейс

PS752

Чыгарылу вакыты

2006 елның ноябре

Юлчылар саны

184

Экипаж саны

6

Исән калганнар

170

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте2020 елның 7 августында Air India Express 1344 рейсы (ингл. Air India Express Flight 1344, гарәп. 1344 طيران الهند إكسبريس الرحلة‎) белән Һиндстанның Кожикоде шәһәре һава аланы янында булган авиация һәлакәте, очкыч казасы. «Һиндстан халыкара һава юллары» (ингл.  Air India Express) авиаширкәтенең Boeing 737-8HG(SFP) очкычы ДубайКожикоде маршруты буенча AXB1344 халыкара рейсын башкарган, ләкин билгеләнгән пунктта утырганда очкыч аэропортның очып китү-очып төшү полосасыннан читкә очып чыгып, һәлакәткә тарый[1][2][3]. Очкыч, очып китү-төшү полосасыннан (ВВП) чыккач, аның артындагы тарлавыкка төшеп китеп, корпусы өлешчә җимерелгән, фюзеляж ике өлешкә аерылган (сынган)[4]. Очкыч бортында 184 пассажир һәм экипажның алты әгъзасы, барлыгы 190 кеше булган, 20 кеше, шул исәптән ике очучы да, һәлак булган, дип исәпләнә[5][6].

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүм булганча, очучылар очкычны ике тапкыр җиргә утыртырга омтылыш ясый[7], шулай ук утыртуга зур тизлек белән керә. Төшәр алдыннан очкыч аэропорт өстендә берничә әйләнеш ясый.

Үлгәннәр Исән калганнар Барлыгы
Пассажирлар Экипаж Пассажирлар Экипаж
18 2 166 4 190

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге рейс белән коронавирус пандемиясе аркасында чит илдә калган һиндстанлылар ватанына кайткан булган[8]. Очкыч бортында 190 кеше: 184 пассажир, 4 бортпроводник һәм 2 пилот булган[9]. Ике пилот һәм, ким дигәндә, 20 кеше үлгән, 137се яраланган, шуларның 15е, хәбәр ителгәнчә, бик авыр хәлдә.

Коткару операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренчел коткару операцияләрен башкару өчен җирле полиция һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителә[10]. Һиндстан эчке эшләр министры Амит Шаһ(ингл.) табигый бәла-казаларга каршы көрәшүче милли көчләргә афәт булган урынга тизрәк килеп, коткару операцияләрен үткәрүдә ярдәм итәргә боера[11]. Эвакуация 4 сәгать эчендә башкарылган. Зыян күрүчеләр МИМС хастаханәсендә һәм Каликуттагы балалар мемориаль хастаханәсендә дәвалана[12].

Тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан Гражданнар авиациясенең баш идарәсе авиакатастрофа факты буенча тикшерү эшен башлаган[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Air India plane overshoots Karipur’s table top runway, drops into gorge; 20 dead (2020-08-07). 2020-08-07 тикшерелгән.
  2. Breaking: Air India Express Boeing 737 Crashes Whilst Landing In Kozhikode (2020-08-07). 2020-08-07 тикшерелгән.
  3. 17 Dead Including Both Pilots After Plane Breaks In Two In Kerala. 2020-08-07 тикшерелгән.
  4. Air India Plane Crash Live News: Air India Express flight from Dubai over shoots table top runway. 2020-08-07 тикшерелгән.
  5. Kerala plane crash: At least 14 dead and several injured as aircraft 'splits in two' at airport. 2020-08-07 тикшерелгән.
  6. By <a href="/profiles/meg-wagner">Meg Wagner</a> and <a href="/profiles/veronica-rocha">Veronica Rocha</a> CNN (2020-08-07). Live updates: Air India Express crash kills at least 16 people. 2020-08-07 тикшерелгән.
  7. Flight Tracker Site Indicates Plane Tried To Land Twice At Kerala Airport. 2020-08-07 тикшерелгән.
  8. Һиндстанда очкыч казасында 19 кеше һәлак булды. Азатлык радиосы, 8.08.2020
  9. P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 05:05 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead. 2020-08-08 тикшерелгән.
  10. https://twitter.com/ani/status/1291769860897136640. 2020-08-07 тикшерелгән.
  11. Air India jet breaks in two in Kerala killing 16 (2020-08-07). 7 август 2020 тикшерелде.
  12. P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 01:34 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead. 2020-08-07 тикшерелгән.
  13. Accident: India Express B738 at Kozhikode on Aug 7th 2020, overran runway and fell into valley. 2020-08-07 тикшерелгән.