Коктейль күлмәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коктейль күлмәге latin yazuında])
Зәңгәр сатиннан тегелгән коктейль күлмәге, 1959 ел

Коктейль күлмәге (кичке мәҗлес күлмәге) — хатын-кызларның ниндидер тантаналы шартларда кия торган кыска итәкле, якасыз һәм җиңсез күлмәк.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң башта Америка Кушма Штатларында «коры закон» вакытында кичке күлмәкләрнең демократлаштырылу барышында барлыкка килгән. Яшь кызлар өчен тәгаенләнгән. Тубыкны чак кына каплап торган, соңгы мода чорына туры килгән һәм кыйммәт, ләкин шул ук вакытта ачык булмаган таварлардан тегелгән. Башта ул күлмәктә Чарльстон биюен башкарырга мөмкин булган. Коктейль күлмәкләре стеклярус белән бизәлгән, күлмәккә туры китереп эченә акча, кершән һәм портсигар гына сыйган кече букча кебек махсус аксессуарлар каралган. Күлмәккә туры китереп шул төстәге ачык туфлилар, терсәккә кадәр озынлыктагы перчаткалар, эшләпәләр сайланган.

Хәзерге вакытта коктейль күлмәкләрен күп очракта корпоратив чараларда, гаилә бәйрәмнәрендә һәм кичке мәҗлесләрдә күрергә мөмкин. Коктейль күлмәкләре төнге клубларга, казино яки ресторанда үтә торган очрашуларга тәгаенләнгән. Кагыйдә буларак, мондый күлмәк кичке сәгать җидедән соң башланган чараларга киелә.

Җәйге коктейль күлмәк ачыграк була. Ул ачык төсләрдән һәм җиңел шифон, ефәк тукымадан тегелә. Кыш көннәрдә киелгән күлмәкләр өчен кара, кызыл,күк һәм зәңгәр төсләр традицион булып санала. Тукымадан бәрхет һәм асыл кулланыла, бер төслесенә өстенлек бирелә.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]