Коливо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коливо latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Оливо

Коливо (канун; грек. κόλλυβα; укр. коливо; серб. кољиво; болг. коливо, варено жито; рум. colivă;) – православ чиркәүләрендә мәрхүмнәрне искә алу блюдосы (ризык). Ул тулысынча бодайдан (сирәк очракта арпа) яисә башка төрле ярмадан пешкән ботка булуы мөмкин. Кайбер урыннарда аның янына шикәр сибелгән я бал салынган дөге, икенче бер җирдә борчак, ә Румыниянең кайбер җирләрендә бодай икмәге булуы да ихтимал. Коливо мәрхүмне җирләгәннән соң табынга беренче итеп бирелә.

Тагын да Бөек ураза вакытында коливоны (кутья) чиркәүгә китерү гадәте дә бар [1]. Бу көнне изге Феодор Тиронга гыйбадәт кылганнан соң, кутьяга да фатиха бирелә. Мәрхүмне искә алу бәйрәме Бөек постның тәүге шимбәсендә уздырыла [2].

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ризыкның исеме борынгылык белән бәйләнгән [3] мәрхүмнәрне бодай һәм җимеш белән искә алу бүләге «kolibo»[4], грек теленнән «пешкән бодай» буларак тәрҗемә ителә[5].

Рецебты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коливо пешкән (парда) бодай ярмасыннан яки арпадан әзерләнә. Хәзерге вакытта, кайбер очракларда дөгедән, йөземнән дә, ә поляклар яшәгән сул як ярда борчактан, карабодайдан да пешерелә. Коливо әзерләүнең рецебты тулысынча диярлек кутья әзерләү рецебты белән туры килә, тик коливо артык шикәрле түгел.

Традиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмадан яки җимештән мәрхүмнәрне җирләү ашамлыгы әзерләү гадәте Борынгы Грециядә ук билгеле була. Аның тагын да борынгырак ризык булуы турында да фаразлар бар. Византия вакытында ул Κόλλυβα дип атала һәм безнең көннәргә кадәр бер үзгәрешсез сакланып кала.

Шулай ук, Руська христианнарның коливо әзерләү гадәте христиан динен керткәннән соң, православ чиркәве аша килеп керә, дигән фикерләр дә бар.

Феодор Тирон базарда мәҗүсиләр тарафыннан пычратылган, хурланган ризык сатып алмаска, ә аны өйдәге бал һәм бодай запасларыннан пешерергә киңәш итә. Шуннан башлап, коливо православ христианнарның җирләү блюдосы булып китә .Көнчыгыш славяннарның җирләү һәм мәрхүмнәрне искә алу табынында коливо (кутья, канун), аннары коймак, баллы кесәл,йомырка тәбәсе һәм ботка бирү каралган. Белоруслар Дмитриев шимбесендә соң төнлә тәрәзәдән чыгарып сөлге элә һәм мәрхүмнәр өчен тәрәзә төбенә коливо, коймак куя [6].

Кливо әзерләүдән тыш, искә алу табынына яңа икмәк пешерү гадәте дә бар. Тик аны гадәттәгечә пычак белән кисмиләр, ә кул белән сындыралар.

Православиеда әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бодай мәрхүмнәрнең яңадан тууының киләчәген символлаштыра; бал яки шикәр – киләчәк гомер ләззәте [7].

Канун[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канун мәгънәсе коливоны гына түгел, ә мәрхүмнәрне искә алу эчемлеген дә аңлата. [8].

Коливо яки кутьяны түбәндәге очракларда христиан чиркәвенә китерәләр:

  • Ходай бәрәмнәрендә һәм изгеләр истәлегенә багышлап.
  • Мәрхүмнәр истәлегенә.
  • Бөек ураза вакытында Феодор Тирон истәлегенә.

Мәрхүмнәрне искә алу өчен коливоны (кутья) чиркәүгә алып килеп изгеләндерәләр һәм соңыннан аны үзләре ашый яки күршеләргә, фәкыйрьләргә таратып бирәләр. Куливоны шулай ук мәрхүмнәр үлгәннең бер еллыгына, ата-аналарны искә алу көнендә дә пешерәләр. Гадәттә, коливо табынга беренче блюдо итеп бирелә. Аңа аерым соус савытларында мәктән, грек, урман чикләвегеннән яки аларның икесен бергә кушып, кайбер очракларда миндальдән эшләнгән майсыз сөт (сочиво) бирәләр

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кутья — көнчыгыш славяннарның мәрхүмнәрне искә алу табынына куела торган ризык.
  • Сочиво
  • Культ предков

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кутия, коливо // «Азбука веры», православный интернет-портал.
  2. ВЕЛИКОМУЧЕНИК ФЕОДОР ТИРОН // Православие.Ru.
  3. Коливо. Азбука Християнства.
  4. София Фарах (2014-01-05). Нисек итеп кутья, сочиво йәки коливо әҙерләргә. lady.ТСН.ua.
  5. Коливо. Открытая православная энциклопедия «Древо».
  6. Валенцова, 2004
  7. Покровский Д. Коливо // Словарь церковных терминов.
  8. Полный церковнославянский словарь (Протоиерей Г. Дьяченко), стр. 244

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кутья / Варенцова М. М. // Славянские древности: Этнолингвистический словарь : в 5 к. / Под общей ред. Н. И. Толстого; Институт славяноведения РАН. — М. : Международные отношения, 2004. — К. 3: К (Круг) — П (Перепелка). — С. 69-71. — ISBN 5-7133-1207-0.
  • Жайворонок В. В. Знаки української етнокультури: Словник-довідник. — Калып:К.: Довіра, 2006. (укр.)
  • Зеленин Д. К. Восточнославянская этнография. — М.: Наука, 1991.
  • Таланчук О. М. Українознавство. Усна народна творчість. — Калып:К.: Либідь, 1998. (укр.)
  • Тихомиров Е. Загробная жизнь или последняя участь человека. — СПб., 1995.