Коллаборационизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коллаборационизм latin yazuında])

Коллаборациони́зм (фр. collaboration — «хезмәттәшлек итү») — халыкара хокук буенча — аңлы рәвештә, ирекле һәм үзең теләп дошман белән аның файдасына һәм Ватаныңа зыян ясап хезмәттәшлек итү, тар мәгънәдә — илбасарлар (оккупантлар) белән хезмәттәшлек итү.

Күпчелек илләрнең җинаять кануннары буенча коллаборациони́зм «үз илеңә карата җинаять кылу» (Ватанга хыянәт) дип бәяләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маршал Петэн (с) Гитлерны сәламли. 1940
Власов (у) һәм Һиммлер
Төркистан легионы төрекмәннәре. Франция, 1943
Идел-Урал легионы хәрби маршта

Атама Икенче бөтендөнья сугышы вакытында / Өченче рейх һәм фашист илбасарлары белән хезмәттәшлек итүчеләргә карата кулланыла башлаган. Европа илләрен басып алган фашистларга җирле халыкның бер өлеше хәерхаһ була, ярдәм итәргә әзер тора. Кемдер илбасарларга курку хисе белән ярдәм итсә, кемдер яңа хакимият чорында карьера ясау теләге белән булыша, ә кемдер үз теләге белән, аңлы рәвештә илбасарларга терәк була.

1940-1944 елларда Виши Франциясе идарәчеләре Пьер Лаваль (fr), маршал Петэн (fr) һ.б. илбасарлар белән хезмәттәшлек итәләр. «Коллаборационизм» атамасын да беренче булып, маршал Петэн куллана. 1940 елның 30 октябрендә радиодан милләткә мөрәҗәгатендә французларны илбасарлар белән хезмәттәшлек итәргә (фр. collaboration) чакыра.

Норвегия фашисты В. Квислинг аңлы рәвештә коллаборационист булып киткән беренче хаким (министр-президент, премьер-министр) була. Шуңа бәйле рәвештә, алманнар яклы режимнар идарәчеләрен, хыянәтчеләрне «квислинглар» дип атау кабул ителгән[1].

А. Гитлер басып алган Европа илләренең барысын да Өченче рейхка кушмый. Кайбер илләрдә Алмания белән аңлы рәвештә хезмәттәшлек итә башлаган милләтчеләр җитәкчелегендәге курчак (марионетка) хөкүмәтләр төзелә. Мәсәлән, Чехословакия басып алынгач, формаль бәйсезлек алган Словакия сәяси эшлеклеләре яңа беректәш (союзник) белән хезмәттәшлек итә.

Югославия басып алынгач, бәйсезлек алган Хорватия усташилары нацистларга терәк була һәм аларның җәзалау акцияләрендә катнаша.

Гитлерчылар басып алынган халыклар вәкилләреннән торган махсус хәрби берләшмәләр төзи. Алмания гаскәрен (вермахт һәм СС) башка дәүләт ватандашы булган һәм башка милләт кешесе булган 1,8 млн гаскәри тулыландыра. Сугыш вакытында алардан 59 дивизия, 23 бригада, берничә аерым полк, легион, батальон оештырыла. Шундыйларга генерал А. Власов төзегән Рус азатлык армиясе (рус. Русская освободительная армия, РОА), төрки халыклар вәкилләреннән төзелгән Төркистан легионы, Идел-Урал легионы һ.б. керә.

Алмания белән хезмәттәшлек иткән Украина баш күтәрүчеләре гаскәре саны 1944 елда 20 меңгә җитә[2].

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, коллаборационистларның күпчелеге кулга алына, әһәмиятле лидерлары суд тарафыннан үлем җәзасына тартыла (П. Лаваль, А. Власов һ.б.), озак вакытка иректән мәхрүм ителә (А.Ф. Петэн һ.б.) яки КГБ яллаган үтерүче тарафыннан үтерелә (С. Бандера һ.б.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. А. Пережогин. Война и общество, 1941—1945. В 2-х кн. М., 2004.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]