Колмак
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Колмак | ||||||||||||
![]() Гади Колмак | ||||||||||||
Фәнни классификация | ||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ERROR
| ||||||||||||
Халыкара фәнни атамасы | ||||||||||||
Humulus | ||||||||||||
| ||||||||||||
Колмак (лат. Húmulus) — киндерчәләр гаиләлегеннән чәчәкле үсемлекләр ыругы.
Эчтәлек
Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу ыругка түбәндәге төрләр керә:
- Гади Колмак(H. Lupulus) - Рәсәйнең урта зонадарында дымлы куаклыкларда үсә.
- Япон Колмагы(H. Scandens) Япониядә, Кытайда, Русиянең Ерак Көнчыгышында очрый.
Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Икеөйле үләнчел үсемлек.
- Сабагы озын, өскә таба сәгать теле уңаена үрелеп үсә.
- Яфраклары капма-каршы урнашкан, өч япле.
- Ата чәчәклекләр катлаулы себерке формасында.
- Ана чәчәклекләр күркәсыман, җимеш янында лупулинлы бизләр бар.
- Җимеше - спиральгә чорналган яралгылы чикләвек.
Химик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп актив матдәләре: хумулин, ачылыклар, полифеноль кушылмалар, эфир майлары.
Кулланылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Медицинада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Йомшак тынычландыру үзлегенә ия. Валокордин, Ново-Пассит, Корваодин, Седавиь, Уролессан һ. б. дарулар составына керә.
Биологик актив өстәлмәләр составына керә.
Составында фитоэстроген (эстроген - хатын-кыз гормоны) - 8-перилнарингинин бар.
Җитештерүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сыра ясауда ис һәм тәм керткеч буларак.
Бүтән өлкәләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Салатлар ясаганда.
Декоратив үсемлек буларак.