Колумбия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Колумбия Җөмһүрияте
República de Colombia
Колумбия
Байрак Илтамга
Колумбия байрагы Колумбия гербы
Шигарь: «Libertad y Orden

(исп. «Азатлык һәм тәртип»)»

Ил көе: «Oh, Gloria Inmarcesible!»
Колумбия урнашуы
Бәйсезлек 1810 елның 20 июлендә (Испаниядән)
Рәсми тел Испан теле
Башкала Санта-Фе-Де-Богота
Эре шәһәрләр Богота, Медельин, Кали, Барранкилья, Картахена
Президент Хуан Мануэль Сантас
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

1 138 910 км²
8,8%
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

42 954 279 кеше
37 кеше/км²
Акча Колумбия песосы
Вакыт UTC -5
Пәрәвез домены .co
Телефон коды +57

Колу́мбия (исп. Colombia), рәсми атама Колу́мбия Җөмһүрияте́ (исп. República de Colombia) – Көньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Башкала – Богота шәһәре. Бразилия һәм Венесуэла белән көнчыгышта, Эквадор һәм Перу белән көньякта, Панама белән көнбатышта чиктәш.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбия территориясе 1 141 748 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбиянең башкаласы - Богота. Иң эре шәһәрләр: Богота (5 100 мең кеше), Медельин (1 800 мең кеше), Кали (1 750 мең кеше), Барранкилья (1 150 мең кеше), Картахена (800 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 32 департамент һәм башкала округы.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбия - җөмһүрият. Дәүләт һәм хөкүмәт башы - президент. Канун бирүче хакимият Конгресска карый (сенат һәм вәкилләр палатасы).

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең көнбатыш провинцияләре буйлап төньяктан көньякка өч тау чылбыры итеп сузылган Андлар территориянең 45%-ын алып тора. Колумбия территориясенең 50%-ын, аның көнчыгыш өлешен - түбәнлек алып тора. Территориянең калган өлеше - биек таулы яр буе. Бу дөньяда иң биек диңгез яр буе: С. Боливар пигы 5775 м га җитә, К.Колон пигы - 5770 м га.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җир эчләрендә нефть запаслары, табигый газ, тимер рудасы, күмер, никель, бакыр, алтын, зөбәрҗәтләр бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтен Колумбия экватор зонасында ята. Шуның белән бергә бу ил өчен климатик шартларның төрлелеге хас: тауларда мәңге карлар районнары бар, тигезлектә ел буе эссе һава торышы була. Экваториаль Колумбиядә ике ел фасылы бар: коры һәм дымлы. Шул ук вакытта Андларда календарь елы дәвамында ике коры һәм ике дымлы период була, ә тигезлектә декабрьдан мартка кадәр яңгырлар була, ә калган вакытта коры һава торышы була. Амазонка бассейны өчен ел буе яңгырлы һава торышы хас. Колумбиянең башкаласы Богота биеклектә ята (якынча 2600 м). Богота районында уртача еллык температуралар +14°С тан да артык түгел. Богота өчен температураның әһәмияткә ия булган зурлыгы белән үзгәрүе хас.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эреләр: Магдалена, Гуавьяре, Мета.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбия фаунасы өчен ягуар, маймыллар, тапир, кырмыскаашар, ленивец, пума, броненосец, игуана кәлтәләр, крокодил, күп кошлар һәм еланнар хас.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбиядә 33 млн кеше яши. Ил территориясе буенча халык шактый тигезсез урнашкан. Күпчелек өлеше, якынча 90%, Андларда һәм яр буенда концентрацияләнгән. Хәзерге Колумбия департаментлары Кундинамарка һәм Буайакада испаннар килгәнче чибча тел төркеме индеецлары яшәгән, алар Эльдорадо бай иле турында риваять өчен ат казанган Муиска мәдәнияте вәкилләре. Хәзерге заманда Колумбия халкының төп өлеше - кушылган раса кешеләре: метислар (50%), мулатлар (20%), самбо (5%). "Чиста" европалылар өлешенә (күбесенчә Испаниядән чыккан) 20% туры килә, негрлар - якынча 5% һәм җирле индеец халкына - 1 дән 1,5% ка кадәр. Колумбиянең дәүләт теле - испан теле. Кайбер кабиләләр индеецлары арасында билингвизм күренеше бар. Инглиз теле Изге Андрей утравы халкы арасында хөкем сөрә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбиялеләрнең күпчелеге Рим-Католик Чиркәвенә карый. Протестант төркемнәре күп түгел. Башка дөньядан изоляциядә яшәгән индеец кабиләләре мәҗүси йолаларын үти.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инк һәм ацтек цивилизацияләреннән аермалы буларак Колумбия индеецлары компактрак яшәгән. Колумбия индеецлары алтын, көмеш эшкәртүдә уңышларга ирешкәннәр, чүлмәкчелек эшен камил белгән. Сан-Августин янында культ корылмалар үзләренең масштаблары белән һәм ясаучылар сәнгате белән сокландыра. Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш өлешен испаннар тарафыннан яулап алу 1525 елда башланган, ул вакытта Родриго Бастидас Атлантик Океан яр буенда Санта-Марта шәһәрен нигезләгән. Яр буенда ныгып, испаннар көнбатышка, континент эченә хәрәкәтләнә башлаган һәм 1533 елда Санта-Марта губернаторы Педро де Эрредиа компаньоннар белән Картахена крепостена нигез сала. 1538 елда Санта-Мартадан Магдалена елгасы агымы буенча өскә 500 кешеле испаннар төркеме хәрәкәт итә башлый, аның башы Гонсало Хименес де Касада була. Соңрак Богота дип аталган плато районында испаннар җир эшкәртүче чибча индеецларын очраткан һәм аларны буйсындыра алган. Шул ук вакытта Колумбия территориясен тагын ике төркем конкистадор тикшергән: Магдалена елгасының өске өлешләрендә - Кито губернаторы Себастьян де Белалькасар командлавы астында һәм Венесуэладан хәрәкәт итүче Вельзер банкир йортына хезмәт итүче немец ялланган кешесе Николас Фридман төркеме. 1539 елның апреленда яңа ачылган җирләрдә бер генә төркем калырга тиеш икәне ачык күренә башлады, сөйләшүләр уздырылган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә чибча индеецлары хакиме булып Х. де Каскада билгеләнгән һәм бу җирләр Яңа Гранада исемен ала. Баката индеец крепосте урынында киләчәк Колумбиянең башкаласы - Санта-Фе-де-Богота шәһәре нигезләнә. Аннаң соңрак дистәләр елларда Яңа Гранадага гуахиро, бонда, тайрон, мотилон, ре һ.б. индеец кабиләләрнең җирләре кушылган. Бай индеец гыйбадәтханәләрен һәм сарайларын талаган конкистадорлар алмашына колонизаторлар килгән. Магдалена, Каука елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәренда алтын, башка затлы металлар һәм ташлар табу урыннары табылган. Рудниклар, приискалар һәм шахталар янында вакыт белән шәһәрләргә әйләнгән торак пунктлары пәйда булган - Попаян, Калото, Кали, Картаго, Арма, Санта-Ана һәм башкалар. XVII-XVIII гасырлар дәвамында Колумбиянең төп байлыгы алтын табу кискен үскән. 1778-1780 елларда Попаян приискаларыннан гына король казнасы 83 кг затлы металл алган. Иң бай алтын приискалары Чокуда булган. 1748 елдан Чоко һәм Барбакоса приискаларында платина чыгара башлаганнар. Марикита, Памплона, Супиа рудникларында көмеш чыгару үсә. Сус һәм Тиманда приискалар король казнасын зөбәрҗәтләр белән тулыландырган. Моникира, Велес районында сәнәгать металлары - бакыр, тимер, терекөмеш чыгару башланган. 1777 елда Яңа Гранада составыннан Венесуэла аерылып чыккан. Бу реформалар вакыты булган, аннан соң сугышлар чоры булган - башта инглизләр белән, аннан соң Испания белән, һәм 1819 елда бәйсез Колумбия Җөмһүрияте игълан итү белән тәмамланган. Колумбия составына Венесуэла һәм Яңа Гранада кергән. Җөмһүрият территориясе өч департаментка бүленгән: Венесуэла, Кито һәм Кундинамарка (элеккеге Яңа Гранада), башкалалары Каракас, Кито һәм Боготада булган. Җөмһүриятнең беренче президенты булып Симон Боливар билгеләнгән. 1899 елда "мең көн" дип аталучы сугыш башланган, аның барышында 100 мең кеше һәлак була. XX гасыр башында Колумбиядән элек аның провинциясе булган Панама аерылып чыга. Бу беренче чиратта Панама Каналы төзү белән бәйле булган, аны контрольдә АКШ тоткан. XX гасырның бөтен беренче яртысы күпсанлы эчке сәяси конфликтлар, партизан сугышлары, мафия белән көрәш белән билгеләнгән. 1991 елның июленда Колумбиянең яңа конституциясе гамәлгә керә, ул дәүләттә президент хаким итү типын раслый. Төп канун бирүче орган булып ике палаталы парламент тора.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбия - аграр-индустриаль ил. Товар авыл хуҗалыгы культуралары: кофе, бананнар, мамык, какао, шикәр камышы; кулланучы культуралар: бәрәңге, дөге, кукуруз. Экстенсив ит хайванчылыгы: эре мөгезле мал-туар, дуңгызчылык, сарыкчылык. Балыкчылык. Нефть һәм табигый газ, ташкүмер, алтын, көмеш, платина, зөбәрҗәт чыгару. Азык-төлек, текстиль, химик һәм нефтехимик сәнәгать, машиналар төзү. Экспорт: авыл хуҗалыгы культуралары, химик товарлар, чәчәкләр, кара металлургия продукциясе, нефть продуктлары, зөбәрҗәтләр. Акча берәмлеге - Колумбия песосы.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура. Богота. Конгресс бинасы (классик грек стиленда төзелгән); Гадел Хөкем Сарае; Археологик Музей (испан чорына кадәрге чүлмәк эшләнмәләре бай тупланмасы); Сәнгатьләр һәм халык йолалары музее; Алтын музее (Колумбка кадәр Американың индеецларының 30 меңнән артык сәнгать эшләнмәләре, экспонатлары); Шәһәр үсеше музее; Колониаль период сәнгате Музее; Дини сәнгать Музее; Дәүләт Музее; Хәзерге Заман Сәнгате Музее; Боливар Музее; күп католик чиркәүләр һәм монастырьлар, ботаник бакча. Әдәбият. Г. Гарсия Маркес (1928 елда туган) - язучы, Нобель премиясе лауреаты, тарихы Латин Америкасы һәм кешелек үсешенең метафорасы булган, фантасмагорик дөнья тасвирлаучы "Йөз ел ялгызлык" роман-эпопеясе авторы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова