Колхоз ударчысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колхоз ударчысы latin yazuında])
Колхоз ударчысы

Гамәлгә куючы

Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты

Нәшер итүче

«Коммуна» газетасы

Нигезләнгән

1931

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1933

Төп офис

Уфа

«Колхоз ударчысы»Уфа шәһәрендә Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты чыгарган гәҗит.

Уфада 1931 елның 19 апреленнән чыгып килгән, 56 саны дөнья күргән. Соңгы саны 1933 елның 13 мартында чыккан. Әлеге басманың нәшире ВКП/б/ның Башкортстан өлкә комитеты органы — «Коммуна» газетасы, ә төрле вакыттагы мөхәррирләре Р. Камал, И. Насыйров, М. Бикбулат, Г. Гузай булган. «Колхоз ударчысы» газетасы төп игътибарын наданлыкка каршы көрәшкә юнәлдергән. Аның сәхифәләрендә даими рәвештә язучы Гайнан Әмири (1911-1982) әсәрләре бастырылып килгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]