Кол Шәриф мәчете турында

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кол Шәриф мәчете турында latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кол-Шәриф мәчете ( тат. Кол Шәриф мәчете, Qol Sarif magete) – Татарстан җөмһүриятенең һәм Казан шәһәренең төп собор мәчете, Казан кремле территориясендә урнашкан; шәһәрнең  төп кунаклар кабул итү урыны булып тора.

         Мәчетне төзү 1996 елда легендар күпманаралы Казан ханлыгының башкаласы мәчетен, Урта Иделнең  XVII  йөз дини мәгариф һәм фәннәрне үстерү үзәген яңадан торгызу буларак башлана.
   Тарихи мәчет 1552  елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны штурмлаган вакытта җимерелгән була. Яңартылган мәчет Казанны саклап калуда әйдәп барган, соңгы имамы Кол Шәриф хөрмәтенә аталган.
     Мәчет Казан кремленең көнбатыш өлешендә, мәйданның үзәгендә урнашкан.  Мәчет комплексы төп күп манаралы , ян-якларына ярым павильон кушылган корылма һәм аерым урнашкан ике катлы административ-хуҗалык һәм янгын куркынычсызлыгы корылмаларыннан тора.Мәчет мәйданы һәм комплексы элеккеге юнкер училищесы һәм Кремльнеңкөньяк-көнбатыш стенасы белән әйләндереп алынган.
    Мәчетнең эчке өлеше бер мең ярым кешегә исәпләнгән, ә каршындагы мәйданга тагын ике мең кеше сыя.
     1552  елның 2 нче октябрендә рус гаскәрләре Казан Ханлыгының башкаласына бәреп керә. Казанны саклау вакытында аның төп җитәкчесе Кол Шәриф була. Башкаланы саклау вакытында нык каршылык күрсәтелә, штурм вакытында барысы да һәлак була, шулай ук Кол Шәриф үзе дә. Бөтен шәһәрне янгын камап ала, күп манаралы төп мәчет тә тулысынча диярлек янып бетә һәм җимерелә.
      1995  елның көзендә Татарстан Президенты Шәймиев мәчетне яңарту турында указга кул куя. Кышын , Кол Шәриф  мәчетен яңарту өчен иң яхшы проектка конкурс игълан ителә. Мәчетне проектлаштыруны республика конкурсында җиңеп чыккан архитекторлар коллективы ( Латыйпов Ш.Х., Сафронов М.В., Саттаров А.Г., Сайфуллин И.Ф.) башлый. Төзелеш ( бәясе якынча дүрт йөз миллион сумга бәяләнә) хәйрия акчасына алып барыла. Хәйрия эшендә кырык меңнән артык кеше һәм оешма катнаша. Алар турында мәчетнең төп залындагы китапта язылган.
    Төзелеш өчен элеккеге Юнкер училищесы территориясе сайлана. 2001 нче елда мәчет бинасын төзү  гөмбәзләрен урнаштыру белән төгәлләнә.
    Мәчет Казанның 1000 еллыгына, 2005  елның 24 нче июнендә ачыла.

Ачылу вакытына Кол Шәриф  мәчете  Россиядәге һәм Европадагы иң эре һәм биек манаралы мәчет буларак билгеләнә.

   Һәр дүрт манара да   илле сигезәр метр. Шулай ук ике кечкенә манарасы бар. Гөмбәзе утыз тугыз метр биеклектә, диаметры унҗиде метр.
Күпманаралы архитектур чишелешкә җирле гореф-гадәтләр белән якынайтучы элементлар белән баетылу хисабына ирешелә. Гранит һәм мәрмәр  Уралдан китерелә, эчке бизәлеше – келәмнәре- Иран хөүмәте бүләге, диаметры биш метрлы һәм авырлыгы ике тонна булган төсле бәллүрдән  люстра Чехиядә эшләнгән, алтын йөгертелгән витражлар, мозаика.
      Мәчетнең эчендә ( төп залның уң һәм сул ягында) экскурсияләр өчен ике балкон урнашкан.
    Мәчетнең төп бинасында ислам культурасы һәм тарихын Идел буе территориясендә тарату өчен музей, тантаналы никах үткәрү өчен бүлмә, имам бүлмәсе  урнашкан.

Кояш баеганда ал төсләргә керүче мәчет бинасы  ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәзе фирүзә төсендә. Төп бинаның каршысы ислам темасына караган бронза язулар белән бизәлгән. Ишегалдына ( Татарстан флагы төсендә)  яшел һәм кызыл  орнаментлар төшерелгән  декоратив тротуар плитәләре  җәелгән. Мәчетнең  төнге архитектур яктырткычлары бар.