Коммунизмга каршы рок
Коммунизмга каршы рок (ингл. Rock Against Communism, RAC) — 1980 елларда Бөекбританиядә неонацизм, ак өстенлек идеяләре белән бәйле рок хәрәкәте.

Хәрәкәт тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1978 елда «Милли фронт» (National Front) ультрауң партиясенә якын эшлеклеләр нигез салган. «Расизмга каршы рок» хәрәкәтенә каршылык буларак төзелгән. Җырлар тематикасы милләтчелек, неонацизм, антисемитизм, расизм белән бәйле, ә «коммунизмга каршы» дигән гыйбарә эвфемизм буларак кулланыла[1].
Бер концерт 1979 елда булган, һәм бары тик 1983 елда гына регуляр чыгышлар башланган. Концертлар еш кына хакимиятнең игътибарын җәлеп итмәү өчен яшеренлек хәлдә уздырылган. Хедлайнер буларак еш кына Skrewdriver төркеме (лидер — Ян Стюарт Дональдсон), шулай ук Brutal Attack чыгыш ясаган.
1980 еллар уртасында җәйге концертлар Саффолкта Эдгар Гриффин (Консерватив фирка активисты[2] һәм Ник Гриффинның әтисе) йортында еш үткәрелгән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Rock Against Communism. ADL.
- ↑ Fraser, Douglas. The Bigotry that won't disappear; He claims that his BNP views are, The Sunday Herald (2001-08-26).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Section about RAC in Encyclopedia of White Power: A Sourcebook on the Radical Racist Right
- Section about RAC in Urban Culture: Critical Concepts in Literary and Cultural Studies
- Hate on Display: RAC
- Information about RAC in Punk Rock: So What? — The Cultural Legacy of Punk
- The Growth of White Power Music
- 1980—1989 Blood & Honour — Britain’s fascists split
- Information about RAC in Popular Music and Society
- The Legacy of Ian Stuart.