Компьен солыхы (1918)
Внешний вид
Беренче Компьен солыхы яки Компьен солыхы (1918), алман. Waffenstillstand von Compiègne, фр. Armistice de Rethondes — Антанта илләре белән Алмания арасындагы тынычлык килешүе. Әлеге солых белән Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1918 елның 11 ноябрендә Франциянең Компьен шәһәреннән ерак түгел урман эчендә урнашкан Ретонд станциясе янындагы тимер юл вагонында сугышта җиңелгән як — Алмания һәм сугышта җиңгән як — Антанта илләре (союздашлар) вәкилләре тарафыннан имзалана. Компьен солыхы бигрәк тә Франция өчен файдалы була.
Антанта ягыннан адмирал Уимисс (Бөекбритания) һәм маршал Фош (Франция), Алмания ягыннан генерал-лейтенант фон Винтерфельдт кул куя.
Килешү шартлары буенча,
- имза куелган көннән барлык урыннарда сугыш хәрәкәтләре туктатыла.
- Көнбатыш илләренең Алмания басып алган өлкәләреннән алман гаскәрләре чыгарыла.
- Көнчыгыш фронттагы алман гаскәрләре шулай ук Алмания территориясенә чыгарыла.
- Алманиянең Рейн яры буйлап җирләре коралсызландырыла.
- Алмания гаскәренең саны һәм кораллары сизелерлек киметелә.
- Алмания белән Австро-Венгриянең элек төзегән килешүләре көчен югалта дип табыла. Килешүнең әлеге пунктына таянып, Совет Россиясе 13 ноябрьдә үк Брест-Литовск килешүеннән баш тарта.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
- Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4