Эчтәлеккә күчү

Конго Демократик Республикасында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конго Демократик Республикасында ислам latin yazuında])
Конго Демократик Республикасы дәүләт флагы
Конгода табылган Коръән куеп уку өчен көрси. Амстердамның Тропик музее тупланмасыннан

Конго Демократик Республикасында ислам [1] (фр. Islam en république démocratique du Congo, гарәп. الإسلام في جمهورية الكونغو الديمقراطية‎) ― азчылык дине (1,5 – 10 %)[2], ил халкының күпчелек өлеше (90 – 96 % ы) төрле христиан конфессияләренә карый. Ислам дине Конго иңкүлегенә беренче тапкыр XVIII гасырда Көнчыгыш Африкадан гарәп сәүдәгәрләре фил сөякләре белән сәүдә итү өчен илнең эчке төбәкләренә үтеп кергәч, барлыкка килгән. XIX гасырда коллар белән сәүдә иткән сәүдәгәгәрләр ислам таралуга ярдәм иткән һәм, элеккечә үк, мөселман дине Көнчыгыш Конгоның кайбер өлкәләрендә, бигрәк тә Маниема(ингл.) провинциясендә, киң таралган. Мөселманнарның зур күпчелеге – сөнниләр.

Ислам Конго иңкүлегендә XVIII ― XIX гасырларда Көнчыгыш Африка яр буеннан коллар һәм фил сөякләре(ингл.) эзләп килгән гарәп сәүдәгәрләре тарафыннан тарала [3]. Африканың күп кенә халыклары гарәпләрнең дине һәм мәдәниятен кабул итә, суахили теле еш кына ислам теле буларак кабул ителә. Бельгия колониясенә әйләнгәч (1908―1960), Конгоның колониаль администрациясе ислам дине таралуны чикли [3]. 1920-елларда Танганьикадан үтеп кергән суфичылыкның Кадыйрия тарикате вәкилләре аеруча эзәрлекләнә [3].

1960 елның 30 июнендә Бельгиядән бәйсезлек алгач, дин тоту иреге игълан ителә, мөселманнарга җәмгыятьләргә берләшергә мөмкинлек ачыла. Мөселман җәмгыятьләре чит илләрдән, аерым алганда, Ливия башлыгы Мөәммәр әл-Каддафидан 1990-елларда финанс ярдәме алган, ул Көнчыгыш Конгода мәчетләр төзелешендә ярдәм иткән [4]. Мәчетләр ил башкаласы Киншасада, Букаву, Кисангани, башка эре шәһәрләрдә төзелгән.

Көнчыгыш Конгога ислам динен беренче алып килүче гарәп сәүдәгәре Типпу Тиб(ингл.)

Ислам Конго Демократик Республикасында үсештәге диннәрнең берсе. Ул бигрәк тә илнең көнчыгышында таралган. Иң күп мөселманнар Маниема провинциясендә яши, бигрәк тә Касонго(ингл.) (1875 елда гарәп сәүдәгәре Типпу Тиб(ингл.) нигез салган элекке табышлы сәүдә пункты[5]) һәм Кинду шәһәрләрендә алар халыкның 80―90 % ын һәм 25 % ын тәшкил итә. Моннан тыш, күптән түгел Ливан, Һиндстан, Пакистан һәм Африка кыйтгасының башка илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында мөселманнар күпчелек.

Мөселманнарны Конго Демократик Республикасының Ислам Демократик җәмгыяте (фр. Communauté islamique du République démocratique du Congo, Comico) берләштерә. Мөселманнарның ил сәясәтендә йогынтысы аз күләмдә: 2006 елгы гомуми сайлауларда сайланган 500 депутатның нибары 4 есе, 108 сенатордан 3 есе – мөселман.

Ил мөселманнарының зур күпчелеге Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр, 10 % ы шигыйлар һәм 6 % ы әхмәдияләр [6]. Суфичылык һәм сәләфилек йогынтысы көчле.

Христианнар белән мөселманнар арасында кискен каршылык 2014 елда Төньяк Киву(ингл.) провинциясендә күзәтелгән [7].

2019 елда БМОның Конго Демократик Республикасындагы миссиясенә (en) керүче Пакистан ягы Көнчыгыш Конгода мәчетләр төзелешендә ярдәм иткән.

Төрле чыганакларның бәяләве буенча, ил халкының үзен мөселман дип санаучы кешеләре өлеше 1 % тан 10 % ка кадәр дип исәпләнә. АКШ Дәүләт департаменты 2015 елда бу күрсәткечне ― 5 %, Пью Тикшеренү Үзәге 2012 елда ― 12 % дип бәяләгән[8] [9][10].

  • La Comico 2020 елның 24 октябрь көнендә архивланган., communauté islamique en république démocratique du Congo.
  1. islam4congo, archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-23 
  2. US State Department, religiousfreedom
  3. 3,0 3,1 3,2 Leinweber, 2012
  4. Braeckman, 2019
  5. Kasongo(үле сылтама)
  6. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Research Center (9 August 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-11-23 тикшерелгән.
  7. Villages ‘obliterated’ as Christian persecution grows in eastern Congo (19 Aug 2016).
  8. Islam and Christianity in Sub-Saharan Africa. Pew Forum on Religion & Public Life. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2021-11-23 тикшерелгән.
  9. International Religious Freedom Report for 2015 Congo, Democratic Republic of the
  10. Congo, Democratic Republic of the. CIA World Factbook.