Конго теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конго теле latin yazuında])

Конго теле яки Киконго Конго Демократик Җөмһүриятендә, Конго Республикасында, Анголада һәм Габонда яшәүче Конго халкы тарафыннан сөйләшелә торган Банту телләренең берсе. Ул Америкаларга кол итеп китерелгән күп кешеләрнең теле булган. Шул сәбәпле Конго алдан әйтелгән илләрдә һәм Афро-Америка төбәкләрендә, бигрәк тә Бразилиядә, Кубада, Пуэрто-Рикода, Доминикан Республикасында һәм Һаитида креол формаларда сөйләшелә. Ул шулай ук Галлаһ теленең һәм Колумбиядә Паленкеро креол теленең чыганагы булып тора. Хәзерге көндә сөйләшүчеләрнең күпчелеге Африкада яши. Беренче тел итеп якынча 7 млн кеше һәм икенче тел итеп якынча 2 млн кеше сөйләшә.