Конгресс китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конгресс китапханәсе latin yazuında])
Конгресс китапханәсе
Нигезләнгән 24 апрель 1800[1][2]
Хезмәткәрләр саны
3242 (2020)[3]
Бала ширкәтләр US Center for the Book[d], АКШ милли филмнәр реестры[d], Office of the Inspector General, Library of Congress[d], Congressional Research Service[d][4][5], Federal Research Division[d], Бюро авторского права США[d], Cataloging Distribution Service[d][6], National Audio-Visual Conservation Center[d][7], Library of Congress African and Middle Eastern Division[d], Library of Congress Police[d], American Folklife Center[d], Library of Congress Geography and Map Division[d], Library of Congress Prints and Photographs Division[d][8], Музыкальное подразделение Библиотеки Конгресса[d], Library of Congress Network Development and MARC Standards Office[d][9][10], Library of Congress Publishing Office[d][11] һәм Library of Congress Manuscript Division[d][12]
Сайт loc.gov/

Конгресс китапханәсе (инглизчә The Library of Congress) - АКШның милли китапханәсе, дөньядагы иң зур китапханә. Ул Вашингтон шәһәрендә урнашкан. АКШ Конгрессының фәнни библиотекасы дип санала, хөкүмәт органнарына, тикшерү оешмаларына, фәнни хезмәтчеләргә, хосусый фирмаларга, мәктәпләргә хезмәт күрсәтә.

Конгресс китапханәсенең бер булеге копирайт (авторлык хокуклары) рәсмиләштерү белән шөгыльләнә.Кирәкле бланкны Конгресс китапханәсенең сайтында тутырып, копирайтны интернетта да рәсмиләштереп була.

Китапханәнең фондында 155 миллионнан артык китап саклана. Моннан тыш, кулъязмалар, аудиоязмалар, фильмнар да бар. Ул дөньяның иң матур һәм иң бай китапханәсе дип санала. Монда фәнни-тикшерү әдәбиятыннан башлап, хөкүмәт өчен язылган рәсми кәгазьләренә кадәр төрле характердагы, төрле жанрдагы әдәбият саклана.

Китапханәдә 18 уку залы бар, алар берьюлы 1500 кеше кабул итә алалар. Ел дәвамында китапханәгә 1,7 миллионнан артык кеше килә, ә персонал составы – 3600 хезмәткәр.

Иң зур китапханәне 1800 елда төзиләр, шул ук елда Вашингтон шәһәрен АКШның башкаласы дип игълан итәләр. Беренче фонд ясау өчен 5 мең доллар акча бүлеп бирәлә һәм 700дән артык китап сатып алына.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Конгресс Китапханәсендә 1931 елда күзләре күрмәүче кешеләр өчен өчен язылган махсус әдәбият барлыкка килә.
  2. Анда иң зур телефон белешмәлекләре коллекциясе саклана.
  3. Һәр көнне китапханәдә түләүсез экскурсияләр үткәрәләр.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.politico.com/story/2016/04/library-of-congress-founded-april-24-1800-222217
  2. Federal RegisterWashington, D.C.: Office of the Federal Register, 1936. — ISSN 0097-6326; 2167-2520
  3. http://web.archive.org/web/20210728081421/https://www.loc.gov/about/general-information/
  4. http://www.loc.gov/crsinfo/about/history.html
  5. Гражданство сша
  6. https://www.loc.gov/cds/about.html
  7. http://www.loc.gov/avconservation/
  8. Union List of Artist Names
  9. Library of Congress LCNAF
  10. https://www.loc.gov/marc/ndmso.html
  11. JSTOR — 1995.
  12. Library of Congress Linked Data ServiceLibrary of Congress.