Конкуренция (биология)
Конкуренция | |
![]() | |
![]() |
Конкуренция - организмнар яки төрләр арасындагы үзара бәйләнеш.[1] Төрләр арасындагы тискәре мөнәсәбәт формаларының берсе. Ул бер-берсенә охшаш ике төрнең уртак ихтыяҗлары булган очракта күзәтелә.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Конкурент мөнәсәбәт формалары төрлечә — физик көрәштән алып бергә тату яшәү рәвешләрендә дә булырга мөмкин. Шулай булуга да карамастан бер үк ихтыяҗлы ике төр организмнары бер үк бергәлектә яшәсә, кайчан да булса бер конкурент икенчесен кысрыклап чыгарачак. Кагыйдә буларак, үрчү интенсивлыгы һәм тизлеге түбәнрәк булган төр вәкилләре кысрыклап чыгарыла. Бу закончалыкны безнең ил галиме Г. Гаузе ача һәм ул «конкурент кысрыклау кагыйдәләре» дип атала.
Эволюциядәге әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ч. Дарвин конкуренцияне яшәү өчен барган төрара көрәш эволюциясендә зур роль уйнаучы күренешләренең берсе дип исәпләгән. Конкуренция нәтиҗәсендә, яшәү шартларына булган таләпләре аерылып торучы төрләр генә биоценозда бергә яши ала. Мәсәлән, Африка саванналарындагы тояклылар көтүлек азыгын төрлечә файдалана: зебралар үлән очларын гына өзә, антилопалар алардан калган үлән белән туена, анда да әле барысын рәттән түгел, ә сайлап кына ашый, газельләр үләннең иң аскы өлешен кимерә, ә топпи антилопалары башка үлән ашаучылардан калган коры сабакларны ашыйлар. Төрләр арасындагы биологик бәйләнешләрнең санап үтелгән формалары биоценоздагы үсемлек һәм хайваннар санын көйләргә мөмкинлек бирә һәм биоценозның тотрыклылыгын билгели.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология. Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Competition. globalchange.umich.edu. әлеге чыганактан 2021-12-08 архивланды. 2021-12-08 тикшерелгән.