Коннектикут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Коннектикут штаты
Башкала Хартфорд
Хөкемдарлар
 -  Губернатор Дэн Мэллой
Мәйдан
 -  Барлыгы 14 371 км2 
 -  Су өлеше (%) 12,6
Халык саны
 -  Барлыгы 3,405,565 (2000) 
 -  Тыгызлык 271,4/км2 
Бу терминның башка аңламнары да бар, Коннектикут (мәгънәләр) битен карагыз.

Конне́ктикут (ингл. Connecticut [kəˈnɛtɨkət]) — АКШ төньяк-көнчыгышында урнашкан штат, Яңа Англия регионына керә. Башкаласы — Хартфорд шәһәре, иң зур каласы — Бриджпорт. Халык саны — 3,406 млн кеше (АКШта 29 нчы урын; 2000 ел мәгълүматлары). Штат атамасы алгонкин теленнән чыга, әлеге телдән ул «су күтәрелүеле озын елгада» дип тәрҗемә ителә. 1959 елдан бирле рәсми атамасы — «Конституция штаты» (Constitution State). Почта өчен кыскартылмасы — CT.

Америка бәйсезлеге өчен сугыштан соң Коннектикут АКШ составына кергән беренче 13 штат рәтендә булган.

Көнбатышта Коннектикут Нью-Йорк штаты белән, төньякта Массачусетс белән, көнчыгышта Род-Айленд белән чиктәш. Көньяктан исә штат Лонг-Айленд бугазы сулары белән юыла. Штат мәйданы — 14 371 км² (АКШта 48 нче урын). Җирнең күпчелеген урманнар тәшкил итә.


Коннектикут байрагы Коннектикут  к·б·ү 
Башкала

Хартфорд

Иң зур шәһәрләр

Бриджпорт | Нью-Хейвен | Стэмфорд | Уотербери | Норуолк | Данбери | Нью-Бритен | Бристоль | Уэст-Хартфорд | Мэриден | Гэмден | Фэрфилд | Манчестер | Милфорд | Уэст-Хейвен

Округлар

Фэрфилд | Хартфорд | Личфилд | Мидлсекс | Нью-Хейвен | Нью-Лондон | Толланд | Виндхэм

Тема буенча мәкаләләр

Коннектикут гербы | Коннектикут тарихы | Коннектикут мөһере | Коннектикут байрагы