Константинопольнең яулап алынуы
| Константинопольнең яулап алынуы | |
|---|---|
| Дәүләт |
Византия империясе |
| Урын | Истанбул[d] |
| Башлану вакыты | 6 апрель 1453 |
| Тәмамла(н)у вакыты | 29 май 1453 |
| Катнашучы(лар) | Госман империясе һәм Византия империясе |

Константинопольнең яулап алынуы (төр. İstanbul'un Fethi; грек. Άλωση της Κωνσταντινούπολης) — 1453 елның 29 маенда Госманлы империясе солтаны Мәхмәт II җитәкчелегендәге гаскәрләр тарафыннан Византия империясе башкаласының басып алынуы.
Шәһәрне камау 1453 елның 6 апреленнән 29 маена кадәр, барлыгы 53 көн дәвам итә. Бу җиңүдән соң солтан Мәхмәт II «Фатих» (Яулап алучы) кушаматын ала. Бу тарихи борылыш Византия империясенең яшәүдән туктавына китерә һәм кайбер тарихчылар тарафыннан Урта гасырларның тәмамлануын, Яңа заманның башлануын билгеләгән символик вакыйга буларак карала.
Алшартлар һәм әзерлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIV–XV гасырларда Византия империясе үзенең элеккеге куәтен югалта барган. Эчке каршылыклар, феодаль таркаулык һәм икътисади кризис аның көчен какшаткан, ә 1204 елгы дүртенче тәре явы вакытында шәһәрнең талануы империянең абруена зур зыян сала. 1261 елда Константинополь кире кайтарылса да, Византия элеккеге чикләрен һәм куәтен торгыза алмаган, ә XIV гасыр урталарына ул инде кечкенә дәүләт булып калган.

Шул ук вакытта Госманлы дәүләте, Кече Азиядә көч туплап, Балкан ярымутравына үтеп кергән һәм тиз арада Византия белән чиктәш территорияләрне яулап алган. 1396 елда булган Никополь сугышы һәм 1444 елгы Варна сугышы[ru] кебек бәрелешләрдән соң Византиянең мөстәкыйльлеге тагын да кими барган. 1451 елда тәхеткә утырган Мәхмәт II (Фатих) үз алдына Константинопольне яулап алу максатын куя. Әлеге чор өчен иң алдынгы артиллерия, шул исәптән зур калибрлы туплар булдырып, Босфор бугазында Румели Хисары ныгытмасын төзетеп, ул шәһәрне камау мөмкинлеген арттыра. Шәһәр диварларын җимерү өчен махсус ясалган һәм «Базилика»[ru] дип аталган гаять зур тупны Урбан исемле маҗар инженеры төзи. Бу туп ул чордагы хәрби техниканың иң зур казанышы булып санала, чөнки ул авырлыгы 600 килограммнан артык булган таш ядрәләр белән ата алган.

Алга таба әзерлек чаралары тагын да киңрәк колач ала: Мәхмәт II гаскәр санын арттыра, төрле халыклардан һәм диннән булган сугышчыларны үзенә җыя, флот төзи һәм шәһәр тирәсендәге стратегик нокталарны ныгыта. Византия ягыннан исә император Константин XI Палеолог[ru], ярдәм сорап, Көнбатыш Ауропага мөрәҗәгать итә, ләкин ярдәм чикле була: кайбер итальян шәһәр-дәүләтләре генә аз санлы гаскәр һәм техника белән булышлык күрсәтә. Шулай итеп, ике як та хәлиткеч бәрелешкә үзенчә әзерләнә, ләкин көчләр нисбәте тигез түгел иде: Госманлы империясе зур көч туплаган, ә Византия инде таркалу чигенә җиткән була.
Бәрелеш барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1453 елның 6 апрелендә Госманлы гаскәрләре Константинопольне камап ала. Солтан Мәхмәт II шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә, Алтын Мөгез култыгы янында туплар урнаштыра; алар көн саен диварларны утка тота. Византиялеләр, үз чиратында, диварларны төзәтә, дошманга каршы тору өчен төрле җайланмалар куллана, төнлә дошманның траншеяларын һәм баскычларын юк итә. Шәһәр эчендә азык-төлек һәм су запасы кими барса да, император Константин XI үз сугышчыларына рухи көч биреп тора, һәркемне соңгы тамчы канга кадәр көрәшергә өнди. Шәһәр дивары астында җир асты (миналар) сугышы бара. Төрек саперлары диварлар астыннан тоннельләр казырга тырыша, ә византиялеләр, аларны табып, шартлаталар яки су белән тутырып юк итәләр.
Госманлы гаскәренең саны, төрле чыганаклар буенча, 80–100 меңгә кадәр җитә, ә шәһәрне саклаучыларның саны нибары 7–8 мең кеше тирәсе була.
Атналар буе барган каты бәрелешләрдән соң, 22 апрель төнендә госманлылар үз флотын Алтын Мөгез култыгына күчерә. Бу хәйлә византиялеләр өчен көтелмәгән хәл була, чөнки алар култыкны тимер чылбыр белән бикләп куйганнар иде. Төрекләр, корабларын майланган бүрәнәләр ярдәмендә коры җир аша анда күчереп, шәһәрне диңгез ягыннан да камап ала. Шуннан соң шәһәргә ярдәм итү тагын да кыенлаша, ә дошман гаскәрләре диварларга һәм капкаларга берьюлы берничә урыннан һөҗүм итә башлый.

29 май иртәсендә, иртәнге намаздан соң, Госманлы гаскәрләре соңгы һөҗүмгә күтәрелә. Зур туплар диварларда яңа тишекләр ясый, ә янычарлар штурм баскычлары белән диварларга менә. Византиялеләр каты каршылык күрсәтә, ләкин көчләр тигез булмый; император Константин XI үз сугышчылары белән дошманга соңгы тапкыр һөҗүм итә һәм батырларча һәлак була. Көндезге якта солтан шәһәргә керә, Госманлы байраклары шәһәр диварына эленә, ә Константинополь Госманлы империясе кулына күчә.

Нәтиҗәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Константинопольнең яулап алынуы дөнья тарихында яңа чор башлану буларак карала. Бу вакыйга нәтиҗәсендә мең елдан артык яшәгән Византия империясе яшәүдән туктый, ә Госманлы дәүләте куәтле империягә әверелә һәм үз башкаласын Константинопольгә күчерә. Шәһәрнең яулап алынуы мөселман дөньясы өчен зур җиңү була, ул госманлыларга Ауропага юл ача һәм Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә аларның өстенлеген ныгыта.
Бу тарихи борылыш Ауропа илләренә дә зур йогынты ясый. Константинополь аша үткән сәүдә юллары төрекләр кулына күчкәч, ауропалылар Азиягә бару өчен яңа юллар эзләргә мәҗбүр була. Бу исә Бөек географик ачышлар чоры башлануга этәргеч бирә. Шул ук вакытта Византиядән качкан галимнәр һәм сәнгать әһелләре Италиягә күчеп китәләр, анда Яңарыш (Ренессанс) дәверенең чәчәк атуына зур өлеш кертәләр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Aşık Paşazade. Osmanoğulları'nın Tarihi. — İstanbul: K Kitaplığı, 2003. — 615 p. — ISBN 975-296-043-X.
- Левченко М. В. Завоевание турками Константинополя в 1453 г. и исторические последствия этого события. — Византийский временник. — М.: Наука, 1953. — Т. 7. — С. 3—8.
- Рансимен С. Падение Константинополя в 1453 году = The Fall of Constantinople in 1453 / Пер. с англ. Предисл. И.Е. Петросян и К.Н. Юзбашяна. — М.: Главная редакция восточной литературы изд-ва 'Наука', 1983. — 200 с. — 20 000 экз.
