Константинополь солыхы (1700)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константинополь солыхы (1700) latin yazuında])
1700 елгы Константинополь
солых килешүе
Килешү төре солых килешүе[d]
Имзаланган 14 июль 1700
Урын Константинополь, Госманлы империясе
Имзалаучылар Төркия байрагы Госманлы империясе
Россия байрагы Россия империясе
en: Treaty of Constantinople Викитекада

1700 елгы Константинополь солыхы (төр. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский договор) — Россия империясе белән Госманлы империясе арасында 30 елга төзелгән трактат. 16981699 елгы Карловиц конгрессында ирешелгән 2 елга үзара сугышны туктатып тору турында килешүне раслый.

Россия империясенә солых килешүен озынайту 17001721 елгы Төньяк сугышында Швециягә каршы сугыш башлаган үзенең беректәшләре Дания һәм Саксониягә хәрби ярдәм итү өчен кирәк була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1700 елның 3 (14) июлендә Константинопольдә имзаланган. Россия империясе өчен гадәттән тыш илчеләр Е.И. Украинцев һәм дьяк И.П. Чередеев, Госманлы империясе өчен нишанчы Мәхмәт-әфәнде һәм бөек драгоман Александр Маврокордато (Шкарлат) кул куя. Рус илчелеге Константинопольгә «Крепость» хәрби карабында килә. Бу адым Кара диңгездә Россия империясенең хәрби-диңгез көчләре булуын күрсәтү өчен ясала.

Килешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килешү 14 маддәдән тора.

Килешү шартлары буенча:

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солых килешүе Петр I-нең 16951696 еллардагы Азак походлары нәтиҗәләрен ныгыта.

17001721 елгы Төньяк сугышы башында Госманлы империясе бер якка да кушылмау сәясәте алып бара.

1700 елгы Константинополь солыхы шартлары Россия империясе өчен җиңелү белән тәмамланган 1711 елгы Прут походы һәм 1711 елгы Прут солыхыннан соң үзгәртелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Полное собрание законов Российской империи. Собрание 1-е. Т. 4. № 1804. СПб, 1830.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]