Константинополь солыхы (1879)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константинополь солыхы (1879) latin yazuında])
1879 елгы Константинополь
солых килешүе
Имзаланган 8 февраль 1879
Урын Константинополь, Госманлы империясе
Имзалаучылар Төркия байрагы Госманлы империясе
Россия байрагы Россия империясе
en: Treaty of Constantinople Викитекада

1879 елгы Константинополь солыхы, төр. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский мирный договорРоссия империясе белән Госманлы империясе арасында тынычлык һәм дуслык турында солых килешүе. 1877-1878 елгы рус-төрек сугышы тәмамланганнан соң имзаланган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1879 елның 27 гыйнварында (8 февралендә) Константинопольдә кул куелган. Россия империясе өчен рус императорының төрек солтаны каршындагы гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе кенәз А.Б. Лобанов-Ростовский, Госманлы империясе өчен тышкы эшләр министры А. Каратеодори кул куйган.

1879 елгы Константинополь солых килешүе 1878 елгы Сан-Стефан солыхының 1878 елгы Берлин трактаты тарафыннан юкка чыгарылмаган һәм төзәтелмәгән шартларын тагын бер кат раслый.

Килешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солых килешүе

  • Госманлы империясенең Россия империясенә түләнә торган контрибуциясенең суммасын билгели;
  • Сугыш нәтиҗәсендә зыян күргән Госманлы империясендәге Россия империясе подданныйларына һәм оешмаларына компенсация суммасын билгели;
  • Балкандагы төрек хакимлегенә каршы азатлык көрәшендә катнашкан Госманлы империясе подданыйларына амнистия игълан итә;
  • Сәүдәгә, юрисдикциягә һәм Госманлы империясендә яшәүче Россия империясе подданныйларына кагылышлы элекке рус-төрек килешүләре янәдән торгыза.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник договоров России с другими государствами. 1856-1917. М., 1952.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]