Константинос Тасулас
Константинос Тасулас | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 13 марты | |
Аңа кадәр | Катерина Сакелларопулу |
Греция парламенты[d] спикеры | |
Вазыйфада 2019 ел – 2025 ел | |
Аңа кадәр | Никос Вуцис |
Дәвамчысы | Никитас Какламанис |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 17 июль 1959 (65 яшь) Греция, Янина[d] |
Сәяси фирка | Грециянең «Яңа демократия»[d] консерватив фиркасе |
Белем | Афина университеты?! |
Константинос Тасулас (грек. Κωνσταντίνος Τασούλας, 1959 елның 17 июле, Греция, Эпир, Янина) ― Греция дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2025 елның 12 февралендә Греция Республикасытпрезиденты итеп сайланган, 2025 елның 13 мартында вазыйфасына керешкән. 2019―2025 елларда Греция парламенты спикеры.
Республика Президенты Греция дәүләтенең югары лидеры булып тора. 1975 елдан республика Президенты Греция парламенты тарафыннан биш елга сайлана. Һәр сайланган Президент бер генә тапкыр яңадан сайланырга хокуклы[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1959 елның 17 июлендә Грециянең Эпир[d] перифериясендәге Янина шәһәрендә туган[2].
Афина университетының юридик факультетын тәмамлаган[2].
1988―1989 елларда Лондондагы юридик фирмада Британия Шурасы әгъзасы сыйфатында эшләгән[2].
1990 елдан 1993 елга кадәр Грециянең экспортка һәм тышкы сәүдәгә ярдәм итүче дәүләт органы Тышкы сәүдә оешмасы (Ελληνικός πργανισμός εɪωτερικού Εμπορίου āπε Α.Ε.) президенты булган[2].
1994 елда Кифисия[d] шәһәре мэры итеп сайланган[2].
2000 елда беренче тапкыр Янина округында «Яңа демократия» фиркасеннән Греция парламенты депутаты итеп сайланган. 2004, 2007, 2009, 2012 (ике тапкыр), 2015 (ике тапкыр), 2019 һәм 2023 (ике тапкыр) елларда яңадан сайланган[2].
2006 елда «Яңа демократия» парламент вәкиле урынбасары итеп билгеләнгән[2].
2007 елда Греция милли оборона министры урынбасары итеп билгеләнгән[2].
2010 елның февралендә «Яңа демократия» парламент фракциясенең генераль сәркатибе итеп сайланган[2].
2014 елның 10 июнендә Антонис Самарас[d] хөкүмәтендә («Яңа демократия») Грециянең мәдәният министры итеп билгеләнгән[2].
2019 елның 18 июлендә парламент рәисе итеп сайланган[3]. 2023 елның 29 маенда кабат сайланган.
2025 елның 12 февралендә Греция парламенты дүрт тур тавыш бирүдән соң Константинос Тасуласны ил президенты итеп сайлаган, 300дән 160 тавыш җыйган[4][5]. Яңа президентны ант иттерү 13 мартта була[6].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Өйләнгән, ике баласы бар[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Греция: завершились выборы нового президента
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Κωνσταντίνος Αν. Τασούλας. Βουλή των Ελλήνων (Парламент Греции).
- ↑ Илья Сокольникас (2019-07-18). В Греции избран новый председатель парламента. «Парламентская газета».
- ↑ Greece's new president is a leading advocate of bringing home the Parthenon sculptures from Britain (2025-02-12).
- ↑ Konstantinos Tasoulas elected new president of Greece (2025-02-12).
- ↑ Парламент Греции избрал президентом Костаса Тасуласа.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]![]() | |
---|---|
Михаил Стасинопулос (1974—1975) • Константинос Цацос (1975—1980) • Константинос Караманлис (1980—1985) • Христос Сардзетакис (1985—1990) • Константинос Караманлис (1990—1995) • Константинос Стефанопулос (1995—2005) • Каролос Папульяс (1990—1995) • Прокопис Павлопулос (2015—2020) • Катерина Сакелларопулу (2020—2025) • Константинос Тасулас (2025 —2025) |