Константин Антонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Антонов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Константин Антонов
Антонов Константин Владимирович.jpg
Туган 15 (28) август 1900
Шадрин өязе, Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 февраль 1940(1940-02-08) (39 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе

 

Антонов Константин Владимирович (28 август 1900 ел8 февраль 1940 ел) — совет комсомол эшлеклесе, журналист, юрист һәм дипломат, педагог, мөхәррир. 1918 елдан РКП(б) әгъзасы. 1940 елда атыла. 1956 елда исеме аклана.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пенза һәм Ерак Көнчыгышта (1900-1923)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пенза шәһәренең башкарма комитет уку-коммунислары. Антонов Константин —уртада

Антонов Константин Владимирович 1900 елның 15 августында Пермь губернасы Бутка авылында урманчы ярдәмчесе гаиләсендә туган. 1910 елда гаилә Пензага күченә. 8 ел үткәч, 1918 елда, 2 нче Пенза гимназиясен тәмамлый, губернаның «Известия» гәзитендә эшли. РКСМ шәһәр комитетының беренче рәисе була, 1919 елда «Творцы грядущего» гәзитенең башлангыч мөхәррире, шулай ук беренче Бөтенрусия коммунист-укучылар съездына беренче делегат була.1920 елда Пенза губерна комитетының секретаре булып эшли һәм РКСМ III съезды делегаты булып китә. 1921 елда ул I Бөтенрусия конференциясе һәм РКСМ-ның IV съезды делегаты. РКП (б)-ның губерна съездында бергә децистлар өчен тавыш бирә. Ел азагында Ерак Көнчыгышта яшерен эшли башлый. 1922 елда Приморье комсомолының III съездында Приморье РКСМ бюросы рәисе булып сайлана.

1922 елда Приморье комсомол съезды. Антонов Константин — уртада

Мәскәүдә (1923-1932)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда Мәскәүгә чакырыла һәм 1925 елга кадәр РКСМ Үзәк Комитетының гәзит бүлеге мөдире булып эшли. Бу вакытта троцкистлар резолюциясе өчен тавыш бирә. 1926 елда Мәскәү дәүләт университетының халыкара факультетын тәмамлаганнан соң, ул РАНИОН-да аспирант була, монда 1930 елга кадәр эшли. Бу вакытта Антонов Виктор Кинның «По ту сторону» романында геройларның берсе Матвеев прототибы була. 1930 елдан ССРБ Чит ил эшләренең халык комиссариаты (НКИД) Хокук бүлегенең мөдире урынбасары, һәм бер үк вакытта 1930 елның язына кадәр халыкара хокук кафедрасында эшли, ул структуралы үзгәртеп корулар аркасында башта 1 нче МДУ кафедрасы, аннары — Мәскәү хокук институты һәм, ниһаять, П.И.Стучка исемендәге Мәскәү юридик институты була. Шул вакытта — И.В.Сталин исемендәге Көнчыгыш эшчәннәренең коммунистик университетында Совет хокукы кафедрасы рәисе. «Советское государство» журналында мәкаләләр бастыра, китаплар чыгара, документлар җыентыгын редакцияли.

Франция һәм Бельгиядәге эшчәнлеге (1933-1937)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда Крестинский тарафыннан Франциядә ССРБ тулы хокуклы вәкаләтенең 1-нче секретаре вазифасына билгеләнә, анда Генераль консул бурычларын башкара. 1935 елдан Бельгиядә ССРБ тулы хокуклы вәкаләтенең киңәшчесе булып эшли.

Парижда ССРБ тулы хокуклы вәкаләттә совет авиациясе хөрмәтенә иртәнге аш.

Алгы планда сулдан уңга:
Эдуард Эррио, Франциянең авиация генерал министры Денен, Семен Иванович Венцов-Кранц, Николай Николаевич Васильченко, Эйнак Лоран, Антонов Константин Владимирович
Арткы планда уңнан сулга:
Иосиф Станиславович Уншлихт, Марсель Израилевич Розенберг

Зур террор елларында (1937-1939)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның апрелендәге анкетада 1921-1924 елларда децист һәм троцкист өчен тавыш биргән фактларын күрсәтә, шуның өчен Мәскәүгә кайтарыла, партия коллегиясе бу фактларны яшергәне өчен аңа каты шелтә чыгара. Май аенда Крестинскийны эшеннән чыгаралар һәм кулга алалар. Аның урынына Потемкинны тәгаенлиләр, аның белән Антонов 1934 елда Франциядә эшли. Потемкин Антоновны ССРБ Чит ил эшләренең халык комиссариаты 2-нче көнбатыш бүлегенең мөдире ярдәмчесе итеп билгели. Ноябрь аенда инде Антоновның дусты язучы Виктор Кин кулга алына, һәм чит ил эшләре бюросы яңа эш кузгата. 1938 елның гыйнварында НКВД-да күрсәтмәләр бирә, шуннан соң бу вазифасыннан азат ителә һәм резервка күчерелә. Март аенда ССРБ Чит ил эшләренең халык комиссариаты 3-нче көнбатыш бүлегенә консультант булып билгеләнә, аның партия эше Мәскәү шәһәренең Дзержинский ВКП(б) район комитетына тапшырыла, анда май аена кадәр эшли, шуннан соң НКИД институтына җибәрелә. Бер үк вакытта ул ССРБ ФА Хокук институтында эшли. Ярты елдан соң аңа партбилетын кире кайтаралар, әмма НКИД институтында вазифадан алына һәм резервка җибәрәләр. НКИД институтыннан 1939 елның гыйнварында бөтенләй азаи ителә, әмма шул ук вакытта, апрель аенда, СССР Фәннәр академиясенең хокук институты штатында өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасына раслана һәм аның партоешмасына теркәлә. Май аенда халыкара хокук буенча (теоретик) дәреслек әзерләү эшенең өлешен тәмамлый.

11 майда кулга алына. Дәреслек кулъязмалары тартып алына

№ 407 эше (1939-1940)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 ел алдан тикшерү вакытында басымы астында контрреволюцион троцкистлар оешмасында катнашуда һәм Франция файдасына шымчылык итүдә тану яза. 1940 елның 16 гыйнварында Сталин атып үтерелүчеләр исемлегенә кул куя. Тугызынчы сан астында Антонов фамилиясе була. Ике көннән соң милкен конфискацияләү белән атып үтерүгә хөкем ителә. Суд утырышында гаебен танымый, «алдагы тикшерүләрдә биргән күрсәтмәләр физик һәм әхлакый йогынты куллану нәтиҗәсендә бирелгән» дип инкяр итә. 8 февральдә, ССРБ НКВД 1нче махсус бүлеге начальнигы ярдәмчесе, дәүләт хәвефсезлегенең өлкән лейтенанты Калинин бу карарның үтәлеше турында белешмәгә кул куя . Кабер урыны — Мәскәү, Яңа Дон зыяраты.

1956 елда ССРБ ВКВС тарафыннан аклана.

Балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Антонов Владимир Константинович (1927-1992)
  • Антонова Марианна Константиновна халык мәгарифе отличнигы (1937) — рәссам Борис Авдеевның хатыны

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968 елда Ерак Көнчыгышта якын дусты һәм комсомол эше буенча буйсынучы Виктор Кинның Константин Антоновка язган хаты бастырылып чыга.
  • 1978 елда Антонов исеме Пенза шәһәрендә урамга бирелгән

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Антонов Константин Владимирович // РГАСПИ. Ф. М. Оп.  18. Д. 186. Лена 3-7. 7 ла.

• Списки, анкеты и делегатов 1-й Всероссийской конференции РКСМ // РГАСПИ. Ф. М. Оп. 1. Д. 6. Л. 11-12.

• Списки, анкеты и мандаты делегатов 3-го Всероссийского съезда РКСМ // РГАСПИ. Ф. М. Оп. 3. Д. 16. Л. 5 оборот, 14 оборот, 54-55.

• Списки, анкеты и мандаты делегатов 4-го Всероссийского съезда РКСМ // РГАСПИ. Ф. М. Оп. 4. Д. 8. Л. 52, 52 оборот.

• Следственное дело №407 по обвинению Антонова Константина Владимировича // Центральный архив ФСБ России. Д. Р.4648. 262 л.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Антонов К.В.  Некоторые итоги конфликта на КВжд // Советское государство и революция права. : статья. — Москва: Изд-во Ком. Акад, 1930. — № 2. — С. 122-138.
  • Антонов К.В. Суньятсенизм и китайская революция — М.: Изд-во Ком. Акад, 1931. — 135,1 б.
  • Сборники документов по международной политике и международному праву: Разоружение. / Под ред. К.В. Антонова. — Москва: Изд. НКИД, 1932. — В. 1.
  • Сборники документов по международной политике и международному праву: Европейский союз аграрные конференции и региональные соглашения. / Под ред. К.В. Антонова. — Москва: Изд. НКИД, 1932. — В. 2.
  • Сборники документов по международной политике и международному праву: Японо-китайский конфликт. План Гувера и репарационная проблема. Деятельность Лиги Наций и др. / Под ред. К.В. Антонова. — Москва: Изд. НКИД, 1932. — В. 3.
  • Сборники документов по международной политике и международному праву: Лозанские соглашения. Женевская конвенция по разоружению. Признание Маньчжоу-ГО и др.. / Под ред. К.В. Антонова. — Москва: Изд. НКИД, 1933. — В. 4.
  • Антонов К.В.  К вопросу о международном праве // Советское государство : статья. — Москва, 1938. — № 4. — С. 62-73.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юрков И. В. К вопросу об организации Коммунистического союза молодежи в Пензенской губернии в 1919 - в начале 1920-х гг. // Известия ПГПУ им. В. Г. Белинского.. — 2010. — № 15(19). — С. 131-136.
  • Юрков И. В. Комсомольские функционеры в истории СССР 1920-х годов (на материалах Пензенской губернии) // Известия ПГПУ им. В. Г. Белинского.. — 2011. — № 23. — С. 645-648.
  • Бородин «Людей, которых мы любили, нельзя отнять…» // «Владивосток» : газета. Архивировано из первоисточника 2002-24-05.
  • Савин О.М. Дело производством прекращено: историко-документальные очерки. — Пенза, 1992. — Б. 54-59.
  • Меринов Ю.Н. Дальневосточный октябрь // Служу Отечеству : газета. — 2012. — № за октябрь. Архивировано из первоисточника 29 май 2017.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виктор Кин. По ту сторону — Москва: Молодая гвардия, 1968. — 336 б.
  • Петров Н. В., Скоркин К. В. Алфавитный указатель // Кто руководил НКВД. 1934–1941 / Под ред. Н.Г.Охотина и А.Б.Рогинского — Москва, 1999.