Константин Иванов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Иванов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Константин Иванов
Константин Иванов.jpg
Туу датасы: 27 май 1890(1890-05-27)
Туу урыны: Бәләбәй өязе, Слакбаш авылы
Үлем датасы: 26 март 1915(1915-03-26) (24 яшь)
Үлем урыны: Слакбаш
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1906
Жанр: шигырь[d], паима[d], трагедия[d] һәм Әкият

Константин Ивановчуаш мәгърифәтчесе, чуаш әдәби теленә нигез салган, чуаш әлифбасын төзешкән шагыйрь.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Константин Иванов бик кыска, әмма эчтәлекле гомер кичергән. 1902 елда авылындагы мәктәпне тәмамлый. Бәләбәй шәһәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Сембер чуаш («Яковлев») мәктәбенә әзерләнү курсларына урнаша. Ике елдан, 15 яшьтә беренче сыйныфка алына.

Константин Иванов иҗат иткән «Нарспи» поэмасын (1908) революциягә кадәрге Русиядә чуаш халкының тормыш энциклопедиясе дип атыйлар. “Нарспи” геройлары — ике гашыйк: ирек сөюче Нарспи һәм батыр йөрәкле Сетнер.

Чуаш дәүләт академия драма театры Константин Иванов исемен йөртә.

Туган авылы Слакбашта егерменче гасыр башында ук төзелгән йортында шагыйрьнең музее урнашкан.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]