Константин Калинин (полковник)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Калинин (полковник) latin yazuında])
Константин Калинин
РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе
Вазыйфага керешкән
2020 елның 24 гыйнвары
Президент Владимир Путин
Премьер-министр Дмитрий Медведев
Михаил Мишустин
Аңа кадәр Константин Носков (2012-2018)
Владислав Онищенко (2018-2020) [1]
Шәхси мәгълүмат
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Хөкүмәт элемтәсе хәрби институты
Санкт-Петербург Хәрби элемтә университеты

Константин Калинин, Константин Михаил улы Калинин (рус. Константин Михайлович Калинин) ― Федераль сак хезмәте полковнигы [2], «Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Югары хәрби команда элемтә училищесын (2004 елдан Россия Федерациясе Федераль сак хезмәте академиясе [3]) һәм 2001 елда Санкт-Петербург Хәрби элемтә университетын (2004 елдан С. М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясе) тәмамлаган.

1991-2005 елларда – Россия Федерациясе Президенты каршындагы хөкүмәт элемтәсе һәм мәгълүмат федераль агентлыгында (ФАПСИ),

2005 елдан 2019 елга кадәр – Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтендә(рус.) (ФСО) төрле вазыйфалар башкара: ФСО Саклау чараларын планлаштыру һәм оештыру идарәсе башлыгы урынбасары. Аерым алганда, «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумын әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнгән. Красноярскида 2019 елгы Универсиадага(ингл.) әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетында эшләгән.

2020 елның 24 гыйнварында «Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә [4] [5]. «Аналитик үзәк» АКБО ― РФ Министрлар Кабинетын экспертиза белән тәэмин итүче ведомство (Россия икътисадының, сәнәгатьнең, цифрлы үсешнең торышы, законнарның йогынтысы һ. б. турында докладлар һәм аналитика әзерли).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]