Эчтәлеккә күчү

Константин Смирнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Смирнов latin yazuında])
Константин Смирнов
Туган 28 июль 1917(1917-07-28)
Тула гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 8 октябрь 1980(1980-10-08) (63 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты[d]
Һөнәре галим, археолог
Эш бирүче РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Константин Смирнов (28 июль 1917 ел — 8 октябрь 1980 ел) — совет археологы, тарих фәннәре докторы, скиф-сармат археологиясе өлкәсендәге белгеч.

Константин Федорович Смирнов Тула губернасының Ненашево авылында туа. 1940 елда Чернышевский исемендәге Мәскәү Тарих, фәлсәфә һәм әдәбият институтының Тарих факультетының археология бүлеген тәмамлый.

«Көньяк Урал буе һәм Идел буе далаларында сармат курган каберләре» (1946 ел) темасына — кандидатлык һәм «Савроматлар» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый (1965 ел). 1946 елдан гомеренең ахырына кадәр СССР Фәннәр академиясе Археология институтының скиф-сармат археологиясе секторы гыйльми хезмәткәре булып эшли.

1955 елда төзеләчәк Идел ГЭС-ның су астында калачак зонасында казыну эшләре алып барган Сталинград археология экспедиция җитәкчесе итеп тәгаенләнә.

1956-1974 елларда Түбәнге Идел һәм Урал алды территорияләрендә бронза дәвере, сармат, савромат мәдәниятен тикшерүче Көньяк Урал археология экспедициясе җитәкчесе.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе: сарматлар һәм савроматлар.

Аның җитәкчелегендә Быково һәм Политотдельский авылларында курган каберлекләре тикшерелә.

Сармат археологиясе проблемаларының күпчелеген эшләүгә зур өлеш кертә. Озак вакыт дәвамында ССРБ-да фәннең бу юнәлеше буенча бәхәссез лидер булып тора. 100-гә якын хезмәт, шул исәптән:

    • «Воо­ру­же­ние сав­ро­ма­тов» (М., 1961),
    • «Сав­ро­ма­ты. Ран­няя ис­то­рия и куль­ту­ра сар­ма­тов» (М., 1964),
    • «Сар­ма­ты на Иле­ке» (М., 1975),
    • «Про­ис­хо­ж­де­ние ин­дои­ран­цев в све­те но­вей­ших ар­хео­ло­ги­че­ских от­кры­тий» (М., 1977; Е. Е. Кузь­ми­на менән авторлыҡта);
    • «Сар­ма­ты и ут­вер­жде­ние их по­ли­ти­че­ско­го гос­под­ства в Ски­фии» (М., 1984) монографияләре авторы.
    • Мелюкова А. И., Мошкова М. Г. Памяти Константина Фёдоровича Смирнова // Советская археология. — 1981. — № 3.
    • Скрипкин А. С. К. Ф. Смирнов — исследователь савромато-сарматской культуры // История и культура сарматов. — Саратов, 1983.
    • Ко­ре­ня­ко В. А. К. Ф. Смир­нов как ис­сле­до­ва­тель // Ис­то­ри­ко-ар­хео­ло­ги­че­ские ис­сле­до­ва­ния в Азо­ве и на Ниж­нем До­ну в 1992 го­ду. — Азов, 1994. Вып. 12.
    • Мошкова Т. Г. Константин Фёдорович Смирнов — учёный и человек. Материалы VI международной конференции «Проблемы сарматской археологии и истории», Челябинск (неопр.) (видео) (недоступная ссылка) (24 мая 2007). Дата обращения 14 августа 2013. Архивировано 24 февраля 2013 года.
  • Смирнов Константин Фёдорович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.