Конфуцийчылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Конфуцийчылыкның символы — «Ру» (галим) иероглифы.
Пекинда Конфуций һәйкәле

КонфуцийчылыкКонфуций тәгълимате нигезендә барлыкка килгән көнчыгыш дин.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы дөньяның күп укымышлылары кебек аны да бетәсеннән элек кеше үзе кызыксындырган. Конфуций тәгълимате — кешеләргә нәрсәгә омтылырга, җәмгыятьтә яшәгәндә нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәклеген, гаиләдә мөнәсәбәтләр нинди төзелергә, табигатькә нинди караш булырга тиешлеген өйрәткән. Бу борынгы акыл илаһи — Күкле үрнәк итеп санаган. "Табигать кануннарына кешегә карата матур биш сыйфат: акыллылык, кеше сөйючәнлек, тугрылык, олыларны хөрмәтләү һәм егетлек хас булырга тиеш; аларныкы исәпләмичә, кешеләр тормышында тәртип булмаячак", — дигән ул. Конфуций сайлап алынганнар гына бу сыйфатларга ия, шулай да һәр кем аңа онтылырга тиеш, дип исәпләгән. Акыл иясенең фикеренчә акылга нигезләнеп төзелгән җәмәгать королошо кешегә үз-үзен камилләштерү мөмкинлеген бирергә һәм уңлы-суллы табыш китерергә тиеш булган. Дәүләтне Конфуций кече кеше олысына (гади кеше аксөяккә) буйсынырга тиеш булган зур бер гаилә дип караган. Дәүләттә иң өлкән кеше — хаким Күк улы. "Патша — ул халык өчен әти да, әни дә, — дип акыл өйрәткән. — Патшага хезмәт итүче һәр кем, аксөяк я ул гади кешеме, я фәкыйрь баймы, үз гомерендә бер нинди шартларда да патшага каршы баш күтәрергә тиеш түгел". Конфуций һәр кеше җәмгыятьтә Күк билгеләгән урынын нык белергә тиеш дигәнне яклаган. "Хаким — хаким, түрә — түрә, әти — әти, ул — ул булып калырга тиеш", — дигән ул.

Үзенең тормышчанлыгы белән кызыктырган Конфуций тәгълимате дингә әверелгән. Аның нигезендә идеаль җәмгыять, идеаль гаилә төзергә һәм үз-үзеңне камилләштерергә мөмкин булып тоелган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кобзев А. И. Философия китайского неоконфуцианства — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 2002. — 606 б. — (История восточной философии). — 1000 экз. — ISBN 5-02-018063-7.
  • Конфуцианство в Китае. Проблемы теории и практики / Отв. ред. Л. П. Делюсин — М.: Наука, 1982. — 264 б. — 10000 экз.
  • Переломов Л. С. Конфуций и конфуцианство с древности по настоящее время (V в. до н. э. — XXI в.) — М.: Стилсервис, Институт Дальнего Востока РАН, 2009. — 704 б. — 500 экз. — ISBN 978-5-93712-010-6.
  • Экономические воззрения древнего конфуцианства // Всемирная история экономической мысли: В 6 томах / Гл. ред. В. Н. Черковец — М.: Мысль, 1987. — Т. I. От зарождения экономической мысли до первых теоретических систем политической жизни. — Б. 94-99. — 606 б.