Конъюнктива

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр
Конъюнктиваның кан тамырлары
Конъюнктива кызаруы

Конъюнктива, яки тоташтыргыч тышча (лат. Conjunctiva) — күз алмасын тыштан һәм кабакларның арткы өслеген каплаучы юка үтә күренмәле тоташтыргыч лайлалы катлавы.

Конъюнктиваның төп функциясе булып күзне юешләндергән һәм сөрткән яшь сыекчасының лайлалы һәм сыек өлешен эшләп чыгару. Кабак кырые буенча тире белән чикләшә, арткы өслегендә мөгезматдә эпителиена дәвам итә. Анда өстәмә яшь яки конъюктива бизләре бар. Кешедә аның калынлыгы 0,05-1 мм, бер күзнең мәйданы 16 кв.см.

Анатомия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы: күп катламлы цилиндрик эпителий.

Ул кабаклар (өске һәм аскысы) кырыенда башлана һәм күз алмасына янәшә булган кабакның арткы өслегенә күчә. Конъюнктиваның бу өлеше кабак конъюнктивасы (tunica conjunctiva palpebrarum) дип атала. Өске кабакның конъюнктива күчеше йомшак сөлге сыман эшли һәм аны йомганда яшь сыекчасын мөгезматдә буенча, аңа зыян китермичә, тарата. Күз куышлыгы эчендә конъюнктива юнәлешен үзгәртә һәм күз алмасының алгы өслегенә мөгезматдә юнәлешенә, күз агы белән җиңел тоташып, күчә. Бу өлеше күз алмасы конъюнктивасы (tunica conjunctiva bulbi) дип атала.

Ике конъюнктива өлеше белән чикләнгән аралык конъюнктива капчыгы (saccus conjunctivae) дип атала. Күз куышлыгы эчендәге аның арткы өлеше конъюнктива гөмбәзе (fornix conjunctivae) дип атала. Өске һәм аскы кабакка туры китереп өске һәм аскы конъюнктива гөмбәзен аералар.

Күзнең медиаль (борын) почмагы конъюнктивасы өстәмә  җыерчык ясый, ул ярымай җыерчыгы яки өченче кабак дип атала. Кешедә ул бик кечкенә. Кайбер имезүчеләрдә ул шундый зур ки, хәтта күзне тулысынча каплый ала. Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм акулаларда өченче кабак үтә күренмәле һәм күз алдында "саклык күзлекләр" сыйфатын үти ала.

Конъюнктивада өстәмә яшь бизләре бар. Күзнең медиаль почмагыннан конъюнктива яшь итенә (caruncula lacrimalis) чаклы калынайган. Монда ике яшь ноктасы (puncta lacrimalia) бар, алардан ике (өске һәм аскы) яшь каналчыгы башлана, алар яшь сыекчасын борын куышлыгына үткәрә.

Конъюнктива кан тамырларының ахыр тармаклары лимб янында челтәр ясап, мөгезматдәнең кан белән тәэмин ителешендә катнаша. Мөгезматдә ялкынсынганда челтәрдән тамырлар мөгезматдәгә үсеп керә һәм аның үтә күренмәлеген киметә ала.

Клиника өчен әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конъюнктива барлык гомуми клиник тикшеренүләрдә дә карала. Ул юка, кан белән яхшы тәэмин ителә һәм пигментсыз; кайвакыт конъюнктива халәте буенча кайбер кандагы үзгәрешләрне ачыклап була. Мәсәлән, сары авыруында лайлалы катлау сары, анемия, шоклы халәтләрдә — аксыл-фәгъфур төскә керә.

Конъюнктива ялкынсынуы конъюнктивит дип атала. Ул урынлы ярсытудан (мәсәлән чит җисем эләккәндә) яки инфекцион уятучылардан һәм шулай ук гомуми инфекцион авырулардан (мәсәлән кызамыктан) килеп чыга.

Аерым конъюнктива фолликуллары ялкынсыну барышында җитәрлек зурая ала һәм мөгезматдәне наждак кәгазе кебек зарарлый ала.

Конюнктиваль капиллярлардан кан агу гипосфагма дип атала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синельников Р. Д., Синельников. Я. Р Атлас анатомии кеше 4 томда. Т. 3. — М.: Медицина, 1996. — ISBN 5-225-02723-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]