Конъюнктивит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Конъюнктивит
Pink eye.jpg
МКБ-10 H1010.
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 3067 3067
MedlinePlus 001010 001010
eMedicine emerg/110  emerg/110 
MeSH D003231 D003231

Конъюнктивит — күзнең лайлалы катлавы (лайлалы тышча) - конъюнктивасы ялкынсынуы. Еш вакыт аллергик реакция һәм инфекция белән бәйле.

Конъюнктивит мөстәкыйль авыру булырга мөмкин, әмма ешрак ул башка авырулар симптомы булып тора. Конъюнктивитның түбәндәге формалары бар: кискен катараль, хроник катараль, эренле, паренхиматоз, фолликуляр, крупоз, дифтероид, телязиоз һәм риккетсиоз. Диагнозны клиник билгеләр буенча куялар.

Вариантлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Блефарит" — конъюнктивит блефарит (күзнең өске кабаклары шешүе) белән бәйле.
  • "Кератоконъюктивит" — конъюнктивит кератит (күзнең мөгезчә эшекәртәсе шешүе) белән бәйле.
  • "Элит" — шешенү процессы.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыруның сәбәпләрен бетерәләр. Калий перманганаты (1:5000), этакридин (1:1000), фурацилин (1: 5000) кебек антисептик эремәләр белән еш юалар. Конъюнктиваль капчыкка 10 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид) эремәсе, 3%лы колларгол эремәсе тамызалар. Катараль ялкынсыну күренешләре кимегәндә камаштыргыч дарулар (цинк сульфатының 0,25 — 0,5%лы, әчеташларның 1 % лы эремәләре), ә озакка сузылган һәм эренле процессларда, бөтен конъюнктиваны сөртеп яндыру өчен, көмеш нитраты эремәләре (1 — 2%лы яки 5 — 10%лы) кулланалар. Яндыру алдыннан, конъюнктиваны авыртусызландыралар, яндырганнан соң, көмеш нитратын нейтральләштерү өчен, натрий хлоридының изотоник эремәсе белән юдыралар. Шулай ук эремәләр, эмульсия яки мазьлар формасында антибиотиклар тәкъдим итәләр. Күз кабаклары әйләнгәндә һәм 3 нче кабак деформацияләнгәндә, операция ясыйлар.