Коны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коны latin yazuında])
Коны
Сурәт
Кыскача исем G. gulo
Масса 84 грамм[1], 14,8 килограмм[1] һәм 10,6 килограмм[1]
Халыкара фәнни исем Gulo gulo L., 1758[2][3][4]
Таксономик ранг төр[2][3][4]
Югарырак таксон Gulo[d][3]
Таксонның халык атамасы Wolverine[5][6][7], Рожамак, Расамаха, Росомаха, Karkajou, Golut, rosomák sibiřský, Jærv, Vielfraß[7], Glotón[6], Ahm, Kaljukass, Jatun, دله, Ahma, Carcajou ou glouton, גרגרן, Gorska kuna, Rozsomák, Qavvik, Jarfi, Ghiottone, クズリ, სამურავი, Құну, ವೊಲ್ವೆರಿನ್, 울버린, Лана, Ernis, Tinis, Куне, Лакомец, Нохой зээх, Wolverin, Veelvraat, Jerv, Jerv, Niłchiis, Rosomak, Carcaju ou Glutão, Росомаха, Сиэгэн, Geatki, Rosomák, Rosomah, Ждеравац, Järv, Fisi-milima, வால்வரின், วูล์ฟเวอรีน, Volverin, بۆرە بورسۇق, Росомаха, Chồn gulô, Veelvroate, 貂熊[8][9], Glouton[6], ahma[10] һәм gulu[11]
Тәүге атамасы M. gulo[d]
Макималь гомер озынлыгы 19,5 ел[12]
Йөклелек чоры 8 ± 1 ay
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][13]
Башлану вакыты 2588 тысячелетие до н. э.
Төрләр ареалы харитасы
Тәүлек циклы ночной[d][8]
Оя зурлыгы 3 ± 0,5[1]
Сөт имезү периоды 7,5 ± 1 атна[1]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/muste/wolv/wolvfrm.htm
 Коны Викиҗыентыкта
Коны
Коны кыяда
Коны

Коны [14](латинча Gulo gulo) — имезүчеләр сыйныфына, сусарлар гаиләлегенә караган конылар ыругыннан ерткыч җәнлек. Ике астөре бар: Gulo gulo gulo (Ауразия) һәм Gulo gulo luscus (Төньяк Америка).

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сусарлар асгаиләлегенең зур вәкиле, зурлыгы буенча тик каланнан калыша.

Авырлыгы 9-30 кг, озынлыгы 70-86 см, койрыгы озынлыгы 18-23 см. Кыяфәте аю яки бурсыкка охшаган. Аяклары кыска, арткы аяклары алгылардан озынырак. Башы зур, йөзе озынча. Койрыгы озын түгел, бик йонлы. Аяк табаны зур, киңлеге 10 см, озынлыгы 9 см.

Тырнаклары озын, кәкре. Тешләре бик көчле, үткен. Йоны бик куе, озын, тупас, көрән төстә.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны Ауразия һәм Төньяк Америка урманнарында, урман-туңдырада очрый.

Аурупада коны Россиядә, Беларусьтә, Балтия илләрендә, Финляндиядә, Польшада яши.

АКШта Мичиган - "конылар штаты" дип атала (The Wolverine State).

Тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны тормышының күпчелек өлешен ялгызлыкта яши, үз территориясен башка конылардан саклый. Коны бүтән сусарлардан аермалы буларак күчеп яши, аның күчү кишәрлеге 1500—2000 км² тәшкил итә.

Көчле аякларына күрә коны агачларга җиңел менеп йөри. Бик яхшы күрә, ишетә, сизә. Тавышы төлке өрүенә охшаган.

Коны бөтен нәрсәне ашаучы хайван, еш кына бүре һәм аю тотканнан калган калдыкларны ашый. Гадәттә куян, көртлек кошлары, кечкенә кимерүчеләр аулый. Сирәк кенә боланнарга, кыр кәҗәсенә, пошига һөҗүм итә ала.

Коны бүтән ерткычлар - бүре, селәүсен тотканны тартып ала ала. Шулай ук капкынга эләккәнне урлый.

Кайчакта зур конылар бүреләргә һөҗүм итә.

Җәен кош күкәйләрен, җиләкләр, бал ашый, балык тота ала. Ояда утырган кошларны аулый.

Коны, тирән карда, үзеннән 5 тапкыр зуррак булган хайванны үтерә ала.

Хәвеф очрагында кешегә һөҗүм итә ала. Коны шактый усал җәнлек, хәттә аю аны читләтеп үтәргә тырыша.

Коны ана 2-4 бала китерә, балалар ана янында 2 ел дәвамында кала бирә.

Коны баласы кешегә яхшы ияләшә һәм усал түгел, кулга өйрәтелә. Җиткән коны кулга өйрәтелми һәм кешегә усаллык күрсәтә ала, бик агрессив.

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны табигый усаллыгы һәм агрессивлыгы сәбәпле комикс мутант-супергерое Джеймс Хоулетт "коны" дип аталган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «Коны»
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Larivière S. Gulo gulo // Mamm. SpeciesASM, OUP, 1995. — ISSN 0076-3519; 1545-1410doi:10.1644/0.499.1
  2. 2,0 2,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. 4,0 4,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  5. Wildscreen ARKive — 2003.
  6. 6,0 6,1 6,2 Кызыл китап — 1964.
  7. 7,0 7,1 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  8. 8,0 8,1 (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021520
  9. list of endangered and protected species of China
  10. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  11. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  12. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  13. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  14. Р. Г. ӘХМӘТЬЯНОВ. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЭТИМОЛОГИК СҮЗЛЕГЕ